Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Банк язмышы мартта хәл ителәчәк

Чаллының сәүдә-сәнәгать палатасында "Татфондбанк"тагы кыенлыклар нәтиҗәсендә зыян күргән эшмәкәрләргә ярдәм йөзеннән оештырылган кризка каршы штаб үз эшен дәвам итә. Бирегә килгән эшмәкәрләргә борчыган сорауларына җавап табарга башкарма комитет, салым инспекциясе, пенсия фонды һәм юридик хезмәтләр вәкилләреннән торган төркем булыша.

Штаб рәисе, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова әйтүенчә, эшмәкәрләргә ярдәм узган елның 26 декабреннән башланып киткән. Башта мөрәҗәгать итүчеләр күп булган, аннары аларның саны азайган. Барлыгы 60 кеше бирегә килеп үзен кызыксындырган сорауларга җавап алган инде.

Чәршәмбе көнне штабка 3 эшмәкәр генә килгән иде. Моны штаб вәкилләре матбугат чараларында әлеге теманың даими яктыртылуы һәм телефон аша җавап бирүләре белән аңлаттылар. Шулай ук "кесә радио"сы да уңышлы эшли икән. Эшмәкәрләрнең күпчелеге салымнарны түләргә мөмкинме дип сорый, чөнки алар салымнар өчен акча күчергәннәр, тик ул акча банкның корреспондент счетында эленеп калган. Бу проблеманы хәл итү юнәлешендә салым инспекциясе, пенсия һәм социаль иминият фонды вәкилләреннән торган комиссияләр эшли.

Шулай ук шәһәр казнасына түләүләр белән бәйле мәсьәләләр дә хәл ителә. Мәсәлән, кемнеңдер бинаны арендалау өчен түләве эленеп калган. Моның өчен, "Татфонбанк"та счет барлыгын һәм нинди суммада акча күчерелүен раслаучы документлар кирәк. Исегезгә төшерәбез, физик затлар иминиятләштерелгән сумманы, ягъни 1,4 миллион сумга хәтле акчаны бернинди кыенлыксыз алалар. Мәгълүм булганча физик затларның 80%ы кертемнәрен алган инде. "Мин үз акчамны "Саклык банкы"ннан алдым, бернинди дә авырлык та, чират та булмады", - ди шәһәрдәшебез Илсөя Мостафина.

Ә менә юридик затлар белән хәл катлаулырак. Кемнеңдер түләүләре, кемнеңдер әйләнештәге акчалары барып җитмәгән, өченчеләренең кредитлары бар... Суммалар төрле. Кызганычка каршы, әлеге юридик затлар вакытлы хакимиятнең эше бетмичә, ягъни өч ай үтмичә берни эшли алмыйлар. "Без банкның санацияләнүенә өметләнәбез, ул вакытта эшләр җайланыр иде. Әмма әлегә бу мөмкин түгел, шуңа күрә без предприятиеләргә эшләрен дәвам итәр өчен төрле ысуллар тәкъдим итәбез, - ди Наталия Кропотова. - Аның беренчесе, залогсыз, еллык 5% белән 300 мең сумга кадәр кредит. Аны хезмәткәрләргә эш хакы түләү өчен файдаланырга була. Моннан тыш, 600 мең сумга кадәрле кредит та бар. Аның 50%ын гарантия фонды гарантияли. Аннары 3 миллион сумга кадәрге кредит та барлыкка киләчәк."

Әлеге кредит продуктлары эшмәкәрләрне кызыксындыра, алар гариза бирә башлаганнар инде. Чөнки акча юклыкка сылтап, предприятиенең туктап торуыннан файда булмаячак. Бер эшмәкәр 300 мең сум кредит алган. Әлеге кердитны вакытыннан алда да түләргә мөмкин икән. Кайбер эшмәкәрләр Саклык банкында счет ачалмыйча интегәләр ди. Моны банкларның кануннар нигезендә предприятиеләрне тикшерергә хокуклары бар дип аңлаттылар.

Тәрәзә ясаучы бер компаниянең 25 миллион сумга якын акчасы эленеп калган... Билгеле инде эшмәкәрләрне "Татфондбанк"ны санацияләү мәсьәләсе кызыксындырмый калмады. Әлеге сорауга сәүдә-сәнәгать палатасының финанс комитеты рәисе Венера Иванова җавап бирде: "15 мартка хәтле банкта вакытлы хакимият эшли. Ул финанс учреждениесен һәрьяклап тикшерә, аннары нәтиҗәләр ясый. Ә аңа хәтле берни дә әйтеп булмый, чөнки санация башлар алдыннан инвестор табарга кирәк. Инвестор банкның чын хәлен белми торып, аңа акчасын кертмәячәк".

Бер эшмәкәр Казанга протест акциясенә баруның файдасы булырмы икән дип сорады. Аңа "Бу һәркемнең үз хокукы, әмма вакытлы хакимият эшчәнлеге нәтиҗәләре билгеле булмыйча, берни дә үзгәрмәячәк", - дип җавап бирделәр. Димәк, эшмәкәрләргә сабыр гына 15 мартны көтәсе кала.

Зөлфия ГАЛИМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев