Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Банк комиссияләре бетәрме?

Моны торак кодексына төзәтмәләр кертү яки закон актларын, шул исәптән банклар һәм илкүләм түләү системасы турындагы законнарны үзгәртеп эшләп була. 

Коммуналь түләүләр буенча банк комиссияләрен бетерү турындагы канун проекты парламентка февраль ахырына кадәр кертеләчәк. Бу хакта РФ Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Сергей Неверовка хәбәр итте. 
Аның әйтүенчә, әлеге мәсьәләне хәл итүнең берничә варианты бар. Моны торак кодексына төзәтмәләр кертү яки закон актларын, шул исәптән банклар һәм илкүләм түләү системасы турындагы законнарны үзгәртеп эшләп була. 
Депутат мәҗбүри түләүләр өчен гражданнардан алына торган банк комиссияләр, банк кассасы, онлайн яки банкомат аша түләүгә карамастан, 0,5-2%ка кадәр тәшкил итә, дип искә төшерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев