«Бар акчасын мәчет төзелешенә биргән әбигә шаккаттык»
Финанс ярдәме фонды директоры Уел Хөсәенов «Җәмигъ» мәчете төзелеше турында сөйләде.
«Җәмигъ» мәчете территориясендә техника бер минут та тынып тормый. Хәтта ял көннәрендә дә. Апрель уртасында биек манараларның тимер-бетон эшләрен тәмамладылар. Хәзер инженерлык челтәрләрен ясыйлар. Киләсе елда буяу-сылау эшләренә керешергә уйлыйлар. Бу изге эшне РФ атказанган төзүчесе, Чаллының мактаулы гражданы Уел Хөсәенов җитәкли. Ул – финанс ярдәме фонды директоры. Күп еллар «Чаллы су каналы» предприятиесен дә җитәкләде.
– Бу җаваплы эшкә алынырга курыкмадыгызмы?
– Әлфәс хәзрәт көчләп китерде дисәм була (көлә). Мин пенсиягә чыккан идем инде. «Төзелешне җитәклә әле», – ди. Катгый рәвештә баш тарттым. Хәзрәт бик акыллы кеше, ачуланмады, күп тә сөйләшмәде. «Ярар», – гына диде. Бер-ике атнадан: «Кер әле безгә чәй эчәргә», – ди. Шулай итеп, бергәләп чәй эчә-эчә фикеремне үзгәртте.
– Өйдәгеләр ничек кабул итте?
– Аңлыйлар инде.
– Иң беренче нәрсәдән башладыгыз?
– Төзелеш туктаган, будка тора. Стоянка... «Нишләргә?» дигән уй башта. Счётта 11 млн сум акча бар иде. Аның белән нишләмәк кирәк? Бер танышым: «Син арматура алып куй, җәен кыйммәтләнәчәк», – дип киңәш бирде. Шулай иттем. Җәйгә бәясе төшмәсенме?! Әй, борчылдым шуңа. Нишлисең инде?! Шулай аптырап йөргәндә, Аллаһның рәхмәте, «СтройТраст» компаниясен гамәлгә куючылар Раил Миңнегалиев белән Фәрид Шәрипов килеп керделәр. «Әйдә төзелешне башлыйк әле», – диләр. Аларга беркем әйтмәгән, үзләре килделәр. Безнең акча аз шул, дим. «Ярар, булганын түләрсең, булмаса – соңрак өлешләп түләп бетерерсең», – диләр. Ел ярым эчендә бетон салып, подвал ясап, төзелешне «нулевой» циклга чыгардылар. Иң авыр вакытлар шул булгандыр. Җир асты эшләре күренми бит. Ә хәзер мәчетебез күзгә күренеп үсә.
– «Җәмигъ» иң озак төзелүче мәчет булды...
– Мәчет төзелешенә урынны 1992 елда ук бүлеп бирәләр. Финанслау булмау сәбәпле, төзелеш 15 ел буена туктап тора. 2007 елда фонд төзелә. Иң яхшы эскиз проектка конкурс игълан итәләр. ТР атказанган архитекторы Айвар Саттаров проекты җиңеп чыга. 2010 елда экспертиза үтә. Шуннан соң «Камгэсэнергострой» коймалар куеп, котлован казып, субайлар (сваи) кагып төзелешне башлап җибәрә. Әмма 2012 елда төзелеш тагын туктый. Чөнки аларны Казанга универсиадага җибәрәләр. 2017 елда гына объект җанланып китте. Әйткәнемчә, «Стройтраст» компаниясе подвал ясады. Ә инде 2019 елны Алексей Горшков килде, аның белән тимер-бетон эшләрен башладык. Аннан соң кирпеч белән күтәрдек, түбә эшләре, облицовка... Башкарган эшләр шактый. Әлеге төзелешкә күпләрнең хезмәте керде.
– Мәчет, чыннан да, күзгә күренеп үсә. Аздан гына калып бара бугай.
– Аллаһка шөкер, төзелешнең бер көнгә дә туктаганы юк. Әмма эшләр күп әле. Бу җәйдә җылылык трассасын сузу, газ торбаларын үткәрү, электрга тоташтыру кебек бурычлар тора. Болар да бит зур эш. Җылылык сезонына кадәр бөтен корпусларга герметизация ясап, котельнаяга ялгап чыгарга иде. Мәчетебез якынча 40%ка әзер. Эчендә буяу-сызу, роспись эшләре бар. Манараларга облицовка ясарга, витражлар куярга кирәк. Аның өчен махсус люлькаларга заказ бирдек.
– Уел Галимович, мәчетебез нинди булачак?
– Биш катлы. Гомуми мәйданы – 6,5 мең кв метр. Өч меңнән артык кеше сыйдырышлы. Ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым заллар булачак. Һәрьякта уңайлы гардероб, тәһарәт алу бүлмәләре ясалачак. Икенче катта – исем кушу, никах үткәрү заллары. Өченче катта мөхтәсибәт урнашачак. Физик мөмкинлекләре чикле шәһәрдәшләргә дә уңайлыклар тудырылачак. Мәчетебездә лифт булачак. Конференцияләр үткәрү залы, укыту бүлмәләре... Санап бетергесез.
– Республикада иң зур мәчет булачак дип буламы?
– Шәһәребез өчен шулай. Манараларның озынлыгы 80 метрга җитәчәк, әлегә ул 66 метр. Арттагылары 60 метрлы булачак. Әмма Казанда 10 мең кеше сыйдырышлы мәчет төзергә җыеналар. Ярышырга кирәкми. Иң мөһиме – мәчетебез шәһәребезнең йөзе булачак.
– Мәчет тулысынча иганәчеләр хисабына төзелә. Хәйриячеләр күпме?
– Аллаһка шөкер. Азмы-күпме һәркем үз өлешен кертергә тырыша. Күп оешма-предприятие җитәкчеләре төзелеш башыннан ук ярдәм итәләр. Төзелеш материаллары белән тәэмин итеп торучылар да бар. Әйтик, бетон, арматураны безгә бушлай бирделәр. Витражларга алюминий профильләре белән ярдәм итәләр. Яңа эшмәкәрләр дә өстәлеп тора. Исемнәрен әйтми генә миллионлап акча күчерүчеләр дә бар. Андый иганәчеләребез булмаса, төзелеш шаулап бара алмас иде.
– Хисапларыгыздан күренгәнчә, гади шәһәрдәшләр дә бик актив...
– Узган ел куар-код буенча 8 млн 400 мең сум җыелды. Сайт аша да акча салалар. Күпләр мәчеткә китереп бирә. Барлык мәчетләрдән 14 млн сум керде. 10 мең, 5 мең, 4 мең, 1 мең , 500 сум, 300, хәтта 50 сум салучылар бар. «Тамчыдан күл җыела», – диләр бит. Өченче ел бер олы яшьтәге апа пенсия акчаларын җыеп, 700 мең сум китереп бирде. Ул вакытта бу бигрәк зур акча иде. «Җәмигъ» мәчетенә йөри торган тагын бер егетебез бар. Ул исемен әйтергә кушмый, «Аллаһы Тәгалә белә», – ди. Ул инде берничә ел рәттән атна саен 20, 30, 25, 40ар мең сум акча кертә. Санап караган идек, мәчет төзелешенә 8 млн сумнан артык акча биргән. Аның бизнесы да зур түгел, әмма күңеле киң. Хәтта мәктәп балалары да акча җыеп китерәләр. Моңа ничек сөенмисең?! Килеп эшләргә теләк белдерүчеләр дә күп. 1-2 сәгате бар икән, нәрсә белән ярдәм итим диләр. Аллаһка шөкер! Шундый кешеләребез булганда мәчетебез тизрәк төзеләчәк.
– «Аллаһка шөкер» дип сөйләшәсез. Төзелеш сезгә дини яктан да тәэсир итә бугай.
– Русчалап әйткәндә «С кем поведешься, от того и наберешься». Аллаһы Тәгалә ярдәм итә, кирәкле кешеләрен җибәреп тора. Һәрьяктан җае чыгып тора. Шул ук мәчетне тышлау өчен ак мәрмәр кыйммәт дип борчылган идек, очсызга эләкте. Квадрат метрын 2400 сумнан бирделәр. Ә болай ул 4-5 мең сум тора. Мөселман эшмәкәрләре дә ярдәм итә. Башка милләт кешеләре дә.
– Хәтта Рамзан Кадыров фонды да ярдәм күрсәтте...
– Әйе. Узган ел яныма Чаллының мактаулы гражданы Дени Абрамашвили килде дә: «Миңа 85 яшь инде, үземнән өлеш кертәсем килә, хәтердә калсын иде. Әйдә хәйрия концерты оештырабыз», – ди. Концерттан гына күпме акча керер инде дип шикләнеп куйдым. Юк, мин әйтәм, дөрес әйтә бу. Аның акчасыннан күбрәк, мәчет турында халыкка ишеттерү кирәк. Дени Сергеевич Чечен Республикасы дусларына чыгып, аларны кунакка чакырды. Хәйрия концертыннан 2 млн сумнан артык акча җыелды. Шулай булыр дип көтмәдек тә.
– Уел Галимович, Сез зур урыннарда эшләгән, күпне күргән кеше. Мәчет төзелеше тормышыгызда нинди роль уйный?
– «Җәмигъ» мәчете төзелеше, чыннан да, шәһәр өчен зур вакыйга. Бу изге эшкә мине ышанып чакыруларына һәм үз өлешемне кертә алуыма мин бик шат. Попечительлек советы җитәкчесе Наил Гамбәр улы Мәһдиевка рәхмәт. Ул бу проектны игътибар үзәгенә куйды. Аңа карап башкалар да ярдәм итәләр. Мәчетебез шәһәребезнең уртак бер рухи хәзинәсе булып тора.
– Бүгенге теләгегез?
– Мәчетне исән-имин төзеп бетереп, шәһәр халкын сөендерү. Казанга барсаң архитектура, тарихи объектлар бик күп. Бездә аз. Шәһәребезнең рухи дәрәҗәгә күтәрерлек объекты, һичшиксез, булырга тиеш.
– Әңгәмә өчен рәхмәт. Уңышлар сезгә!
Мәчет төзелешенә зур өлеш керткән иганәчеләр исемнәре махсус тактада уелып язылачак. Бер хәдистә: «Аллаһы Тәгалә мәчет төзегән кешегә оҗмахта йорт салып бирер», – диелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев