Башкортстан башлыгы әти булган
Кайбер мәгълүматлар буенча, Башкортстан башлыгының хатыны баласын Мәскәүдәге клиникаларның берсендә тапкан.
Бүген, 26 гыйнварда, Радия белән Каринэ Хәбировлар гаиләсендә шатлыклы вакыйга булды - аларның уллары туды. Кайбер мәгълүматлар буенча, Башкортстан башлыгының хатыны баласын Мәскәүдәге клиникаларның берсендә тапкан.
56 яшьлек Радий Хәбировның бу дүртенче баласы: беренче никахтан аның ике олы кызы бар, ә Каринэ белән алар Фәрит исемле улларын тәрбияли, аңа быел дүрт яшь тула. 38 яшьлек Каринэның шулай ук беренче никахтан улы бар, ул да Хәбировлар белән яши.
Фото newsbash.ru сайтыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев