Бәрәңгесез дөнья сансыз
Бәрәңгене яратмаган кеше бик сирәктер ул. Татарларда аны юкка гына икенче икмәк дип атамыйлар. Базында кыш буена җитәрлек бәрәңгесе булганнарның җаны тыныч. Быел аның кадере бермә-бер артты, шәхси бакчаларда утыртучылар да күбәйде. Тукай районында урнашкан «Миңнеханов» фермер хуҗалыгында да утырту мәйданын арттырганнар.
Хуҗалык Чаллы мәктәп-ашханәләрен генә түгел, күрше-тирә районнарны да бәрәңге белән тәэмин итә. Чөнки ихтыяҗ бар. Хуҗалык җитәкчесе, Тукай районы фермерлар ассоциациясе рәисе Минталип Миңнеханов белән быелгы уңыш хакында әңгәмә кордык.
– Быел җәй коры килде. Бу эшегезгә ничек тәэсир итте?
– Һәр ел үзенчәлекле килә. Соңгы 5-6 елда бер ел да икенчесе кебек булмады. Әле яңгыр ява, әле салкын, әле корылык. Мул уңыш алыр өчен җирне аңлап эшләргә кирәк. Голландия технологиясе дә, немец технологиясе дә түгел, үз технологиябез булу шарт. Орлыгыбыз да үзебезнеке булырга тиеш. Быел да табигатьнең шартларына ярашып эшләдек. Әйе, көннәр кызу торды, ә 25 градустан югары һава температурасында бәрәңге үсми, туктап тора. Бездә су сиптергеч машиналар эшләде. Бу юнәлештә дә чамасын белү кирәк – артык су да зыянга булырга мөмкин. Көндез су сиптерергә ярамый ди галимнәр. Без сиптердек. Тизлекне арттырып, тамчы зурлыгын томансыман хәлгә китереп, туфракка дым сеңдердек. Рәт араларын җәй буена 19-20 кат йомшарттык. Бәрәңгене җиргә салдың да оныттың түгел, аны яшь баланы карагандай тәрбияләргә кирәк.
– Нинди күләмдә нинди сортлар утырттыгыз?
– Быел 85 гектар бәрәңге (былтыр 80 гектар), 15әр гектар кишер-чөгендер (былтыр 10 гектар) утырттык. Мәйданны арттыруыбызның сәбәбе – сатып алучылар күбәйде. Азнакай, Лениногорск, Бөгелмәдән дә мәктәп туклануы өчен бу яшелчәләрне бездән килеп алалар.
Гала сортының репродукциясе, ягъни яңартылган супер элитасы белән эшлибез.
– Шәхси бакчаларда бәрәңге үстерүчеләр проволочник дигән бөҗәкнең зыян салуыннан зарлана. Аның белән ничек көрәшергә?
– Беренчедән, бәрәңгене эшкәртеп утыртырга кирәк. Икенчедән, бакча зур булса, аны икегә бүлеп, менә хәзер көзен арыш чәчәргә кирәк. Аннан мотоблок белән җирне эшкәртеп, чыккан арышны җиргә кертү яхшы. Хәзерге вакытта еш кына бакчада үлән (газон) чәчәләр. Үләнле җирдә пырей дигән үсемлек үсә. Шундый җиргә проволочник керә. Мин газон үстерергә киңәш итмәс идем, яшелчәләр бар бит.
– Бәрәңгегә сипкән даруның зыяны юкмы?
– Дөньяга бала туу белән прививка ясыйлар. Химия булса да. Үсемлекләргә дә дару кирәк. Аның фәнни нигезләнгән дозасы бар. Шуны кулланабыз. Ул препаратлар бәрәңгене бөҗәкләрдән, гөмбәчекләрдән саклый һәм тукландыра да. Мондый эшкәртүнең тиешле вакыты да бар. Әйтик, уңышны җыярга бер-ике ай кала химик препаратлар куллануны туктатабыз. Бу рәвешле эшкәртелгән бәрәңге кеше сәламәтлегенә зыян салмый.
– Шәхси хуҗалыкларда бәрәңгене кышка ничек сакларга?
– Башта базны махсус төтен шашкасы белән эшкәртергә кирәк. Бу бактерияләрне юкка чыгару өчен кирәк. Төтен чыгарганда базның авызын томалап, вентилятор кушсагыз яхшы. Аннары базны известь белән агартып дезинфекцияләргә. Соңыннан тагын бер кат төтен шашкасын кулланырга кирәк. Базга бәрәңгене аралап, яхшысын гына кертергә, калын булмаган катлам итеп сакларга куярга.
Бәрәңге, кишер, чөгендерне аерым саклау яхшы. Кишер 0,5-1 градус җылыны, чөгендер 5 градуска кадәр җылыны ярата. Шуннан артса, тәме баллана. Орлыклык бәрәңгене 1-2 градус җылыда саклау кирәк. Кирәкле температураны булдыру мөмкин түгел икән, бәрәңгене агач тартмаларга салып, ком белән каплау яхшы, анда ул кибеп китми.
– Орлыклык бәрәңгене кайчан сатып алу яхшырак?
– Яздан сатып алу яхшырак, чөнки зур хуҗалыкларда ул дөрес шартларда саклана. Саклар өчен урыныгыз булса, көздән дә алырга мөмкин. Бу вакытта бәясе дә очсызрак була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев