Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Балык дисәң дә балык!

Шушы көннәрдә Интернет челтәрендә Илеш районындагы бер елгада 20 килолы карп балыгы тотулары турында шаккаттыргыч хәбәр таралды. Бу зур балык Югары Яркәйдә яшәүче Венер Әхмәдуллинның кармагына эләккән икән.

Бу хакта белгәч, барысы да аңа: "Кайдан тоттың? Урынын безгә дә әйт әле" - дип, шалтырата башлаганнар. Тик ул серне чишмәгән, бары тик Интернетка эре балыкның фотосын гына элгән. Шунысы кызык, бу балык ничә тапкыр кыздырып ашарга җитте икән? Сурәттәге рәсемгә караганда, берничә табага җитәргә ошаган. Афәрин, Венер әфәнде! Киләчәктә дә кармагыгызга гел эре балыклар гына эләксен!

Чулпан ӘХМӘТОВА, http://kiziltan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев