Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Баласының гомерен кызганмаган

Фәрсия кызын үтергән икән дигән хәбәр тулай торакта бик тиз таралды. Берәүләр өч яшьлек Гөлназны кызгандылар, икенчеләр хатынны ахмаклыкта, ваемсызлыкта гаепләделәр. Фәрсиянең бәхетсезлеге балачактан ук башланды. Ике яшь тулганда әнисе вафат булды аның.

Әтисе авылның данлыклы эчкечесе Хатыйп берничә хатын алып кайтып караган иде, әмма берсе дә аның белән торырга теләмәде. Фәрсия әле күршеләрендә, әле туганнарында яшәде. Әнисенең әнисе тәрбиягә алмакчы иде, тик сәламәтлеге комачаулады. Оныгына биш яшь тулгач әби дә үлеп китте.

Фәрсияне әтисенең абыйсы җәлләп үзләренә, Ташкентка алып китте. Гаиләдәге ике кыз Сара һәм Айсылу кунакны җылы кабул иттеләр. Айсылу белән Фәрсия бергә бакчага йөрделәр. Аннары мәктәпкә киттеләр. Фәрсиядән аермалы буларак, Айсылу яхшы укыды. Урта мәктәпне тәмамлагач Фәрсияне авылдашлары үзләре янына Казанга чакырдылар. "Әниең бик уңган тегүче иде. Син дә тегүче бул. Кулың эш белсә, тамагың да тук булыр", - дип текстиль техникумына укырга керттеләр.

Кыз тулай торакка урнашты. Бәхетсезлегенә бүлмәдәше җилбәзәк булып чыкты аның. Моңа кадәр сыраның ни икәнен дә белмәгән Фәрсия дә әкренләп сыра эчәргә өйрәнде, аз-маз аракы да капкалады.

Кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырларсың диюләре хак икән, Фәрсия Алсуның якын дусларының берсенә әйләнеп, "күңелле" яши башлады. Укудан кайткач бүлмәдәше белән сыра эчеп, рәхәтләнеп кинога, дискотекаларга йөрде. Лекцияләргә дә теләгәндә, кәефе булганда гына барды. Ятим бала дип укытучылар аңа һәрдаим ярдәм иттеләр. Кыскасы, кыз тәмам бәйдән ычкынып, иреккә чыкты.

... Бер көнне дискотекага баргач Фәрсия Фәрит исемле бер егет белән танышты. Исемнәре дә охшаш, холкы да болай ярыйсы күренгән егет кызга бер күрүдә үк гашыйк булды. Ул Казан егете иде. Заводта эшләп бер бүлмәле фатир алган. Фәрсия аны ничек тә ычкындырмаска дигән карар кабул итте. Егетнең әнисе Фәрсияне яратты, акыллы киңәшләрен бирде. Малаена өйләнергә вакыт җиткән иде. Алар эшне озакка сузмыйча, никах укыттылар да, бергә яши башладылар.

Гаилә тормышы дус кызларың белән үзең теләгәнчә яшәү түгел шул инде. Ирең кайтуга өйләрне җыештырып, ашарга пешерергә кирәк. Мондый тормышка ияләшүе авыр булды яшь хатынга, әмма түзәргә тырышты ул. Чөнки артка юл юк инде: Фәрсия авырга узган иде.

Табиблар Фәрсияне балаң әйбәт кенә үсә дип шатландырдылар. Тик яшь хатын моңа никтер сөенә алмады. Ул иректә узган күңелле, ваемсыз тормышын сагына иде. Кыскасы, ул бала табарга да, аны тәрбияләргә дә теләмәде.

Фәрит белән Фәрсиянең кызлары сау-сәламәт, вакытында дөньяга килде. Әмма яшь ананың аны кулына аласы да килмәде. Аның каравы Фәритнең шатлыгы эченә сыймады. Ул хатыны белән кызының бала тудыру йортыннан чыгу көнен зарыгып көтте.

Атна ахырында яшь ата газизләрен өенә алып кайтты. Фәрсия генә ни өчендер кызын аналарча ярата алмады. Аны кирәк өчен генә ашатты. Нарасыйга өч ай тулгач, күкрәк сөтеннән мәхрүм итте. Фәритнең моңа бик нык ачуы килде. Шул көнне Салиховлар гаиләсендә зур тавыш чыкты. Фәрсия шуны гына көткән кебек, бизәнеп-ясанып, матур күлмәген киеп, тулай торактагы дуслары янына китте. Ир төн уртасында күкрәк баласы белән япа-ялгызы калды. Суыткычтан сөт алып кайнатып эчергәч, бала тынычлап, йоклап китте.

Фәрсия таң алдыннан гына өенә кайтты. Фәрит аңа бер сүз дә әйтмәде. Ашады эчте дә эшкә китте. Хатын аның кайтуына ашарга да пешермәде. Гаиләдәге низаг, тавыш көчәйгәннән-көчәя барды. Тавышны күбрәк Фәрсия чыгарды. "Әйдә аерылышабыз" дигән сүзне дә беренче булып ул әйтте.

Фәритнең гаиләне таркатып, сабыйны ятим итәсе килмәсә дә, аерылышмый чарасы калмады: ир фатирны кызы белән хатынына калдырып, әнисе янына яшәргә китте. Ул Гүзәлдән аерылышуны бик авыр кичерде. Баштагы мәлдә эштән кайткач көн дә кызы янына барды. Фәрсиянең тормышы үзе теләгәнчә көйләнде. Көн аралаш дус кызлары килде. Кич белән өйдә дискотекалар да оештырдылар. Хатын балага, тизрәк йоклап китсен өчен, аракы эчерүдән дә чирканмады.

... Яшь гомерең зая уза бит дип, Фәрсияне Иршат исемле ир белән таныштырдылар. Бу вакытта хатын кызы белән тулай торакта яши иде инде. Иршат әйбәт урында, күп акча алып эшли. Сөяркәсенә күчтәнәчләр алырга да, балага уенчыкларга да акчасын кызганмады. Фәрсиягә аның белән бик рәхәт, тыныч иде. Тик өч яшьлек кызы - Гүзәле генә комачаулый башлады. Үзенең бетмәс-төкәнмәс сораулары белән әнисенең башын әйләндерде. Иршатка да: "Безнең әти бул, бергә яшик", - дип бәйләнде. Бу хәлләр хатынны тәмам чыгырыннан чыгарды. Баладан ничек котылырга белмәде ул.

Бер көнне сөяркәсе белән бер "Чистай малаен" бушаткач Фәрсиянең башына бер уй килде. Иршатны кочып-үбеп, "тагын кил", дип озатып җибәрде ул. Гүзәлне ашатып, йокларга яткырды да, үзенең караватына матрас өстенә электрга тоташтырган үтүк куеп, кибеткә чыгып китте. Төтен исенә күршеләре җыелып, ишекне ватып кергәндә Гүзәл якты дөнья белән хушлашкан иде инде.

Фәрсияне бик озак суд буенда йөрттеләр. Ул: "Мин гаепле түгел, кызым мин кибеткә чыгып киткәч, үтүк белән уйнап, үзе янгын чыгарган", - дип җәзадан котылмакчы иде. Әмма судьяларның карары катгый иде. Фәрсияне җинаять кодексына туры китереп, җиде елга ирегеннән мәхрүм иттеләр.

Төрмәдә авыр булса да, җиде ел узып китте. Фәрсия иреккә чыгуга Иршатына шалтыратты. Ир: "Баласын үтергән кеше белән сөйләшәсем дә килми. Җинаятьче белән мин дус була алмыйм. Син үз язмышыңны үзең җимердең. Сау бул, мине оныт!" - диде дә, телефон трубкасын ташлады. Хатын шунда гына үзенең мәңге гафу ителмәслек хата эшләгәнен аңлады. Аның өчен яшәүнең бер мәгънәсе дә калмаган иде. Ул үзе яши торган тулай торакның унынчы катыннан сикереп төшеп фани дөнья белән элемтәсен мәңгелеккә өзде һәм баласы янына юл алды.

Зөлфия ГАЛИМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X