Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Барыбыз өчен дә үрнәк ул

2 "б" сый­ны­фы уку­чы­сы Ил­наз Смир­нов исе­ме бү­ген күп ке­нә шә­һәр­дәш­лә­ре­без­нең те­лен­дә. 8 яшь­лек ма­лай өен­дә чык­кан ян­гын­нан кур­кып кал­мый­ча, үз-үзен кот­ка­рып ка­ла. 5 сен­тябрь көн­не 49 нчы ка­дет мәк­тә­бе­нең бәй­рәм ли­ней­ка­сын­да ата-ана­лар со­ве­ты­на һәм ма­лай­ның әти-әни­лә­ре­нә, яшь­ләр эш­лә­ре һәм ма­га­риф ида­рә­се баш­лы­гы Ви­нер Ха­ри­сов рәх­мәт сүз­лә­рен җит­кер­де.

Әле­ге ва­кый­га­ның ая­ныч­лы хәл­гә әй­лән­мә­вен­дә, һич­шик­сез, әти-әни­ләр­нең һәм укы­ту­чы­лар­ның зур өле­ше кер­гән. "Үз-үзең­не сак­лау", "Кур­кы­ныч яна­ган оч­рак­та ниш­ләр­гә?", "Га­дәт­тән тыш хәл­ләр" ке­бек те­ма­лар ба­ры­сы да мәк­тәп прог­рам­ма­сы­на кер­гән. Нәкъ ме­нә мон­дый си­ту­а­ци­я­ләр аша, әле­ге те­ма­лар­ның ни дә­рә­җә­дә мө­һим һәм ки­рәк икә­нен аң­лый­сың. "Уку­чы­ла­ры­гыз­га ка­ра­та би­та­раф бул­ма­га­ны­гыз, бе­лем­не ти­еш­ле дә­рә­җә­дә бир­гә­не­гез өчен сез зур рәх­мәт­кә ла­ек", - ди­де укы­ту­чы­лар­га Ви­нер Ха­ри­сов.

Ли­ней­ка ва­кы­тын­да тан­та­на­лы рә­веш­тә Ил­наз­га рәх­мәт сүз­лә­ре бе­лән бер­гә Чал­лы­ның ян­гын сүн­де­рү-кот­ка­ру гар­ни­зо­ны баш­лы­гы­ның рәх­мәт ха­ты да тап­шыр­ды­лар.

Мәгъ­лүм бул­ган­ча, Смир­нов­лар фа­ти­рын­да ян­гын 28 ав­густ­та чы­га. 50/04 йор­ты­ның 4 нче ка­тын­да бал­кон­да кө­тел­мә­гән­дә нәр­сә­дер яна баш­лый. Тиз ара­да фа­тир­ны куе то­тен чол­гап ала. Өй­дә 8 яшь­лек Ил­наз­дан баш­ка бер­кем дә бул­мый. Әни­се Аль­ве­ра Смир­но­ва сүз­лә­ре­нә ка­ра­ган­да, бу көн­не ул төн­ге сме­на­дан эш­тән кай­та һәм ире Фи­да­ил бе­лән са­лым ида­рә­се­нә ки­тә­ләр. Кеч­ке­нә ул­ла­ры ба­ла­лар бак­ча­сын­да бу­ла. Йорт ише­ген алар тыш­кы як­тан бик­ләп ки­тә­ләр. "8 яшь ке­нә бу­лу­ы­на ка­ра­мас­тан, Ил­наз кеч­ке­нә­дән бик мөс­тә­кыйль бу­лып үс­те. Өй­дә үзен еш кы­на кал­ды­ры­га ту­ры ки­лә. Тик­тор­мас, шук бал­ма­гач, әле­гә ка­дәр ты­ныч йө­рәк бе­лән чы­гып ки­тә идек.", - ди Ал­ве­ра.

Ата-ана чы­гып ки­теп, күп­ме­дер ва­кыт үт­кәч, Ил­наз ян­ган ис си­зә баш­лый һәм тө­тен кү­реп ала. Егет, кеч­ке­нә бу­лу­ы­на кар­мас­тан, кур­кып кал­мый. Ян­гын чы­гу­ның сә­бә­бен эз­ли баш­лый. Ма­лай­ның сүз­лә­ре­нә ка­ра­ган­да, әле­ге ва­кыт­та бал­кон­да оде­я­ло ян­ган бу­ла. Тик­ше­ре­нү­ләр­дән бе­лен­гән­чә, Смир­нов­лар бал­ко­ны­на юга­ры кат­тан сүн­мә­гән тә­мә­ке төп­че­ге тө­шә. Нәкъ ме­нә ул ян­гын­га сә­бәп­че бу­ла да ин­де. Мон­дый ва­кыт­лар­да өл­кән ке­ше­ләр­дә юга­лып ка­ла, ниш­ләр­гә бел­ми. Ил­наз Смир­нов, озак уй­лап тор­мый­ча бал­кон һәм бал­кон­га якын ур­наш­кан бүл­мә ише­ген ябып куя. Алай эш­лә­гән оч­рак­та ян­гын­ның баш­ка бүл­мә­ләр­гә та­рал­мау мөм­кин­лек­лә­ре күб­рәк икә­нен ул аң­лый. Ишек­ләр­не ябып, баш­ка бүл­мә­нең тә­рә­зә­сен ача һәм яр­дәм­гә ча­кы­ра баш­лый. Күр­ше­лә­ре ма­лай­ның та­вы­шын ише­теп, опе­ра­тив рә­веш­тә ян­гын сүн­де­рү­че­ләр­не ча­кыр­та­лар. Ил­наз­ны фа­тир­дан әти­се үзе алып чы­га, тө­тен нык бу­лу сә­бәп­ле, 5 нче кат­та яшә­ү­че та­гын 8 ке­ше­не дә алып чы­гар­га мәҗ­бүр бу­ла­лар. Ал­ла­га шө­кер, ме­ди­ци­на яр­дә­ме бер­кем­гә дә ки­рәк бул­мый.

Шә­һәр­дәш­ләр дә Смир­нов­лар га­и­лә­се­нә кил­гән ба­лә­дән чит­тә кал­мый­лар, күп­ләр ак­ча­ла­та яр­дәм итә, ки­ем­нәр алып ки­лә­ләр. Ил­наз­ның ба­тыр­лы­гы­на яшь­тәш­лә­ре ге­нә тү­гел, өл­кән­нәр­дә сок­ла­на.

Ста­тис­ти­ка­га күз сал­сак, 2017 ел ба­шын­нан 158 ян­гын чы­гу оч­ра­гы тер­кәл­гән. Ут эчен­дә ка­лып, үлү­че­ләр дә юк тү­гел. Кеч­ке­нә бу­лу­ы­на ка­ра­мас­тан, Ил­наз бу кат­лау­лы си­ту­а­ци­я­дән чы­гу юлын та­ба ал­ган. Әле­ге га­мәл, күп ке­нә өл­кән­нәр өчен дә үр­нәк бу­лып то­ра.

"Ян­гын чы­гу кур­кы­ныч­сыз­лы­гы кай­гы­дә­лә­рен үтәү, алар­ны сак­лау һәр­кем өчен бе­рен­че урын­да то­рыр­га ти­еш", - ди эч­ке эш­ләр пол­ков­ни­гы Рөс­тәм Юма­гу­лов.
Чал­лы­ның "Все­рос­сийс­кое доб­ро­воль­ное по­жар­ное об­щест­во» рә­и­се Лю­бовь Вла­со­ва ба­тыр егет­кә дис­тан­ци­он рә­веш­тә ида­рә итә тор­ган уен­чык ян­гын сүн­де­рү ма­ши­на­сы бү­ләк итә. "Си­нең ке­бек ба­тыр һәм кыю егет­ләр­не без үзе­без­дә кү­рер­гә һәр­чак шат бу­ла­чак­быз. Син ба­ры­быз өчен дә ях­шы үр­нәк күр­сәт­тең", - ди­де Лю­бовь.

Эль­ви­ра Гай­нет­ди­но­ва

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев