Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Басков хәмерсез өйләнә!

Тиздән танылган җырчы Николай Басков белән "Мисс России - 2003" титулы иясе Виктория Лопырева чәчләрен чәчкә бәйләячәк. Николай Викторияга тәкъдимне Грозный шәһәрендә ясаган. Алар анда "Ахмат" футбол клубының быелгы беренче уенына багышланган тантанага чакырылган булган.

"Алтын тенор"ның күз яшьләрен чыгарырлык итеп тәкъдим ясавы видеога төшерелеп, интернетка куелган да инде. Җырчы тәкъдимен Чечня президенты алдында җиткерә: "Хөрмәтле Рамзан Әхмәт улы, мин Сездән туебызда шаһит булуыгызны үтенәм. Викторияга өйләнәсем килә. Мин бу кызны күптән беләм һәм бик яратам. Аны дөньядагы иң бәхетле кеше итәргә телим. Йөрәгем тулысы белән аныкы, уемда башка бер хатын-кыз да юк".

Рамзан Кадыйров туйны Чечняда үткәрергә тәкъдим итә һәм "Бездә өйләнергә ярый, аерылырга ярамый", дип өсти. Шуны да онытмаска кирәк: Чечняда алкоголь куллану да тыелган. Шуңа күрә йолдызлы парның туе хәмерсез узачак. Ә Басков моңа каршы түгел, чөнки ул үзе хәмер эчми. Бөтенләй!

http://kiziltan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев