Шəhри Чаллы

Балаларыбызны үлемнән саклыйк

Һәрбер ата-ана өчен дә иң зур кайгы - туган газиз балаңны югалтудыр. Әйе, тормышта төрлесе булырга мөмкин. Сабыйны да тәүлек буена үз яныңда торгызып булмый бит. Әмма нарасыеңны мәхәббәттә тәрбияләп үстергәндә, көтмәгәндә аның үз-үзенә кул салуын белгәч - ни уйларга да белмисең. Яр Чаллыда шундый очрак чагыштырмача күптән түгел генә...

Мәгълум булганча, әлеге адымны ясар алдыннан, ул интернет челтәрендәге социаль битендә "15 яшь. 15 кат. 17 гыйнвар. 17 ел" дигән язу да калдырган булган. 18 гыйнвар көнне аны туганнары, укытучылары һәм классталшлар соңгы юлга озатты. Тикшерү эшләре дәвам итә.

Әйе, кызганычка каршы тормышта авырлыклар күп очрый. Әмма Ходай биргән гомер белән үз теләгең белән хушлашырга, һичшиксез, ярамый. Мөмкин булганча проблемадан чыгу юлларын эзләргә кирәк. Һәм аны "Яшьләр ышаныч телефоны" ашыгыч психологик ярдәм үзәге" муниципаль бюджет учреждениесенә шалтырату белән башларга кирәк. Әлеге үзәк 25 еллап балаларга, яшүсмерләргә ярдәм күрсәтә. Хезмәт аноним. Шуңа да һәр кеше курыкмыйча үз проблемасын сөйләп, профессиональ психологлар ярдәме белән, авырлыкларны җиңеп чыга алу юлларын таба ала. Мәсәлән, узган елны анда 6 701 кеше мөрәҗәгать иткән. Башланып киткән 2017 елны 500 дән артык кеше шалтыраткан.

- Үзәктә һәр кешегә дә ярдәм итәргә әзербез. Еш кына гап-гади аралашу, эчеңдәгеләрне бушату да зур ярдәм китерә. Шуңа да курымагыз, үзәк белгечләре белән сөйләшегез. Искәртеп китәм, шалтырату аноним. Шул уңайдан бернәрсәдән дә курыкмыйча мөрәҗәгать итә аласыз, - дип сөйли үзәкнең директоры Лүзә Фәрхетдинова.

Белгеч билгеләп үткәнчә, шәһәрдәшләребез үзар аңлашылмаучанлык, уртак тел таба алмау кебек проблемалар белән еш мөрәҗәгать итәләр икән. Икенче урында балалар һәм әти-әниләр арасында туган низаглар. Шулай ук тормшыта үзеңне таба алмау,үз-үзеңне кабул итә алмау кебек проблемалар да замана яшьләрен борчый. Шунысы аяныч -"кризислы шалтыратулар" саны 7,7% арткан.

- Билгеле булганча, бүгенге көндә яшьләрнең карашына, гомеренә тискәре йогынты ясаучы шартлар күп. Шуларның берсе интернет. Кызганычка каршы, хәзерге заман яшьләре аның белән тыгыз бәйлелектә яшиләр. Еш кына социаль челтәрләрдә белмәгән кешеләр белән танышып, төрле төркемнәргә кереп, аларга тәэсир итүләрен сизми дә калалар, - дип аңлата Лүзә Фәрхетдинова.

Мәгълум булганча, бүгенге көндә интернет челтәрендә махсус төрле "үлем төркемнәре" эшләп килә. Анда үлгәннән соң тормышны идеаллаштырып яки, гомумән, үлемне кызыклы уен - квест итеп тәкъдим итәләр. Ягъни, төркемгә керер өчен билгеле бер биремне үтәргә кирәк. Мәсәлән, фотода үз-үзеңә үлгән килеш күрсәтү. Моны кемдер муенына элмәк салып, кайберәүләр биек бина түбәсенә менеп сикергән рәвештә фотога төшәләр. Әмма, кызганычка каршы, илебез тарихында шундый уеннан уймак чыгарып, вафат булган яшьләр дә билгеле. Моннан тыш Интернетта тискәре мәгълумат та киң таралган. Мәсәлән, 2014 елда Ижауда бер бала Интернеттан "мәктәпкә бармас өчен нәрсә эшләргә кирәк?" дип сорый. Глобаль челтәрдә төрле җаваплар табыла. Шуларның берсе - дару ашарга. Кыз уйлап та тормый йөрәк даруларын сатып алып эчә. Нәтиҗәдә вафат була. Бәлага юлыкмас өчен белгечләр әти-әниләргә балалары белән аралашып, аларны күзәтеп яшәргә чакыралар.

- 9 яшьтән алып 17 яшькәчә чор - баланың иң авыр үсеш периодларның берсе. Психологик һәм физиологик үзгәрешләр барган вакытта, аңардагы тискәре йлгынты нәтиҗәсендә барлыкка килгән үзгәрешләрне анык кына сизмичә дә калырга мөмкин. Шуңа да бала белән һәрчак аралашу, аның дусларына, шөгыльләренә битараф булмыйча яшәү зарур. Баланың яшәү режимына игътибар итегез. Аның социаль челтәрләрдә нинди төркемнәр белән кызыксынуын да карагыз. Холкына игътибарлы булыгыз. Әйтик, ул вәгъдә иткән барлык эшләрне дә кисәк кенә башкарырга тотынса, үзенең әйберләрен кешеләргә истәлеккә дип тарата башласа - кичекмәстән психолог кебек белгечләргә мөрәҗәгать итегез. Баланың төрле шөгыльләр белән мәшгуль булуы яхшы булыр. Әмма аны теләмәгән түгәрәкләргә йөртмәгез, мәҗбүр иттермәгез. Әгәр ул рәсем ясарга ярата икән, аның нәрсә, нинди төсләрдә ясавына күз салыгыз. Гаиләдә дә һәр әгъзаның билгеле бер вазыйфалар башкаруы турында да сөйләгез һәм аларны булдырыгыз. Баланың нәрсә эшләргә кирәклеген дә аңлатыгыз. Үз мисалыгызда әти һәм әни, ир һәм хатын, кешеләр белән дөрес һәм яхшы мөнәсәбәтләр урнаштыру үрнәген күрсәтегез. Иң мөһиме, баланың авырлыклар каршында ялгыз булмавын аңлатыгыз. Әгәр дә яшүсмер үзенең тормышының мәгънәсез икәнлеген, аңа бернәрсә дә ярдәм итә алмаячагы турында әйтсә, белгечләргә консультация артыннан мөрәҗәгать итегез: психологлар, психотерапевтлар һ.б. "Ышаныч телефон"ы барлыгы турында да онытмагыз, - дип киңәш итә белгеч.

Шәһәрдәшләребезгә дә авыр вакытта ярдәм итә ала торган хезмәтләрнең телефоннарын искә төшерәбез. Анда яшүсмерләр шалтыратып үз проблемалары белән уртаклаша, алар турында сөйли алалар:

Тәүлек буена эшли торган Бердәм гомумроссия "Балалар ышаныч телефоны" - 8 800 2000 122 (аноним һәм бушлай)

Татарстанда ашыгыч психологик ярдәм күрсәтү үзәкләре:

Казанда: (843) 277 0000 тәүлек буена эшли

Яр Чаллыда "Яшьләр ышаныч телефоны" ашыгыч психологик ярдәм үзәге" муниципаль бюджет учреждениесе:

(8552) 52 96 96 - рус телендә

(8552) 52 55 52 - татар телендә

Түбән Камада - (8555) 366 555

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: