Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Балның ниндие генә юк

Чаллының "Азатлык" мәйданында бал ярминкәсе эшли башлады. Ул 21 августка кадәр дәвам итә. Биредә балның ниндие генә юк. Сәламәтлек өчен файдалы ризыклардан саналган балның өч литрлы банкасы 1200-1500 сум тора. Авыз итәсең килсә, кечкенә савытларда 100-200 сумга да алып була.

Ярминкәгә республикабызның Кама аръягы районнарыннан шәхси эшмәкәрләр һәм фермерлар килгән. Араларында Башкортстаннан һәм Удмуртиядән килүчеләре дә бар. Башкорт балына ихтыяҗ зур булганлыктан, Чаллы эшмәкәрләре дә умарталыкларын күрше республикага илтеп куялар икән. "Мин Чаллыда яшим, әмма умарталыгыбыз Башкортстанның Нуриман районында. Биредә табигать бик матур, кортлар экологик чиста чәчәкләрдән бал җыялар. Аллага шөкер, быел уңыш мул булды. Балны күпләп тә, банкалап алучылар да бар. Зарланмыйбыз", - ди эшмәкәр Марат Хафизуллин.

"Үзем Азнакай районыннан булгач, ел саен балны үзебезнең яктан алып килә идем. Быел ярминкәдән өч литрын 1250 сумга Сарман районыннан җыелган карабодай балын алдым әле. Безнең гаилә карабодай һәм юкә балына өстенлек бирә", - ди Гөлназ Булатова.

Ярминкәгә барлыгы 4,5 тонна бал алып килгәннәр. Биредә прополис, балавыз, дару үләннәре дә сатыла. Умартачылар әйтүенчә, быелгы җәй бал җыю өчен бик уңышлы булган. Бал күп, шунлыктан аның бәясе узган елдагыча калган.

Без барганда ярминкәдә сатып алучыларга караганда сатучылар күбрәк иде. Сатучылар юмарт, балның тәмен татырга да рөхсәт итәләр. "Сату без теләгәнчә бармаса да, Аллага шөкер, әкренләп сатабыз. Халык карабодай, юкә балын, прополисны ала", - ди сатучы Гөлия Хәлимова.

Бал - файдалы ризык. Бу - һәркемгә билгеле мәгълүмат. Шунлыктан хәзер күпләр кайнатма, шикәр комы, кәнфиткә карганда балга өстенлек бирә. Шәһәрдәшебез Гөлҗиһан Саматова, мәсәлән, сезон саен 6 өч литрлы банка бал ала. "Миңа танышымның балы ошый. Тәмле дә, файдалы да. Күпләп алгач, ул миңа очсызрак бәягә сата", - ди ул.

Бал ярминәксе атна азагына кадәр дәвам итә. Аннары әлеге татлы ризыкны көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләреннән дә алып булачак.

Зөлфия ФОАТОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев