Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • Башта – укы, аннан соң – ташла

    Татарстандагы шәһәрләрдә, быелдан башлап, чүпләрне төрләренә аерып җыю тәртибе кертелде. Ләкин әле бу эшкә өйрәнеп кенә киләбез.

    Казан мэры Илсур Метшин «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә мәсьәләнең гаять мөһимлеген искәртте.

    – Чүпләрне төрләренә аеру – авыр «штанга», әмма аны күтәрергә кирәк. Тагы да авыры чүпләрне төрләренә аеруга аңны үзгәртү булачак. Барыбыз да балаларыбызга, оныкларыбызга, киләчәк буыннарга мирас итеп чисталык һәм саф экология калдыру турында уйлансын иде, – диде мэр Илсур Метшин.

    Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин хәбәр иткәнчә, көнкүреш калдыкларын җыю мәйданчыклары да заманча төс ала. Казанның архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе әлеге мәйданчыкларның сигез төрле проектын эшләгән.

    – Заманча торак комплексларда, панельдан төзелгән күп катлы йортлардан торган микрорайоннарда, уртача биеклектәге типовой йортлар янында, тарихи үзәктә көнкүреш калдыкларын туплау өчен үзенчәлекле мәйданчыклар ясала. Идарәче компанияләр мондый мәйданчыкларны капиталь төзекләндерү үткәрелгән ишегалларына урнаштыра башлады инде, – диде Искәндәр Гыйниятуллин.

    Казан буенча 15 яңа мәйданчык ясалган. Мисал өчен, аларны Яңа Савин районында Әмирхан урамындагы 4А йортта, Вахитов районында Большая Красная урамындагы 65А йортта һәм Совет районында Ак. Глушко урамындагы 32нче йорт янында күрергә мөмкин.

    Башкалада, көнкүреш калдыкларын төрләренә аерып җыю өчен, ел ахырына кадәр тагын 19 мәйданчыкны файдалануга тапшыру ниятләнелә. Алар Яңа Савин районында Четаев урамы, 60, Әпсәләмов урамы, 26А, Бондаренко урамы, 20, Әпсәләмов урамы, 29 һәм 32 адресларында урын ала. Совет районында Космонавтлар урамы, 32, Кызыл Позиция урамы, 29, Даурия урамы, 21, Латыш Укчылары урамы, 33, Мир урамы, 37, Халезов урамы, 21, Себер тракты, 5, Журналистлар урамы, 5А, Зәкиев урамы, 11, Нокса авышлыгы урамы, 13нче йортлар янында урнаштырыла.

    Көнкүреш калдыкларын торбадан төшереп җибәрү (мусоропровод) тәртибеннән баш тартып, чүпне мәйданчыкта җыю алымына күченгән күп катлы йортлар ишегалларына 23 типовой мәйданчык ясала. Ел ахырына яңа үрнәктәге 57 мәйданчык барлыкка киләчәк. Казанга 1 меңнән артык яңа мәйданчык ясарга кирәк була.

    – Башкалада көнкүреш калдыкларын төрләренә аеру буенча өч станция эшли. Пыяла, пластмасса һәм башка икенчел чимал кабаттан эшкәртү предприятиеләренә озатыла. Иске җиһазлар, ишекләр агач чималы буларак, аерым җыелмый әлегә. Алар ваклатылып, полигонга озатыла. Казанлылар чүпләрне аерып җыюга җаваплы карасыннар иде. Дәрвишләр бистәсендә коммуналь оешма эшчесенең төрләренә аерылган чүпләрне кабат берләштереп, бер савытка тутырып алып китү очрагы буенча каты кисәтү булды. Чүпләрне төрләренә аерып җыюга кул селтәмик. Казанлылар үзебез дә, коммуналь оешмалар да бергәләп өйрәнәбез, – диде Искәндәр Гыйниятуллин.

    Казан әле өйрәнә, мәктәпләрдә балаларга өйрәтелә. Чүп җыю мәйданчыкларындагы пластик контейнерларга нинди чүпне ташларга кирәклеге татар һәм рус телләрендә язылган. Пластик шешәләрне кәрҗиннәргә сытып-бөтереп ташлау зарур. Болай эшләгәндә, кәрҗингә шешәләр күбрәк сыя.

    Мәскәүдә киләсе елдан көнкүреш калдыкларын төрләренә аерып җыю мәҗбүри таләп итеп куела. Мәскәүгә кунакка барганда, төрләренә аерылмаган чүпне контейнерга ташлап, штрафка эләгә күрмәгез.

     

     

    http://shahrikazan.ru/news/tema-dnya/bashta-uky-annan-so-tashla

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: