Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • “Башваткыч” серләрен чишә

    “Яңа гасыр” каналында баручы «Баш-ваткыч» бик күпләрнең зарыгып көтеп ал-ган тапшыруы. 7 еллык тарихы булуына карамастан, ул үз популярлыгын әле дә югалтмый. Мөгаен, бу үз юлыннан тай-пылмый, үз тамашачысына тугры булып эшләү нәтиҗәседер.

    “Башваткыч”ның максаты да изге. Ул телевизор караучыларны милләтебезнең үткәне, бүгенгесе, аның зыялы шәхесләре, аларның кылган изге гамәлләре белән та-ныштыра.
    Тапшырудагы уен кагыйдәләрен, би-ремнәрне, алып баручысын без инде зәң-гәр экраннардан карап беләбез. Ә менә аны эфирга әзерләү үзенчәлекләре, кыска гына итеп әйтсәк кухнясы, җиде йозак ар-тында кала бирә. Моны истә тотып, без “Башваткыч”ның режиссеры Зөлфирә Мө-хәммәдиева, редакторлары Әлфирә Мәһ-диева һәм Миләүшә Гарипова белән очра-шып әңгәмә корып алырга булдык. Алар безгә тапшыруга кагылышлы бик күп сер-ләрне ачтылар.
    – “Башваткыч” беренче тапкыр эфирга чыккач, “Поле Чудес”ның та-тарча аналогы дип тәнкыйтьләүчеләр булдымы?
    – Дөресен генә әйткәндә, күпләр аңа бераз шикләнеп карады. Беренче чиратта, аларны кыйммәтле бүләкләр һәм машина уйнату гаҗәпләндерде. Чөнки бу сирәк кү-ренеш, ул вакыт һәм татарлар өчен бигрәк тә. Ләкин “Башваткыч” тиз арада тамаша-чыларның ышанычын яулады һәм татар-ларның көтеп ала торган тапшыруларына әверелде. “Поле чудес”ның аналогы дип әйтүчеләр булмады, шулай да, беренче вакытларда, катнашучылар “Поле чудес”та менә бо-лай, “Поле Чудес”та тегеләй дип әйткәли-ләр иде, соңыннан аларның икесенең ике тапшыру икәнен аңладылар. Әйе, бәлки аз гына охшашлыклары да бардыр, ләкин бу “Башваткыч”ка индивидуаль булырга ко-мачауламый.
    – Машина дигәннән, “Башваткыч” та чыннан да автомобиль отарга мөм-кинме?
    – Әлбәттә. 7 ел эчендә барлыгы 5 ма-шина үз хуҗасын тапты. Билгеле булган-ча, безнең соңгы турда машина уйнатыла, иң күп бал җыеп, беренче урында калган катнашучыга “супер-уен” тәкъдим ителә. Уйнау-уйнамавы, билгеле инде, һәркем-нең үзеннән тора. Күпләр катнашырга баш тарта, бик авыр бирем бирәсез диләр. Без ул мәкальләрне күктән алмыйбыз, үзебез дә уйлап чыгармыйбыз. Алар барысы да Нәкый Исәнбәтнең 3 томлы мәкальләр ки-табыннан алына. Без шаяртып кына “Кре-дитка машина алып, ничә ел буе дәүләткә бурыч түләгәнче, 3 томны 3 елда өйрәнеп, машина оту күпкә кулайрак”, – дип әйтер-гә яратабыз. Гомумән, мәкальләрне укыр-га, белергә кирәк, ул бит телне баета. Бу аеруча язучыларга, журналистларга, тел белгечләренә кагыла. Ишеткәнегез бар-дыр, Хәсән Туфан мәдрәсәдә укыган ва-кытта, шәкертләр арасында кем күпме мә-каль белә дигән бәхәс киткән. Шул вакыт-та язучыбыз мәдрәсә коймасына 450 гә якын мәкаль язып чыккан. Яшьләребез шундый бөек кешеләргә тиңләшергә ты-рышсыннар иде.
    – Бик күпләрне кызыксындырадыр бу сорау, тапшыруда кемнәр катнаша ала?
    – Теләге булган һәркем дип әйтү дә ха-та булмас. Бик күпләр бары тик татар милләте вәкилләре генә дип уйлый, бу дө-рес түгел. Бездә 7 ел дәвамында 3 тапкыр чувашлар, 1 тапкыр марыйлар һәм менә күптән түгел генә удмуртлар да катнашты. Шунысы гаҗәпләндерә, алар татар телен югары дәрәҗәдә беләләр һәм шул кадәр матур, чиста итеп сөйләшәләр. Шулай ук, алар татарларның тарихына да битараф түгел, аның үткәнен һәм бүгенгесен бик яхшы беләләр, татарларга чит милләткә түгел, ә үз туганнарына караган кебек ка-рыйлар. Бу юлы тапшыруга килгән уд-муртлар белән аралашкач та, аларның бик белемле, укымышлы булуларына сокла-нып утырдык.
    Шулай ук, безнең тапшыруда күпләр зыялы, исеме, дәрәҗәсе булган кешеләр генә катнаша ала дип уйлыйлар. Бу да ял-гыш фикер. Безнең, барыннан да бигрәк, гади кешене күрсәтәсебез килә, эстрада йолдызларын болай да еш күреп торалар.
    Гади кешенең үзенә дә әлеге уенда катна-шу да, тамашачыларга да аларны зәңгәр экраннардан карап утыру кызыграк.
    – Димәк, гади сыер савучы да “Баш-ваткыч” та катнаша ала?
    – Һичшиксез. Авыл җирендә мәдәни тормыш белән яшәүче шәхесләр алар бө-тенләй башка яктан ачылалар. Җиң сызга-нып бакчада эшләп, мал-туар асрап яшә-гән кешеләрнең дә җыр-биюгә, мәдәният-кә вакытлары калуга сокланмый мөмкин түгел. Дөресен генә әйткәндә, бездә нинди генә һөнәр вәкилләре катнашмады: балык-чылар, урманчылар, умартачылар, табиб-лар һ.б. Һәм башваткычны да без шул юнәлештә төзибез, әлеге профессияне мөмкин кадәр ачарга тырышабыз.
    – Димәк, башваткычларны сез үзегез төзисез?
    – Әйе, барысын да үзебез төзибез. Бил-геле булганча, һәрбер катнашучыларга төрле темалар бирелә, шул темага бәйле рәвештә башваткыч чишелә. Әйтик, безгә Теләчедән кунаклар килгән икән, без Те-ләче җирлегенә багышланган кроссворд төзибез. Аларның үзләре, якташлары өчен дә кызыклы һәм файдалы бу.
    – Катнашучыларга алдан сораулар, һичьюгы, тема әйтеләме?
    – Сораулар берсе дә әйтелми, алар ул сорауларны беренче тапкыр уен башлан-гач кына ишетәләр. Ә темаларны алдан әйтәбез. Мәсәлән, безгә Теләчеләр килә икән, без аларга “Сезнең районнан чыккан танылган шәхесләр, истәлекле урыннар, истәлекле даталар, авыл тарихы белән бәйле булачак”,- дибез. Алар үзләре ки-таплар табып, эзләнеп укыйлар, өйрәнә-ләр. Мәсәлән, башка милләт вәкилләре килсә, без күбрәк игътибарны лексик ур-таклыкка, татар теле белән аларның теллә-рендә охшашлыкларга юнәлтәбез. Дөрес-тән дә, бу бик кызык килеп чыга. Удмурт-лар белән татарларның бик күп охшаш сүзләре бар, мәсәлән, портрет аларда да сурәт.
    – Катнашучыларны ничегрәк таба-сыз? Алар сезнең махсус “иләк” аша үтәме?
    – Күп вакытта кунаклар үзләре безнең редакциягә шалтыраталар, Вконтакте, Ин-стаграм социаль челтәр аша хатлар язалар. Без аларны, үзләре гариза язган тәртиптә, чиратка куябыз. Бүгенге көндә безнең 2 еллык чират бар.
    Әйе, дөрестән дә, “иләк аша үтү” дигән әйбер бар. Без катнашырга теләүчеләр янына барабыз, кастинг үткәреп, лаеклы-ларны сайлап алабыз. Безгә сүзгә тапкыр, җыр-моңга сәләтле, шат күңелле кешеләр кирәк. – Кастингны үтә алмыйча, үпкәләп ка-лучылар да бардыр?..
    – Бардыр инде, туй үпкәсез булмый ди-ләр. Ләкин бу юлы ул үзен тиешенчә күр-сәтә алмаса, җанатар ролендә килеп, үзенә күпмедер тәҗрибә туплап, икенче юлы да катнаша ала. Мәсәлән, арчалылар үзләре-нең якташларын күреп алалар да: “Без дә катнашыйк әле?”, – диләр. Ләкин тапшы-ру саен бер район кешеләре катнашса да кызыклы булмый бит, ялыктыра башлая-чак. Шуңа кайвакыт 1 ел, кайвакыт 2 ел да көтәргә туры килә. Башваткычны үзебез төзегәч, төрлеләндереп торасы килә, һа-ман саен бер район, бер авыл турында сөйләп торгач, караучылар саны да кимер-гә мөмкин бит.
    – Төшерелгән материалның күпмесе монтажлана?
    – Һәр тапшыру үзенчәлекле, аерым гы-на статистика ясап та булмыйдыр ул. Лә-кин монтажлауга 3 көн сарыф ителә. 2 сә-гать төшерелгән тапшыруның нибары 50 минуты гына эфирга чыга.
    – Башваткычта алып баручылар алышынгач, тапшыруның рейтингы төштеме?
    – Юк, рейтинг төште дип әйтеп бул-мый. Чөнки һәр алып баручының үз тама-шачысы бар. Бәлки Җәвит Шакиров алып бармый башлагач, тапшыруны карамый башлаучылар да табылгандыр, тик Зөлфәт үзе белән бик күп тамашачыны ияртеп алып килде. Аны күпләр милли җанлы бу-луы өчен хөрмәт итәләр.

    – Башваткыч” кебек милли җанлы, татар телен үстерүгә этәргеч булучы тапшырулар күбрәк булса иде. Җылы әңгәмәгез өчен рәхмәт!

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: