Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • Барысы алдында да баш иябез!

    Бөек Җиңү килгән көн ерагайган саен, ветераннарыбызның сафлары сирәгәя бара. Арабызда - иң саулары, иң ныклары. Бурычыбыз - булганнарын сакларга, хөрмәтләргә, кадерләргә. Басып йөргән хәтфә чирәм, челтерәп аккан саф сулы чишмәләр, урман-тауларыбыз - безнең ватан, безнең туган җир. Безнеке булып саклап калдырганнары өчен хөрмәтебез чиксез. Илебезгә Җиңү, тынычлык алып килгәннәре...

    Бөек Җиңү килгән көн ерагайган саен, ветераннарыбызның сафлары сирәгәя бара. Арабызда - иң саулары, иң ныклары. Бурычыбыз - булганнарын сакларга, хөрмәтләргә, кадерләргә. Басып йөргән хәтфә чирәм, челтерәп аккан саф сулы чишмәләр, урман-тауларыбыз - безнең ватан, безнең туган җир. Безнеке булып саклап калдырганнары өчен хөрмәтебез чиксез. Илебезгә Җиңү, тынычлык алып килгәннәре өчен рәхмәтлебез!

    Мамадыш районында Дүсмәт белән Яңа Комазан арасында кечкенә генә бер авыл - Акман авылы бар. Гаффар бабай Хәбибрахманов нәкъ менә шул кечкенә салада дөньяга килгән. Ә кем соң ул Гаффар бабай? Таныштырам: шәһәрдәшебез Гаффар Хәбибрахманов илгә Җиңү алып килгән, Ватаныбызның батыр улларының берсе - заманында Сталинградны азат итүдә катнашкан, Ерак Көнчыгыш чигендә хезмәт иткән - японнарга каршы сугышкан...

    ...16 яшьтә Гаффар исемле егет Мамадыш районының Лубян техникумында икенче елын тәмамлап өченчегә күчә. Ул чорда техникумга укырга керү бәхете теләсә кемгә эләкмәгән. Акыл ягыннан әзме-күпме ялтырый алган кешеләргә генә насыйп булган. Шулай ук кесәдә әзрәк акча шыгырдау да шарт. Ник дисәң, уку - түләүле. Беренче ике елында 75әр тәңкә түләп укышлы. Ул вакыт өчен әз акчалар түгел, әлбәттә. Аннары - өченче курстан башлап, бушлай - хөкүмәт укыган өчен стипендия түли башлый...

    Шулай тыныч кына укып йөргәндә, Гаффарга авылдан хәбәр салалар: әтисе гараж ясаганда өстенә түбә бәбкәләре төшеп имгәнә - сигез кабыргасын сындыра. Өйдә ата кеше бердәнбер туендыручы, ашатучы. Сеңлекәше белән энекәше бар - алар әле кечкенәләр. Гаффар озак уйлап тормый, укуын ташлап, гаиләсе янына ашыга. Ул чакта авылларда техника юк, бар эшкә дә татарның дүрт тояклы дусты - ат җигелә. Борын асты әле яңа гына кибә башлаган яшүсмер үзе ат җигеп, ындырдан икмәк ташый. Мамадышта ипле генә спирт заводы эшләп килә. Шунда да йомышка ярап куя торган була ул: икешәр ат җигеп, дусты Усман Вәгыйзь белән Кукмарага мичкә-мичкә спирт илтәләр. Кукмара-Мамадыш арасы хәзерге заман өчен ике сәгатьлек юл. Ә ул чакта барып кайту өч көн вакыт китә.

    ***

    1941 елны кыш бик иртә килә. Ноябрьдә үк кар ишеп явып, бар дөньяны ак юрганга төрә. Атларны курыкмыйча чанага җигәргә мөмкин. Гаффарның Вәгыйзь белән Кукмарадан кайтып барышлары. Арбаларына хайван түшкәләре төягәннәр. Усман Вәгыйзьнең атлары хәлле, тырыш - шуңа алар тизрәк җилдерәләр. Гаффарныкы ялкаурак - артта калалар. Тиздән Вәгыйзьнең "экипаж"ы офыкта югала. Юлда эт тә юк. Чанада Гаффар да, Гаффар каршысында чанага җигелгән ике "ялкау" ат кына - җил себереп юлга өяргә өлгергән кар көртләрен икегә ярып, салкын һаваны сөзеп-сөзеп алга - буран караңгысына күмелгән аклыкка таба чабалар. Хәер, чү, тукта! Эт тә юк кебек иде дә бит... Нидер ята түгелме алда? Нәрсә икәне генә аңлашылмый. Гаффарның башына килгән беренче уй: "Вәгыйзьнең арбасыннан хайван түшкәсе төшеп калгандыр..."

    Бүре бит бу! Чын тере бүре! Түшкә исен сизеп чыкканмы? Ташланмакчымы? Башта бөтерелгән мең сорауның берсе үтә әһәмиятле: үзе генәме яисә кайдадыр өер сагалыймы?

    - Куркытты бераз... Әмма ул берүзе генә булып чыкты. Чабып барган атларга ничек бәйләнә алсын, ди? Тимәде безгә, арттан карап калды... - дип сөйли Гаффар бабай. - Күпмедер барганнан соң карыйм: каршыга бер җайдак килә. Абый мине каршы алырга чыккан... Көне салкын, кайта торгач, ике колак очы өшегән иде...

    ***

    1942 елның гыйнварында 16 яшьлек Гаффарны, 24 хатын-кызны "тагып", Чувашиягә окоп казырга җибәрәләр. Аннан кайтып, 1942 елны урып-җыю эшләрен җитәкли. Аңа хәтле колхоз рәисе Әхмәт исемле кеше була. Авыл халкы арасында Сукыр Әхмәт дип йөртәләр үзен. Әмма ул елны Әхмәт абзый булмый. Алдагы елны сугышка алып киткән булалар. Колхоз рәисе вәкаләтләре 16 яшьлек Гаффарга калдырылган. Уңышлар вакытыннан алда җыеп алына, сөрәсе җирләр сөрелә. Гаффар авыл халкына, хезмәт хакы хисабына, 200шәр грамм икмәк тә өләшеп чыга.

    Эшләгән атны һәрвакыт күбрәк җигәләр, күбрәк эшләтәләр - элеккедән килгән әйтем бу. Яхшы эш күрсәткәнгәдер, Гаффарны берничә татар хатыны белән урыс авылына басу сөрергә җибәрәләр. Кызыл балчык сукага сылана, сукаланмый...

    - Урыс малайлары эшләми, алар урынына безне эшләтәләр. Читтән килгәннәрне яратмыйлар. Үзләре дә эшләми, безне дә эшләтмиләр. Аптырагач, барып әйттем мин боларны. Шуннан озак вакыт үтми, мине бер милиционер чакыртты да сорау ала башлады, - дип сөйли Гаффар бабай. - "Зарланасың икән... Нидер ошамый икән... Эшләмисез икән", ди. "Ник, үзләре куып җибәрделәр бит, ник эшләмәскә?" - дим. "Беркемнән рөхсәт сорамыйча, халыкка икмәк тә өләшеп чыккансың икән", дип сөйләнә башлады бу. Өстәлгә наганын да чыгарып куйды... "Әһә, - мин әйтәм, - шулаймы әле син?" Сүзнең кая таба барганын аңлап алдым. Ахыры яхшы бетмәячәк моның, мин әйтәм. Карыйм - тәрәзә ачык. Сентябрь ае иде ул. Урамда җылы, көннәр кояшлы. Тоттым да сикердем шул тәрәзәдән. Урманда төн кундым. Аннары энекәш килеп җиткән. "Әхмәт абый кайтты", - ди... Авылга кайттым да Әхмәт абзыйны эзләп таптым. "Әхмәт абзый, киттем мин, ярыймы? Сталинградка кешеләр җыялар икән", - дип аңа барысын да аңлаттым. Юлга кипкән ипи, сохари әзерләнгән, төенчек төйнәлгән иде. Шулай итеп, Сталинградка китеп бардым. Ул чакта Сталинград камалышта иде...

    ***

    Гаффар бабайга ул чакта 17 яшь була. Сталинградка 50 чакрым кала окоплар казыйлар. Көндез вакыт-вакыт өсләреннән немец очкычлары очып "өркетеп" киткәли. Гаффар бабай, үзенең сөйләгән сүзләренә караганда, 19 ноябрьдә рәсми рәвештә хезмәткә алына.

    - Танкларга төяделәр дә алып киттеләр... - ди ул үткәннәрне искә төшереп.

    ***

    1945 елда, илгә бөек Җиңү килгәндә, Гаффар Хәбибрахмановның Ерак Көнчыгышта хезмәт иткән мәле була. Контузия алып, Саратовта дәваланып, аякка басканнан соң, 1943 елны җибәрәләр аны анда. Гаффар әфәнде өч ел Ерак Көнчыгыш чиген саклый: 87нче дивизия, 203нче дивизион. Командир ротной батареи дәрәҗәсенә күтәрелә. Штаб башлыгы - Пузынин, замполит - Капустин.

    - 2 май көнне җиңү турында безгә Пузынин хәбәр итте. Тезеп бастырды. Котлады. Шатлыгыбыз эчебезгә сыймады, билгеле. Әмма безнең өчен сугыш тәмамланмаган иде әле. 3 айдан соң без янә сугышка кереп киттек. Монысында японнарга каршы. Ә "Җиңү килде" дип сөенгән чакларда моны беребез дә белмәде...

    ***

    Ватаныбызның миллионлаган батыр уллары сугыш кырында ятып кала. Гаффар Хәбибрахмановка туган ягына исән-сау әйләнеп кайтырга насыйп була. Исән кайтканнарга сугыш кырында ятып калганнар өчен дә яшәргә, икеләтә, өчләтә көч куеп эшләргә кирәк була, әлбәттә.

    Гаффар Хәбибрахманов туган авылына 1950 елны кайта, 1951 елда Лубянга китә. Башлаган эшне тәмамларга кирәк бит инде: Лубян урман хуҗалыгы техникумына яңадан өченче курска укырга кереп, шуны тәмамлый. Шул чакларда гаилә дә кора. Чаллыга алар гаиләсе белән 1966 елны күченәләр. Гаффар әфәнде пенсиягә чыкканчы "Горзеленхоз" директоры булып эшли. Тормыш иптәше Гөлчәчәк әби белән ике бала - бер ул, бер кыз үстерәләр. Бүген оныклары-оныкчыклары барысы бергә 11гә җыелалар.

    Барлык туганнары җыелышып кайткан вакытлары күңелле. Оныклары, оныкчыклары бабаларын бик хөрмәт итә. Бабаларының ил тынычлыгы, үз киләчәкләре өчен нинди зур өлеш керткәнен бик яхшы аңлыйлар. Гаффар бабай кебекләр илебездә миллионнар белән исәпләнә. Сугыш кырында ятып калганнары, кайтып яшәп арабыздан киткәннәре, исән-иминнәре... Исәннәре алдында гына түгел, барысы алдында да баш иябез. Рәхмәтебез чиксез сезгә.

    Райнур Әгъләметдинов

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: