Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • Балта чабучылар кем?

    Ике туган ызгыша, татар белән башкорт. Бер-беребездән кайчан гаеп эзләүдән туктарбыз да, кайчан тәүбә кылып, дус яши башларбыз. Ике арага кара елан җибәрүчеләрне кемнәрдер махсус тоталар кебек. Әлмәт Татар дәүләт драма театрының Уфада гастрольләрен туктатып, Татарстанга кайтарып җибәрүләре дә провокация икәнлеге күренеп тора. Таҗи Гыйззәтнең "Кыю кызлар" пьесасы буенча куелган...

    Ике туган ызгыша, татар белән башкорт. Бер-беребездән кайчан гаеп эзләүдән туктарбыз да, кайчан тәүбә кылып, дус яши башларбыз.

    Ике арага кара елан җибәрүчеләрне кемнәрдер махсус тоталар кебек. Әлмәт Татар дәүләт драма театрының Уфада гастрольләрен туктатып, Татарстанга кайтарып җибәрүләре дә провокация икәнлеге күренеп тора. Таҗи Гыйззәтнең "Кыю кызлар" пьесасы буенча куелган тамашадан гаеп табулары ике халык арасын бозуга юнәлтелгән. Имеш, сәхнәдән "сасык, бетле башкорт" дигән сүзләр әйтелгән. Чынлыкта исә мондый гыйбарә бөтенләй яңгырамаган, мәдрәсәдә укучы башкорт егетен мулла: "Сасык, бетле дуңгыз, корчаңгы ишәк! Мужик кызлары янына - аулак өйләргә барып курай уйныйсың. Мәдрәсәдән куам мин сине!" - дип сүгә. Башкортларга шул җитә, татарлар безне мыскыл итә! Узган гасырда булган вакыйгаларны язган Таҗи Гыйззәтнең сүзләрен бүгенге көн сәясәтенә бору кемнәргәдер кирәк бит. Инде шундый сүзләр килеп иреште тамаша вакытында, залдан берәү "бетле башкорт" дип кычкырган, диләр. Димәк, бу вакыйганы алдан әзерләп куйганнар түгелме?

    Матбугатта мыскыллау сүзләреннән соң ярты зал бушап калды, тамашачылар чыгып китте, дип яздылар. Шушы көннәрдә генә Әлмәт театрында булып кайттым, артистлар мондый хәл булмады, киресенчә, спектакль ахырында бик озак алкышларга күмделәр, диделәр.

    Бу провокациянең авторы - "Башкортостан" газетасы журналисты Айгиз Баймөхәммәтов икәнлеге ачыкланган. Ул ялган хәбәрне интернетка язып шау-шу тудырган. Бу хәбәр ике республика президентларына кадәр барып җитте. Без башкортлар алдында түбәнчелек күрсәтеп, уйлап та тормыйча гафу үтендек. Ә кирәк иде микән? Шушы тамашаны "Нур" театрында аудиога яздырып барганнар. Инде җәнҗал кубып тикшерү килгәч, нәкъ менә шушы бәхәсле монолог язылган җирне боздырганнар. Шик туа, кемдер эзне юган. Башкортстан карамагындагы театрга татарстанлылар кул тыга алмый инде.

    Әлмәт театрының 70 еллык тарихы бар. Милләтебезгә, шулай ук башкорт халкына армый-талмый хезмәт иткән талантлы, меңнәрчә тамашачылар яраткан коллектив ул. Әлмәтлеләр куйган тамашаларны елый-елый караганыбыз бар. Көтеп алган өлкән артистлары, өметле яшь көчләре уйнаган берсеннән-берсе шәп спектакльләре белән сөендереп торганнары өчен зур рәхмәт! Коллективка төшенкелеккә бирелмәгез, вөҗданыгыз, намусыгыз чиста дип әйтәсе килә.

    Башкортстандагы кара көчләр ике милләт арасына корган ятьмәгә эләгеп, корбан булуыгызны аңлыйбыз. Тарихны, әдәбиятны казый башласаң, анда татарны да эт итеп сүккән, кимсеткән гыйбарәләр тулып ята. Аларны Татарстанга килеп кычкырып йөрүчеләр дә юк түгел. Исебез китми.

    Татар һәм башкорт халкы уртак язмышка ия, эт белән мәче кебек яшәүдән туктарга вакыт. Соңгы елларда ике республика арасында шактый ныгып килгән багланышларга балта чабарга омтылучыларның ниятләре чынга ашмаячак. Хакыйкать, дуслык көче барыбер өстен булачак. Бер-беребезне яклап, саклап яшәр чак җитте, шуны аңларга вакыт.

    Разетдин Һади.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: