Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • Баш миендә яман шеш – табиб искәртә!

    Соңгы вакытта баш миендәге яман шеш турында табиблар гына түгел, бөтен җәмәгатьчелек "чаң кага" дисәк, ялгыш булмас. Әле яшәргә дә яшәргә тиеш булган яшь, чибәр эстрада йолдызы Җанна Фрискеның үлеме күпләрне, аяз көндә яшен суккандай, шомланып-куркып калырга мәҗбүр итте. Аның гомерен югары технологияле чит ил клиникаларында да саклап кала алмадылар....

    Соңгы вакытта баш миендәге яман шеш турында табиблар гына түгел, бөтен җәмәгатьчелек "чаң кага" дисәк, ялгыш булмас. Әле яшәргә дә яшәргә тиеш булган яшь, чибәр эстрада йолдызы Җанна Фрискеның үлеме күпләрне, аяз көндә яшен суккандай, шомланып-куркып калырга мәҗбүр итте. Аның гомерен югары технологияле чит ил клиникаларында да саклап кала алмадылар. Инде менә тагын хәвефле хәбәр: данлыклы опера җырчысы Дмитрий Хворостовскийга да "баш миендә яман шеш" диагнозы куелган. Ничек итеп "кара" исемлеккә эләкмәскә? Гомумән, әлеге куркыныч авырудан үзеңне һәм якыннарыңны саклап калу мөмкинме? Бу нисбәттән, Бурденко исемендәге фәнни-тикшеренү институты радиохирургы Сергей Ильяловның киңәш-искәртүләре аеруча игътибарга лаек.

    "Баш миендәге яман шеш - иң мәкерле һәм ахыргача өйрәнелмәгән авыруларның берсе. Чөнки аны, башка яман шешләрдән аермалы буларак, кан анализы аша ачыклап булмый. Химия терапиясе белән дәвалауга бирелми. Тагын бер мөһим фактор - аңа башка органнар метастаза бирсә дә, ул үзе метастаза бирми. Бүгенге көндә дөньяви медицина галимнәре тарафыннан баш миендәге шешләрнең 146 төре ачыкланды. Иң зур күрсәткеч аның башлангыч стадиядә ачыклана торганнарына, ягъни глиомалар, менингиомаларга туры килә. Әлеге шешләр зарарсыз да, яман да булырга мөмкин. Ләкин төп онкологик авыруның метастазалары булган икенчел шешләр күбрәк очрый. Бигрәк тә еш үпкә, тире, күкрәк бизләрендә һәм туры эчәктәге шешләр баш миенә метастаза бирә. Әлеге күзәнәкләр кан юллары аша баш миенә эләгә. Иң аянычы, андый метастазаларны ачыклау бик катлаулы.

    Ни кызганыч, күпләребез аяусыз үлем якыннарыбызны тартып алгач кына үз сәламәтлеге турында кайгырта башлый. Беренчел симптомнар (иртәләрен баш авырту, күңел болгану һ.б.) искәртүгә карамастан, табибка баруны кичектерәбез. Организмда башланган вак-төяк "төзексезлекләр" үз вакыты белән үтәр кебек тоела. Инде авыртуга түзеп булмый башлагач кына хастаханә юлын таптый башлыйбыз. Күп очракларда авыру табибтан узган була. Ә бит башлангыч чорында яман шеш тулысынча дәвалауга бирелә. Әнә шул "алтын" вакытны үткәреп җибәрмәскә иде!

    Чыннан да, ничек итеп соңга калмаска? Баш миендә яман шеш башланганын сиздерүче симптомнарга килгәндә, баш авыртуның сәбәпләре башка авырудан да булырга мөмкин бит. Әйтик, кан басымы күтәрелгәндә, баш "чыңлау" аңыңны җуяр дәрәҗәгә җиткерә!

    "Сүз дә юк, симптомнар бик охшаш. Ләкин баш миендә яман шеш белән бәйле авыртудан аермалы буларак, әйтик, кан басымы күтәрелгәндә, тиешле препаратлар эчә башлауга, баш авыртудан туктый. Ә менә яман шеш үскәндә, авырту көннән-көн көчәя генә бара. Күпләр авыртуны баса торган дарулар эчеп, үзен-үзе тынычландырырга тырыша. Ләкин тора-бара баш авыртуга күңел болгану өстәлә, укшыта. Яман шеш бик тиз үсүе белән мәкерле дә. Авыру күзәнәкләр бик тиз арада баш миенең функцияләр өчен җавап бирүче өлешләрен зарарлый. Пациентның аң-фикерләү дәрәҗәсе, сөйләме начарая, ис тоемлау үзлеге югала, күз күреме зәгыйфьләнә, аяк-кулларында хәлсезлек барлыкка килә. Боларга эпилептик өянәкләр кушыла. Болары инде авыруның соңгы стадияләрендә күзәтелә. Шуңа күрә санап үтелгән симптомнарның берсе генә булса да борчый икән, кичекмәстән, неврологка яки нейрохирургка мөрәҗәгать итегез. Табиб, беренче эш итеп, пациентка спиральле-компьютерлы (СКТ) яки магнитлы-резонанслы томография (МРТ) үтәргә тәкъдим итә. Нигездә, яман шеш хирургия юлы белән кисеп алына һәм авыру кискенләшкән очракларда радио терапиясе билгеләнә. Тагын бер кат искәртәсе килә: табибка мөрәҗәгать итүне кичектермәгез! Бары тик табиб кына тиешле ярдәмне күрсәтә ала.

    Әйе, бу нисбәттән уйланырга сәбәпләр җитәрлек. Ни кызганыч, әле безнең менталитет үз сәламәтлегеңне иң беренче урынга кую дәрәҗәсенә җитмәгән. Ә бит Россия сәламәтлек саклау системасында соңгы елларда зур үзгәреш бара. Бүген Россиядәге, республикадагы онкология үзәкләрендә генә түгел, үзебезнең Яр Чаллы ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсенең нейрохирургия бүлегендә яман шешкә иң катлаулы операцияләр ясала. Бүлекнең җиһазланышы да алдынгы Европа илләрендәге клиникалардан ким түгел. Гомумән, баш миендәге яман шешкә ясалган катлаулы операцияләр саны елдан-ел арта. Әйтик, безнең нейрохирурглар 2013 елда шундый 50 операция ясаса, узган ел әлеге сан 70кә җитте. Ә бөтен Россия күләмендә яман шеш авырулары ачыклану динамикасы 100 меңнәр белән исәпләнә. Халыкның сәламәтлеге шулай ук начараюга барамы, әллә сәбәп башкадамы? Профессор Сергей Ильялов бу нисбәттән 3 төп факторны атый.

    "Беренчедән, соңгы елларда хастаханәләр көчле диагностик аппаратлар белән җиһазланды. Ә бу, үз чиратында, яман шеш авыруларын башлангыч чорында ачыклау мөмкинлеген бермә-бер арттырды. Шулай ук халык акрынлап үз сәламәтлеге турында кайгырта башлады. Иң мөһиме, күпләр диспансерлаштыруның мәҗбүри тикшерелү түгел, ә үз организмындагы тайпылышларны ачыклауга ярдәм итүен аңлады. Шушы тикшерүләр вакытында гына күпме пациентларга үз вакытында тиешле ярдәмне күрсәтеп өлгердек. Ләкин баш миендәге яман шешкә этәрүче икенчел сәбәпләр хакында да онытырга ярамый. Бу - елдан-ел начарая баручы экология һәм түбән сыйфатлы туклану продуктлары. Яшерен-батырын түгел, бүген кибетләрдә сатыла торган азык-төлекнең составы, нигездә көнкүреш химиясен хәтерләтә. Организмның акрынлап зарарлы матдәләр белән агулануы аның көчсезләнүенә һәм авыруларга каршы торучанлыгын киметүгә китерә. Яман шеш авыруларының артуына китергән өченче сәбәп - тормышның киеренке ритмы. Карьерага омтылу, йокы, сәламәтлек бәрабәренә барысына да өлгерергә тырышу, күбрәк акча эшләү максатында, организмны кирәгеннән артык "туздыру". Ни кызганыч, Жанна Фриске беренчел симптомны ишетергә өлгермәгән..."

    Көнкүреш химиясе дигәннән, кондитер эшләнмәләре составына инде күптән югары сыйфатлы сыер мае, хәтта маргарин да кушылмый. Техник эшләнмәләр ясаганда кулланыла торган пальма мае мулдан тутырылган тортлар, печеньелар, вафли, прәннек ашап, үзебез дә пальмага әйләнмәсәк ярый!

    "Нәселдән күчү сәбәбенә килгәндә, әлеге фактор ахыргача өйрәнелмәгән. Әйтик, кемнеңдер нәселендә баш миендә яман шеш очраклары булуга карамастан, әлеге кешенең баласына яки оныгына әлеге диагноз янамаска да мөмкин. Киресенчә, әти-әниләре сау-сәламәт булган балалар да әлеге афәткә юлыга ала. Чөнки бүгенге көнгә кадәр баш миендә яман шеш үсүгә җаваплы ген билгеле түгел. Бары тик R53 күзәнәкләренең бүленешен көйләүче ген гына ачылды. Ләкин яман шеш күзәнәкләрен бүлүче әлеге генны туктатсак, сәламәт күзәнәкләрнең бүленеше дә туктала һәм... пациент үлә. Шуңа күрә рактан дәвалый торган вакцинаны да уйлап табу әлегә мөмкин түгел."

    Бәби табуны планлаштырган әниләрне дә борчуга салды соңгы вакыйгалар. Җанна Фрискеның баш миендә яман шеш барлыкка килүне, авыруның кискенләшүен көмәнлек чоры белән бәйләүчеләр дә бар бит.

    "Сүз дә юк, бала көтү чорында хатын-кыз организмы бик күп үзгәрешләргә дучар ителә, киеренке хәлләр дә булырга мөмкин. Кайбер очракларда артык киеренкелек баш миенә авырлык китерергә һәм, нәтиҗәдә, яман шеш башлануга сәбәп булырга да мөмкин. Ләкин мондый очраклар бик сирәк. Иң мөһиме, бәби алып кайтуны планга керткәнсез икән, сәламәтлегегезне төрле яклап тикшерергә кирәк. Сәламәт хатын-кызга балага узу файдага гына.

    Операциядән баш тарту очраклары да була бит. Андый пациентларны ничек итеп инандырырга?

    "Сүз дә юк, кайберәүләр вакытында тәкъдим ителгән ярдәмнән баш тартып, үз гомерләрен үзләре өзәләр. Ниндидер күрәзәчеләргә барып, традицион булмаган дәвалау ысулларына ышанып, алтынга тиң вакытны кулларыннан ычкындыралар. Табигатьтә баш миендәге яман шештән дәвалый торган бер генә "тылсымлы" препарат та юк. Бары тик шушы өлкәдә тәҗрибәсе, гыйлеме, һөнәри осталыгы булган табиб кына авыруга тиешле ярдәмне күрсәтә ала. Иң мөһиме, дәвалану өчен кирәкле вакытны югалтмау. Үзегезне югары технологияле медицина ярдәме алудан мәхрүм итмәгез!

    Баш миендә яман шеш булган пациент бик көчле авыртуларга дучар ителә дигән сүз ни дәрәҗәдә дөреслеккә туры килә? Һәм бүгенге медицина авыруның хәлен җиңеләйтү өчен нинди дәвалау чаралары тәкъдим итә?

    "Баш мие үзе авыртмый. Чөнки ул баш сөяге эчендәге чикле куышлыкка урнашкан. Ә инде яман шеш үсә башлаган очракта, ул әлеге куышлыкны кыса башлый, һәм шул вакытта авырту башлана. Соңрак бөтенләй түзеп булмаслыкка әйләнә. Ләкин без бу очракта авыруның газапларын баса торган көчле препаратлар тәкъдим итәбез," - ди танылган радиохирург. Һәм һәрдаим сәламәт яшәү рәвеше алып барырга спорт белән шөгыльләнергә, юкка да кәефеңне бозмаска, тормышны, кешеләрне яратырга, озаклап ачу сакламаска, елмаеп яшәргә һәм, иң мөһиме, елга, кимендә, ике мәртәбә тулы медицина тикшерүе үтәргә киңәш итә.

    PS. Соңгы вакытта медицина тикшерүе үтү тулысынча түләүлегә әйләнеп бара. Ә инде бушлай үтәсең килсә, дәүләт карамагындагы хастаханәдә айлап чират көтәргә мәҗбүр буласың. Ул арада әлеге дә баягы беренчел симптом дүртенчегә күчәргә мөмкин. Яман шештән үлем очракларының артуын шуның белән дә аңлатырга була. Пенсионер яки аз керемле категориягә караган кеше түләүле тикшерүләргә каян акча тапсын! Әйтик, магнитлы-резонанслы томографиянең (МРТ) бәясе бүген 1000 (!) сумнан да ким түгел. Тулысынча тикшерү үтим дисәң, бер айлык пенсияң керә дә китә. Безнең хөрмәтле депутатларыбыз, иң беренче чиратта, әнә шул мәсьәләне хәл итсен иде. Авыру халык белән сәламәт дәүләт төзеп булмый.

    Рәзинә Насыйбуллина

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: