Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Балаларны уттан саклыйк!

1 сентябрьдә шәһәребезнең 42/03 йортындагы фатирда янгын чыкты. Нәтиҗәдә, биредә бер бүлмәгә җитди зыян килде. Йорт җиһазлары янып бетте, стеналар, түшәмнәр каралды. Бәхеткә, гаилә әгъзалары, ә аларның өчесе балигъ булмаган балалар, исән калды. Янгын да нәкъ менә кечкенәләрнең ут белән шаяруы аркасында чыкты. Гомумән, ел башыннан бүгенге көнгә кадәр республикада...

1 сентябрьдә шәһәребезнең 42/03 йортындагы фатирда янгын чыкты. Нәтиҗәдә, биредә бер бүлмәгә җитди зыян килде. Йорт җиһазлары янып бетте, стеналар, түшәмнәр каралды. Бәхеткә, гаилә әгъзалары, ә аларның өчесе балигъ булмаган балалар, исән калды. Янгын да нәкъ менә кечкенәләрнең ут белән шаяруы аркасында чыкты.

Гомумән, ел башыннан бүгенге көнгә кадәр республикада шул сәбәпле 32 фаҗига очрагы теркәлде. Аларда 6 баланың (бишесе 7 яшькә кадәр) гомере өзелде, 13е төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алды.

Боларны истә тотып, өлкәннәрнең балаларына карата аеруча игътибарлы булуы сорала. Мал-мөлкәтләренең һәм иң кадерлесе - сабыйларының гомерен саклап калу өчен аларны ялгыз калдырмаска киңәш ителә. Ут белән уйнарга ярамавын да исләренә төшереп тору мөһим. Моннан тыш, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча үзеңә дә үрнәк күрсәтергә, шырпы, шәм, ут кабызгычларны сабыйлар алырлык урынга куймаска, газ плитәләрен яки электр приборларын мөстәкыйль рәвештә кабызуны рөхсәт итмәскә кирәк.

Янгын чыккан очракта кичекмәстән "01" (кәрәзле телефоннан - "112") яки (495) 449-99-99 номерлары аша хәбәр итү зарур.

Л.Вәлирахманов,

Үзәк район буенча янгын күзәтчелеге бүлекчәсе инспекторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X