Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Башың җылыда булса, менингит читтә йөрер...

Алда кышкы салкыннар. Фатирларыбыз әйбәтләп җылытылса, урамга чыкканда, яхшырак киенсәк, туңмабыз, шәт. Хәер, җылы туннарны, мехтан эшләнгән, бәйләгән баш киемнәрен күпләребез инде һава бераз салкынаюга ук кия башлады. "Башың-аягың җылыда булса, авыру читтә йөрер" дигән сүзләр бит халык теленә юкка гына кермәгән. Бу нисбәттән, карлы-буранлы кыш көннәрендә дә җилбәзәкләнеп, урамда...

Алда кышкы салкыннар. Фатирларыбыз әйбәтләп җылытылса, урамга чыкканда, яхшырак киенсәк, туңмабыз, шәт. Хәер, җылы туннарны, мехтан эшләнгән, бәйләгән баш киемнәрен күпләребез инде һава бераз салкынаюга ук кия башлады. "Башың-аягың җылыда булса, авыру читтә йөрер" дигән сүзләр бит халык теленә юкка гына кермәгән. Бу нисбәттән, карлы-буранлы кыш көннәрендә дә җилбәзәкләнеп, урамда яланбаш йөрергә яратучы яшьләрне искәртәсе килә: саулыкны бер югалткач, миллионнар түләп тә кайтарып алып булмый. Ә башка салкын тию менингит дигән йогышлы авыруга китерергә мөмкин. Шул хакта искәртә табиблар.

Менингит ул - һава аша күчә торган йогышлы авыру. Куркыныч вирус, нигездә, сөйләшкәндә, йөткергән-төчкергән чакта, авыру белән үбешкән очракта күчә. Кагыйдә буларак, менингитның иң күп таралуы кышкы, язгы һәм көзге айларга туры килә.

Иң аянычы, әлеге вируска нәниләр бик тиз бирешә. Сәламәт балага авыру бакчада бергә уйнаган, көне буе контактта булган балалардан гына түгел, организмнарында вирус йөрткән әти-әниләреннән, дуслар-туганнардан да күчәргә мөмкин.

2014 елның 10 аенда гына Татарстанда менингикокк вирусы белән зарарлануның 11 очрагы теркәлде. Бәхеткә, Чаллы бу исемлектә юк. Ләкин бу тынычлану өчен сылтама түгел. Әлеге мәсьәлә шәһәребез табибларының һәрдаим контролендә. Авыруны булдырмауның иң ышанычлы һәм сыналган чарасы буларак, медицина галимнәре менингитка каршы вакцинация тәкъдим итә. Һәм моңа өстәп, башыгызны җылыда йөртегез, балаларыгызны да шуңа инандырыгыз, дип кисәтә. Чөнки баш туңган очракта, иммунитет бермә-бер кими, организм көчсезләнә. Әйтик, борынның лайлалы тышчасына эләккән вируска каршы тора алмый башлый. Ә менингит шуның белән куркыныч та: аның күзәнәкләре яшен тизлеге белән бөтен тәнгә тарала, нерв системасын, баш миен зарарлый. Авыруның беренче симптомнары билгеле булу белән дәвалауга керешмәсәң, пациентның гомерен саклап калу да кыл өстендә булачак, дип ассызыклый табиблар.

Бу нисбәттән, карлы-буранлы кыш көннәрендә дә җилбәзәкләнеп, урамда яланбаш йөрергә яратучы яшүсмерләрне кабаттан кисәтәсе килә: саулыкны бер югалткач, миллионнар түләп тә кайтарып алып булмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X