Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Башкортстанда шагыйрә Кәүсәрия Шәфыйкова һәм язучы-сатирик Рәдиф Тимершин вафат

Башкортстанда 69 яшендә шагыйрә Кәүсәрия Шәфыйкова вафат булды. Шулай ук язучы-сатирик Рәдиф Тимершинның вафаты турында да хәбәр килеп иреште. Кәүсәрия Шәфыйкова Яңавылда 4 майда вафат булган. Бу хакта Азатлыкка Яңавыл районы хакимиятенең мәдәният бүлеге җитәкчесе Ринат Ибраһимов белдерде. Шагыйрәне 5 майда туган авылы Исәнбайда җирлиләр. Кәүсәрия Шәфыйкова 1948 елның 9...

Башкортстанда 69 яшендә шагыйрә Кәүсәрия Шәфыйкова вафат булды. Шулай ук язучы-сатирик Рәдиф Тимершинның вафаты турында да хәбәр килеп иреште.

Кәүсәрия Шәфыйкова Яңавылда 4 майда вафат булган. Бу хакта Азатлыкка Яңавыл районы хакимиятенең мәдәният бүлеге җитәкчесе Ринат Ибраһимов белдерде. Шагыйрәне 5 майда туган авылы Исәнбайда җирлиләр.

Кәүсәрия Шәфыйкова 1948 елның 9 ноябрендә Башкортстанның Яңавыл районы Исәнбай авылында туа. Яшь ярымлык чагында полиомиелит белән авырый башлый.

Ул мәктәпкә йөреп белем ала алмый, аны укытучылар өйгә килеп укырга-язарга өйрәтәләр. Беренче шигыре 1970 елда "Коммунизм таңы" дигән район газетында басылып чыга.

Башкортстанның, Татарстанның күп газет-журналларында аның шигырьләре басылды, бик күп җырлары бар. Кәүсәрия Шәфыйкова Саҗидә Сөләйманова исемендәге һәм Гали Чокрый исемендәге бүләкләр иясе.

1998 елдан Башкортстан язучылар берлеге әгъзасы иде.

Рәдиф Тимершин

Рәдиф Тимершин

Язучы-сатирик Рәдиф Тимершин 2 майда вафат булган. Бүген ул туган ягы Яңавыл районында җирләнгән.

​Рәдиф 1947 елның 1 гыйнварында туа. 1971 елдан "Һәнәк" журналында эшли башлый. Төрле елларда Башкорстан язучылар берлегендә, "Өмет" газетында, "Башкортстан" телерадиоширкәтендә эшли. 2004 елда "Кызыл таң" газетына күчә һәм 2007 елда пенсиягә ялга чыга.

Әдәбият өлкәсендә казанышлары өчен ул Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исеме алган иде. Шулай ук ул Гали Чокрый исемендәге бүләк иясе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X