Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Балык Бистәм – нурлы төбәгем

"Энергетик" мәдәният сараенда уздырыла торган якташлык җәмгыятьләре очрашуларына бик теләп йөрим. Күпме күренекле шәхесләр белән танышасың, үзең белмәгән яңа сәнгать осталарын күрәсең, акыллы сүзләр тыңлыйсың. Һәр килгән кеше үзенең туган җиренең бер кисәге икәнен сизә биредә. Кемдер һөнәрен күрсәтә, кемдер кул чабып өлешен кертә. Бөтен районнарда да бар икән ул...

"Энергетик" мәдәният сараенда уздырыла торган якташлык җәмгыятьләре очрашуларына бик теләп йөрим. Күпме күренекле шәхесләр белән танышасың, үзең белмәгән яңа сәнгать осталарын күрәсең, акыллы сүзләр тыңлыйсың. Һәр килгән кеше үзенең туган җиренең бер кисәге икәнен сизә биредә. Кемдер һөнәрен күрсәтә, кемдер кул чабып өлешен кертә. Бөтен районнарда да бар икән ул йөзек кашлары булырдай кешеләр.

Балык Бистәсе якташлары очрашуына да зур өметләр баглап бардым. Өметләрем, чынлап та, акланды. Өр-яңа исемнәр уелды күңелемә. Бу як үзенең күренекле кешеләргә бай булуы белән аерылып торадыр, мөгаен. Ике Равиле генә дә ни тора! Берсе - Фәйзуллин, шагыйрь, икенчесе - Шәрәфиев, артист. Алар янына Роберт Әхмәтҗанов, Кадыйр Сибгатуллин, Вакыйф Нуруллин, Рахман Шәфигуллин, Нурулла Гариф, Әхәт Гаффар, Минвазыйх Фатыйхов... Язмамны исемнәр белән генә дә тутырырга була. Дистәгә якын Советлар Союзы Герое чыккан икән Балык Бистәсеннән.

Әйе, бай тарихлы, гүзәл табигатьле шул бу район. Урманнары гына да 23% җирне били икән. Тормыш бара, район исә зур үзгәрешләр кичерә. Соңгы биш елда гына да мең кешегә кимегәннәр, 27 меңгә калганнар. Авыллар саны да 88дән 72гә әйләнгән. Ләкин район башлыгы урынбасары әйтүеннән, якташлык җәмгыяте рәисе, Чаллының мактаулы гражданины Рахман Галим улы сөйләвеннән шуны аңладым - район үсештә, авыллар яңара, юллар салына, терлекчелек продуктлары җитештерү буенча Балык Бистәсе районы алдынгы урыннарда бара, яңа үрләр яулый. Юллар төзәтү, төзү өчен генә дә үткән елда бер миллиард ике йөз мең сум акча тотылган. Фермерлар, эшмәкәрләр саны арткан.

Чаллыда яшәүче якташларына район башлыгы Илһам Вәлиевнең сәламнәрен аның урынбасары Рашат Хәбибуллин һәм мәдәният бүлеге мөдире Наталья Черновалар җиткерде. Рахман Шәфигуллинга якташлык җәмгыяте эшчәнлегендә уңышлы эшләве өчен "Рәхмәт хаты" тапшырылды, җылы сүзләр әйтелде.

Кичәне алып баручы Гөлзада Рзаева һәм Рахман Шәфигуллин залда утыручы якташларның кайсы авыллардан икәнлеген барладылар. Очрашуга күпчелек авыллардан килгәнлекләре ачыкланды. Аннары инде сәхнә түре тулысынча Балык Бистәлеләренә тапшырылды. Якташларының күңелләрен күтәрү өчен 40тан артык сәнгать остасы килгән икән! Җыр-биюләр бер-бер артлы тезелеп кенә барды. Сергей Фомин, Гөлүсә Садриева, Эльвира Кәримуллина, Илмир Гайнетдинов, Рәсимә Зариповаларның җырлары, район мәдәният йорты гармунчылары ансамбле, "Кама йолдызчыклары" балалар бию төркеменең чыгышлары көчле алкышлар белән озатылды. Наталья Старикова башкарган "Пелагеюшка", С.Фомин башкаруында "Черные глаза" җырларын да якташлары бик җылы кабул итте. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, шагыйрь, районда чыга торган "Авыл офыклары" газетасының баш мөхәррире Минвазыйх Фатыйховның һәм шагыйрә, Татарстан журналистларының "Бәллүр каләм" бүләге иясе Рәсимә Гарифуллиналарның укыган шигырьләре күңелләрнең иң түренә кереп урнашты.

Очрашуны бизәгән чыгышларны санап бетерү мөмкин түгел. Шуны гына әйтәсем килә: никадәрле талант яши авылларда! Тырыш хезмәтләренә җыр-моң кушып яңа үрләр яулый Балык Бистәсе халкы.

Зәбир Хәлимов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X