Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Башкортстанда бал кортлары күпләп үлә башлаган

Башкортстанда бал кортларының күпләп үлүе күзәтелә. Умартачылык продукциясен җитештерүчеләр һәм эшкәртүчеләр берлеге вице-президенты Сергей Мөлеков хәбәр итүенчә, моңа вирус инфекциясе сәбәпче булуы ихтимал. "26 районның 160 умартачысыннан алынган мәгълүмат бар. Бал кортларының үлеме 80-90 процент тәшкил итә. Алтайда, Оренбур, Самар өлкәләрендә һәм Адыгейда охшаш хәл күзәтелә", дип хәбәр итте ул...

Башкортстанда бал кортларының күпләп үлүе күзәтелә. Умартачылык продукциясен җитештерүчеләр һәм эшкәртүчеләр берлеге вице-президенты Сергей Мөлеков хәбәр итүенчә, моңа вирус инфекциясе сәбәпче булуы ихтимал.

"26 районның 160 умартачысыннан алынган мәгълүмат бар. Бал кортларының үлеме 80-90 процент тәшкил итә. Алтайда, Оренбур, Самар өлкәләрендә һәм Адыгейда охшаш хәл күзәтелә", дип хәбәр итте ул Facebook сәхифәсендә.

Мөлеков сүзләренчә, Томски, Мәскәү, шулай ук Германия һәм Франция лабораторияләренә бал кортлары өлгеләрен сайлап алырга әзерләнәләр. "Өч ел элек Ставрополь өлкәсендә шундый хәл булган иде. Алар бал кортларын Европа лабораторияләрендә тикшерде һәм инфекция кузгатучыны ачыклады. Европада җитештерелгән препаратлар тәкъдим ителде. Алар барысын да дәвалый алды. Бәлки шул юлдан китәргәдер?" ди берлек вице-президенты РБК-Уфа басмасына.

Сергей Мөлеков сүзләренчә, популяцияне бер җәй эчендә тергезергә мөмкин. Әмма проблем кала, ул хөкүмәт дәрәҗәсендә хәл итүне таләп итә, ди.

Аның фикеренчә, ветеринар тикшеренүләр уздырырга, чирләрне һәм кузгатучыларны өйрәнергә, препаратлар әзерләргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X