Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Баланы наркотиклардан ничек сакларга?

Элек үсмерләр арасында наркотик кулланучыларның күбесе бай балалары булган, хәзер исә имин булмаган гаиләдәгеләр бу начарлыкка тартыла.

Яшьләр арасында киң таралган спайслар бик арзан тора. Аларны күпләр наркотик дип тә санамый. Тик менә спайсларның азагы шактый аянычлы, аларга бәйлелек теләсә нинди наркотиктан да тизрәк барлыкка килә. Балаларны наркомания чиреннән саклау, авыруны кисәтү чаралары турында Республика наркология диспансерының икенче бүлеге җитәкчесе, медицина фәннәре кандидаты Гүзәл Гыйләҗева белән сөйләштек.

Төнге клубларга йөрүчеләрне тикшерәләр

– Балалар арасында бер тапкыр булса да наркотик кулланып караганнар күпме?
– Быелның 8 ае нәтиҗәләре күрсәткәнчә, Татарстанда наркомания буенча 10 бала исәптә тора, бер тапкыр булса да наркотик кулланып караган 40 бала ачыкланган. 2018 ел күрсәткечләрен чагыштырсаң, былтыр наркоман балалар саны, алдагы ел белән чагыштырганда, 22 процентка кимегән булган. Алкоголизм буенча – 19,5, токсикомания буенча 16,6 процентка кимү күзәтелә. Быел да хәл тотрыклы.

– Наркотик кулланып караган балалар ничә яшьтә? Гадәттә, кайчан кызыксына башлыйлар?
– Урамга үзләре генә чыгып йөри башлагач, азмы-күпме мөстәкыйль тормыш башлангач, 12-15 яшьләрдә балалар, башкаларга ияреп, төрле начар гадәтләргә өйрәнергә мөмкин. Наркотиклар белән кызыксынган баланы бу гамәлгә этәргән сәбәп­ләр: әти-әнисе белән уртак тел таба алмау, ниндидер стресс кичерү, аз керемле гаиләдән булу, үз-­үзенә ышанмау, үзен бәяләмәү, иртә ­җенси тормыш белән яши башлау, наркоманнар белән аралашу.

– Элек наркоманнар төнге клуб­ларда җыелып яталар дигән ышану бар иде. Хәзер дә шулаймы?
– Элек чынлап та наркотикларның төп таралу урыны булып төнге клублар санала иде. Хәзер дә шулайдыр инде ул. Тик төнге клубларда бүген кырыс шартлар. Барысы да контрольдә. Еш кына рейдлар уздыралар. Әйтик, шик уяткан яки кул астына эләккән ун кешене наркология диспансерына алып килеп, тикшерү уздыруны сорыйлар. Моның нәтиҗәсе дә бар, төнге клубларда ачыктан-ачык наркотик кулланучылар юк диярлек.

– Спайсларны кайбер тәҗрибәле наркоманнар куллана торган героиннан да куркынычрак дип ишеткәнем бар. Наркотикларга балалар олыларга караганда тизрәк ияләшәдер?
– Һәр наркотик кеше өчен зыян­лы һәм бәйлелек тудыра. Ныгып бетмәгән бала организмы өчен биг­рәк тә куркыныч. Спайс психикага нык тәэсир итә. Нерв күзәнәкләренә зыян килә, кеше үзенә кул салу турында уйланырга мөмкин. Баланың укуы начарлана, кайсылары үз эченә бикләнә, тормышның яме бетә.

Наркоманнарны тест билгели

– Күпләр насвай дигән матдәне тәмәке тартуны ташларга ярдәм итә дип уйлый...
– Бу – иң зур ялгыш. Насвайны күп­ләр үсмерләргә өй шартларында ясап сата. Нәрсә генә кушып ясамыйлар аны, тавык тизәгенә кадәр бар. Насвай һич кенә дә тәмәке тартудан биздерә алмый. Тәмәке – үпкә рагына китерсә, насвай – тел, авыз куышлыгы, бугаз, ирен яман шешен барлыкка китерә. Сәламәтлеккә зыяны бик зур. Бала укшый, коса, башы әйләнә, агуланырга мөмкин. Берничә тапкыр кулланганда, бәйлелек туа.

– Өй шартларында сатып ятучылар дигәннән, наркотик матдәләр җитештерүчеләр, клиентларын җә­леп итү өчен, нинди генә алымнар кулланмыйлар. Алар белән нинди көрәш алып барыла?
– Моның белән хокук саклау органнары шөгыльләнә. Законсыз наркотик әйләнешен контрольдә тоталар. Шулай ук наркотик сатучылар турында аноним рәвештә халык үзе дә хәбәр итә ала. Табиблар исә үз өлкәсендә наркоманнар белән көрәш алып бара. Төрле профилактика чараларын уздырабыз, мәктәпләрдә, уку йортларында махсус тестлар ярдәмендә медицина тикшерүләре үткәрәбез.

– Тест һәрвакытта да дөрес нә­тиҗә күрсәтәме?
– Күп очракта дөрес. Ләкин кеше сәламәтлеге буенча дарулар кулланган булса, нәтиҗә дөрес булмаска мөмкин. Шуңа да тест нәтиҗәсе буенча гына бернинди дә карар кабул ителми, башта бала белән ныклап сөйләшәбез. Әти-әниләре белән аралашабыз, аннары гына дәвалау ысуллары тәкъдим ителә.

– Балага «ярамый, ярамый» дип торсаң, ул гадәттә киресен эшли. Наркоманиянең зыяны турында балага ничек итеп дөрес мәгълүмат җиткерергә? Кайчакта кисәтергә теләп сөйләгән сүзләрдән, балада, киресенчә, кызыксыну уянырга мөмкин бит әле.
– Анысы да бар. Шуңа да артык кискен чикләүләр куймыйча, бәлки кемнеңдер мисалында бу чир турында аңлатырга кирәк. Наркотиклар китереп чыгарган зыян турында сөйләргә була. Һәр буын кешесенең үз борчулары. Әгәр без балага наркотиклар йөрәк авыруларына китерә, сәламәтлеккә зыянлы дип сөйләсәк, бу аларга артык тәэсир итмәячәк. Чөнки үсмер чакта күбесе йөрәк авырулары турында уйлап та карамый әле. Аларны бу яшьтә күбрәк тышкы матурлык, гәүдә төзелеше борчый. Шуңа да наркотиклар матурлыкка тәэсир итә, иртә картаюга китерә дип аңлатырга була. Сүзләргә караганда, гамәлләр һәрчак мөһимрәк. Бала өчен беренче чиратта әти-әни үрнәк булырга тиеш. «Эчмә, эчәргә ярамый», – дип тукып торган әти-әни үзе аракы куллана икән, бала ник аны тыңласын инде.

«Телефонны читкә алып куярга кирәк»

– Наркотик кулланган баланы башкалардан ничек аерырга?
– Аның үз-үзен тотышы үзгәрә. Ул тиз кызып китүчәнгә йә, киресенчә, акрынга әйләнергә мөмкин. Бер урында утырып тора алмый йә үз эченә бикләнә. Холкы гел алышына. Йә ул күңелле, йә ачулы. Гаиләдән аерыла. Әти-әнисе шалтыратканда, кайда икәнен төгәл генә әйтми, нидер яшерә. Дөрес, бу билгеләр генә наркоман икәнне күрсәтми әле. Игътибар итәргә кирәкле моментлар – баланың күз карасы кысылырга, күзе кызарырга мөмкин, ул үзен исерек кеше кебек тота, ләкин аннан спиртлы эчемлекләр исе килми.

– Баланың наркотик кулланганын белгәч нишләргә?
– Аңлашырга, сөйләшергә, ни өчен аның наркотикларга тартылганын ачыкларга кирәк. Ничек тә бала белән уртак тел табу мөһим. Кирәк булса, аны махсус белгечләргә, психологларга алып барырга була. Наркология диспансерында бушлай ярдәм күрсәтелә. Татарстанда «ышаныч телефоннары» да эшли.

– Баланы наркомания чиреннән саклап калу өчен нишләргә кирәк?
– Күп нәрсә гаиләдән, тәрбиядән тора. Кызганыч, бездә хәзер әти-­әнинең күп вакытын гаджетлар ала. Минемчә, шундый кагыйдә кертергә кирәк: өйгә кайттың, фәлән сәгатьтән соң гаиләдә бар кеше дә телефонны читкә алып куярга һәм вакытны бергә үткәрергә тиеш. Бергәләп төрле яклап үстерә торган уеннар уйнарга була, табигатькә чыгу да файдалы. Әти-әниләргә бала алдында ачуланышмаска да киңәш итәр идем. Урталыкта калган балага җиңел түгел. Авыр холыклы балалар белән уртак тел табуы бик авыр. Ләкин бала үзенә игътибар җитмәүдән, аның сүзенә колак салмаганга, башка туганнарына көнләшүдән, үз-үзенә ышаныч югалудан үзен шулай кире, үзсүзле итеп тота. Барысы да кечкенәдән башлана: сабыйга ботинка шнурын үзенә бәйләргә ирек бирегез. Ашыгып: «Тукта, үзем», – дип тотынсагыз, баланың мөстәкыйльлеге кими. Ул үз сүзен әйтә алмаска, башкалар фикеренә иярергә мөмкин. Бала кечкенәдән нәрсәнең яхшы, нәрсәнең начар икәнен аңлап үсәргә, дөрес юлны үзе сайлый белергә тиеш.

 

 

 

 

http://shahrikazan.ru/news/tema-dnya/balany-narkotiklardan-nichek-saklarga

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев