Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бәби-боксларга бомба да салып китәргә мөмкиннәр

Чаллыда сынау проекты кысаларында урнаштырылган "бәби-бокс"ларга бала калдырып китү очраклары булмаган. Бәби-бокслардан террорчылык куркынычы янарга мөмкин. Бу хакта Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының балаларга медицина ярдәме һәм бала тудыруга ярдәм хезмәте департаменты директоры урынбасары Олег Филиппов хәбәр итте, дип яза "Интерфакс" агентлыгы. "Бәби-бокслар - сертификациясе булмаган җайланмалар, аларның куркынычсызлыгы расланмаган. Икенчедән,...

Чаллыда сынау проекты кысаларында урнаштырылган "бәби-бокс"ларга бала калдырып китү очраклары булмаган.

Бәби-бокслардан террорчылык куркынычы янарга мөмкин. Бу хакта Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының балаларга медицина ярдәме һәм бала тудыруга ярдәм хезмәте департаменты директоры урынбасары Олег Филиппов хәбәр итте, дип яза "Интерфакс" агентлыгы.

"Бәби-бокслар - сертификациясе булмаган җайланмалар, аларның куркынычсызлыгы расланмаган. Икенчедән, анонимлык, вазгыятьне күзәтеп булмау террорчылык проблемалары ихтималлыгын арттыру", - дигән Филиппов Дәүләт Думасында узган "түгәрәк өстәл"дә. Ул моның шактый җитди проблема булуын, балаларга куркыныч янавын билгеләп узган.

Дәүләт Думасына төрле вакытларда ике закон проекты кертелгән. Беренчесе - бәби-бокслар куюны регламентлау турындагысы 2015 елның августында сенатор Константин Добрынин тарафыннан тәкъдим ителгән. Ә шуңа капма-каршысын сенатор Елена Мизулина әзерләгән.

10 октябрьдә Россия Федерациясе Хөкүмәте Мизулинаның бәби-боксларны тыю турында закон проектын ахыргача эшләп бетерү яклы чыккан. Дәүләт Думасына кертелгән бу инициатива беренче укылыш алдыннан ахырга кадәр эшләнеп бетүгә мохтаҗ.

Россия җәмгыятендә бәби-бокслар яклы тарафдарлар да, каршы булучылары да бар. Алар "кирәк" дигән сүзгә дәлил итеп, мондый җайланмалар аналарның яңа туган сабыйларын үтерү очракларын киметәчәген әйтә. Моңа каршы килүчеләр бу рәвешле проблема хәл ителмәячәк, ә менә балалар белән сәүдә итү һәм нарасыйлардан баш тарту саны кисәк артачак, дип саный.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы бүгенге көндә баласыннан баш тартуын җәмгыятькә фаш итмичә генә калдырып китәргә теләгән аналар өчен мондый җайланмаларның Россия законы, Бала хокуклары турында БМО конвенциясе тарафыннан кертелмәгәнен дә, тыелмаганын да билгеләп уза.

"Татарстанда сынау проекты кысаларында, Чаллының Кама балалар медицина үзәге базасында яңа туган балаларны аноним рәвештә калдырып китү өчен "бәби-бокс"лар куелды. Проект гамәлгә ашырыла башлаганннан алып, "бәби-бокс"ларда бала калдырып китүнең бер очрагы да теркәлмәде. Сынау проектының нәтиҗәлелегенә бу ел йомгаклары буенча бәя биреләчәк. Гамәлдәге законга үзгәрешләр кертелә калса, республика территориясендә "бәби-бокс"лардан файдалану мәсьәләсе яңадан каралачак", - дип хәбәр иттеләр

http://tatar-inform.tatar/news/2016/12/01/130617/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X