Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бәлеш сатып акча эшләп буламы?

Әлеге сорауга җавап табар өчен өйләрендә яки остаханәләрдә заказга бәлеш пешерүчеләр белән сөйләшеп алдык.

Соңгы араларда милли татар ашлары бик популярлашып китте. Килешәсездер, табында бәлеш булса, аннан да затлы ризык юк кебек. Кемдер үзе пешерә, кемгәдер пешереп алып киләләр. «Бәлеш бизнесы» үсә. Чөнки ихтыяҗ зур. Инде өчәр, алтышар, унар ел шөгыльләнүчеләр бар. Бәлеш сатып күпме акча эшләп була икән? Әлеге сорауга җавап табар өчен өйләрендә яки остаханәләрдә заказга бәлеш пешерүчеләр белән сөйләшеп алдык.

«Бәлешләрне 2018 елда декрет ялымда пешерә башладым. Бүген дә заказлар кабул итәм. Көненә бер бәлеш тә пешергән бар, 6-8не дә. Килосы 750 сумнан. Төрле авырлыкта сорыйлар. Гадәттә, өч яки биш килограммлыны. Бөтен чыгымнарны чигергәч, якынча 30 процент чиста керем алам. Аннан кала башка ризыклар да әзерлим. Әлегә кайдадыр эшкә урнашып эшли алмыйм. Чөнки ике ел элек ирем белән аерылыштык. Ике баланы үзем карыйм, әби-бабайларыбыз да юк. Кызым башлангыч класста, улым бакчага йөри», – дип сөйләде шәһәрдәшебез Алинә Ш. (Исемен күрсәтмәүне сорады.)

«Бер карасаң, бәлеш пешерүнең берние дә юк кебек. Әмма заказга ясаганда алай гына булмый. Кешегә яхшы продукт тәкъдим итәргә кирәк. Хәзер конкуренция дә күп. Күпме акча эшләп була дигәннән, бер сумманы гына әйтеп булмый. Күреп торасыз, бәяләр туктаусыз күтәрелеп тора. Базарда яхшы итнең килосы 750 сум. Гел ала торган поставщикларым миңа ташламалар ясый, әлбәттә. Алардан 500 сумга да алам. Ярый, мин бәрәңге, суганны авылдан алып киләм. Тәмле булсын өчен каз ите дә кушып җибәрәм. Мисал өчен, казның килосы 700 сум тирәсе. Яңа елдан соң 600гә табып, берничәне алып куйдым әле. Өч кило тирәсе каздан кило ике йөз, кило өч йөз тирәсе ит чыга. Калганы сөяк. Бәлешкә минем пропорцияләр болайрак. Ит белән бәрәңгене тигез салам. Димәк, 1 килограм бәлеш өчен 300 гр ит, 300 гр бәрәңге, 100 гр суган китә. Калган 300 граммы – камыр.

Бәлешләр гадәттә өч килограммнан башлап пешерелә. Чыгымнарга әле электр энергиясе дә керә бит. Мин әле профессиональ духовкада пешерәм. Аңа гадиенә караганда күбрәк энергия кирәк. Көннәр буе аяк өсте эшләүне әйтеп тә тормыйм инде. Үзебез сайлаган эш. Хәтерлим, Чаллыга килгәч танылган ресторанга эшкә алдылар. Авылда эшләп үскәч, куллар да нык, үзебез дә чыдам. Шуны күреп алдылар булса кирәк. Камыр әйберләре дә пешерә беләбез. Мин шунда граммлап эшләүгә өйрәндем. Заказларга килгәндә, акчасына караганда «Бәлешегез тәмле булды, рәхмәт!» дигән сүзләрне ишетү күпкә рәхәтрәк. Бәлешләрне алып киткәч, ут йотып торам. Тозлы булмады микән, шулпасы бар микән, мае төбенә төшмәде микән... Тәмле булды дип язгач кына тынычланам. Мин теләгәнчә матур килеп чыкмаса (мисал өчен, өстән тишелеп бераз гына шулпасы чыкса) 200 сум ташлама ясыйм хәтта. Бүгенге көнгә кадәр бер дә начар сүз әйтүче булмады, аллага шөкер», – дип сөйләде тәҗрибәле пешекче Зәһинә Гәрәева.

«Бәлешне бөтен кеше ярата. Татар халык ашы дип горурланып әйтәбез. Эченә бәрәңге, ит, суган салып пешерелгән пирог бит инде ул. Ә иң тәмлесе – бульонлы бәлеш. Мин башта үзем өчен пешердем, аннары заказга. Иң беренче бәлешне җырчы Эльмира Сөләймановага пешергән идем. Бик ошатты, тагын заказлар бирде. Хәзерге вакытта минем бәлешләрем килосы 900 сумнана. Чөнки мин иткә бик игътибар бирәм. Сыйфатлы яхшы ит кенә кулланам. Ә яхшы ит очсыз түгел хәзер. Һәм итне бәрәңгегә карый күбрәк салам. Заказга аена 8-10 бәлеш кенә алам. Авырлыклары төрлечә, 3тән 7 килограммга кадәр. Заказларны аз алуым төп эшем булу белән бәйле. Ул да аш-су өлкәсендә. Бәлеш пешереп акча эшләп була, әлбәттә. Гомумән, камыр ризыклары әйбәт бара. Шулай булмаса, шәһәрдә пекарнялар ачылып тормас иде», – диде шәһәребез предприятиесендә шэф повар булып эшләүче Эльвира Солтанова.

Аена 150 бәлеш пешерүче белән дә таныштык. Екатерина Богданова бәлеш пешереп сату белән инде сигез ел шөгыльләнә. Өч бала әнисе әлеге эшкә шулай ук декрет ялында алына. Хәзерге вакытта аның полуфабрикатлар әзерләү цехында 10лап кеше эшли. Ул практикасында бәлешләрне туңдыруны да куллана. «Декабрь аенда 150 бәлеш пешереп саттык. Заказларны 20сеннән соң бөтенләй алмадык, өлгермәбез дип курыктык. Калган айларда 60-80не пешерәбез. Бәлешләрнең килосын 900 сумнан, зур бәйрәм бәлешләрен 1100 сумнан сатабыз. Иң зурысы 10 килограм була. Итне 700 сумнан сатып алабыз. Аена 100-200әр килограмм ит тотыла. Бөтен ризыкларыбыз да хәләл. Әле бәлешләрне кайвакыт туңдырып та сатабыз. Хуҗабикәләр бәйрәм алдыннан алып куялар да, вакыты җиткәч духовкада пешереп чыгаралар. Дөрес итеп әзерләгәндә бәрәңгесе дә кызармый, бик тәмле була», – дип сөйләде эшмәкәр һәм пешекче.

Ул гына да түгел, Екатерина ханым хуҗабикәләргә бәлеш пешерү серләрен дә өйрәтә. Аның бер мастер классы 5500 сум тора. Барлык ингредиентларны укучыларына үзе әзерли. Бер төркемдә 5-6 кеше. Ә менә бәлеш пешерүне бизнес өчен өйрәнүчеләргә бүтән бәя. Һәм аңа ул башка шәһәрдә яшәүчеләрне генә өйрәтә.

Сүз уңаеннан, Екатерина аның әтисе кушкан исем икән. Ул удмурт милләтеннән, ә әнисе татар. Үсмер чагында тәвәккәл кыз муллага барып татарча Хәмдия исемен кушуны сораган.

/ Фото Екатерина Богдановадан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы