Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Балыкчылар кайгысымы бүген?!

Боз ярылып, өстенә су чыккан. Балыкчылар һаман елгада.

Сәгать иртәнге 8. Кама елгасы өсте балыкчылар белән тулы. Берәүләр яр буенда кармак тотса,  икенчеләре елга уртасына ук барып утырган. Утызлап балыкчы. Җылы киемнәрдән, селкенмичә, тып-тын балык тоталар. “Уртада балык эрерәк һәм төрлерәк”, - ди алар. 

Шулайдыр! Әмма инспекторлар алай уйламый. “Язгы елгага ышанырга ярамый!” - дип кисәтә алар. Һава температурасы хәзер үзгәрүчән. Бер көн җылыта, икенче көнне катыра. Яңгыры да явып китә. Боз өстендә урыны-урыны белән ярыклар да барлыкка килгән, өскә су чыккан. Бу - боз өстенә чыкмас өчен сигнал. 
“Балыкчыларны боз өсте торышы бөтенләй кызыксындырмый. Алар куркынычсызлык чараларын күрмиләр. Боз калынлыгы хәзер уртача 60 сантиметр. Кеше сизмәгәндә боз астына төшеп китәргә мөмкин. Коткарган очракта да аның тәне туңачак”, - ди ТР Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясенең Чаллыдагы бүлеге инспекторы Эдуард Салиев. 

ГИМС инспекторлары болай да кыш буе боз өстендәге тәртипне тикшереп торды. Хәзер игътибар аеруча зур. Комсомол районы белгечләре һәм эзләү-коткару отряды белән берлектә алар көн саен рейдлар оештыра. Балыкчылар янына килеп, кат-кат боз өстенә чыкмауларын сорыйлар. Берәүләр ризалаша, икенчеләре “боз калын” диләр.  

с

“Боз өстенә чыкмасам, чирлим”
Иван Якименко да иртәннән бирле боз өстендә.  Аңа 86 яшь. Аягында итек. Кат-кат киенгән, борыны гына күренеп тора. “Бүген уңыш юк, чиртми”, - ди. Без килгәндә ул 4-5 алабуга балыгы тоткан иде. Алары да кечкенә - 10 сантиметр тирәсе. Бу балыкларны нишләтәсез соң дигән сорауга: “Уха пешереп ашыйм”, -  ди. 
“Курыкмыйсызмы? Боз ярылса?” - дим. “Юк, иртә әле!” - дип җавап кайтара. Аның әйтүенчә, боз китәчәген балыкчылар үзләре тоемлый башлый. Кечкенә чагыннан ул әбисе белән балык тотып үскән. “Боз торышын яттан беләм”, - ди. Аннан соң өйдә ятуны да яратмый. “Берәр җирем авыртса, балык тотарга китәм. Боз өстендә утыру табибка барган сыман була. Тынычланып, терелеп кайтам”, - ди Иван Якименко.  

“Балык тоту – азарт”
Сергей Парфенович та тормышын балык тотудан күз алдына китерә алмый. Шул хәтле дәртләнеп сөйли! “Көн аралаш булса да киләм. Азарт бирә, күңелем белән ял итәм”, - ди ул. Шулай да инспекторлар кисәтүенә колак сала. Язгы вакытта балыкны яр буенда тотарга тырыша. 
“Яшемне әйтмим. Үземне бик яхшы хис итәм. Юкка гына әйтмиләр бит, балык тотып уздырган гомерне яшь исәбенә кертергә ярамый”, - дип шаярта балыкчы. 
Хәзерге вакытта иң куркыныч сулыклар исемлегендә Түбән Кама ГЭСының түбән бьефы. Анда боз катламы бик юка. Шулай ук Челнинка елгасына, яр буйларына чыгу тыела. Белгечләрнең кисәтүенә карамастан, гомерен куркыныч астына куючылар, кызганыч, кимеми. Боз өстенә квадроцикл, снегоходлар белән дә чыгалар. Балалар да гел биредә. 

“Аңлату эшләренә генә күпме вакыт сарыф ителә! Чаллыдан тыш, 8 район безнең күзәтчелек астында. Бөтен җиргә дә өлгерергә вакытыбыз җитми. Инспекторлар алтау гына. Транспорт ягыннан да проблемалар килеп чыгуы ихтимал. Кирәккәндә, булмаска мөмкин. Шулай ук күп йөргәч, ягулык та шактый китә. Ә бу – өстәмә чыгымнар”, - ди Чаллы инспекторы Эдуард Салиев.  Шуңа күрә Чаллы халкын ул үз тормышына игътибарлы булырга чакыра. Быел яз иртә килергә ошаган. Урамда 8 градус җылы. Әлбәттә, бу кар-бозның тиз эрүенә китерә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балыкчылар