Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Балаларга күпме һәм көненә ничә сәгать эшләргә ярый?

Россия Федерациясе Хезмәт Кодексы нигезендә, каникул вакытында 14-15 яшьлек балалар – көненә 5 сәгатьтән, 16-18 яшьлекләр 7 сәгатьтән артык эшләргә тиеш түгел (92нче маддә). Яшүсмерләрне авыр, зыянлы, кеше сәламәтлегенә зыян сала торган эшкә алырга ярамый. 14 яшьлекләргә - 12, 15 яшьлекләргә 15 килограммнан артык йөк күтәрергә ярамый. Шулай ук исерткеч эчемлекләр, тәмәке, наркотиклар ясау яки саклау урыннарында яшьләр хезмәте куллану катгый рәвештә тыела (265 һәм 268нче маддәләр).

Сүз уңаеннан, бала эшкә урнашырга теләгән очракта, ата-ананың язма рөхсәте булырга тиеш. Эшкә урнашкан вакытта бала һәм эш бирүче арасында килешү төзелә һәм хезмәт кенәгәсе ачыла. Балалар хезмәтен кулланганда кеше хокукын бозучы затларга 1000-5000 сумга кадәр штраф яный, шулай ук оешма эшчәнлеге 90 көнгә кадәр туктатылырга да мөмкин. Юридик затларга штрафның күләме 30 000-50 000 сум тәшкил итә. Әлеге хокук бозу очраклары кабатланган очракта, оешма-предприятиене 1 елдан 3 елга кадәр ябып куярга мөмкиннәр. (Хезмәтне саклау турындагы Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 5.27нче маддәсе). Халыкара хезмәт оешмасы (International Labour Organization, ILO) мәгълүматларына караганда, дөньяның үсеп килүче илләрендә 5 яшьтән 14 яшькә кадәрге 250 миллион бала акчаны эшләп табарга мәҗбүр. Шуларның 153 миллионы – Азиядә, 80 миллионы – Африкада, 17 миллионы Латин Америкасында яши. Кайбер илләрдә, шул исәптән, Россиядә 14 яшькәчә булган балалар хезмәтен куллану җинаять санала. Россия законнары буенча, яшүсмергә 16 яшьтән, 9 сыйныфны тәмамлап, төп гомуми урта белеме булган очракта, 15 яшьтән дә эшләргә рөхсәт ителә. Шулай ук әти-әни яки опекун рөхсәте белән, 15 яшьтән эшмәкәрлек белән шөгыльләнә башлау да тыелмый. Эшкә урнашыр алдыннан үсмер медицина тикшерүе узарга тиеш, әлеге чыгымнарны эш бирүче күтәрә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ризык туклану закон