Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бәби-боксларны тыю турындагы канун проекты эшләп бетерү өчен кире кайтарылган

Дәүләт Думасының гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләсе буенча комитеты бәби-боксларны тыю турындагы канун проектын кире борды. Бу проектның авторы - сенатор Елена Мизулина. Проектны эшләп бетерергә кирәк, чөнки автор кайбер кагыйдәләрне искә алмаган, дип белдергәннәр комитетта. "Российская газета" язганча, Мизулина бәби-боксларны бетерү фикерен беренче тапкыр гына тәкъдим итми. Узган елда...

Дәүләт Думасының гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләсе буенча комитеты бәби-боксларны тыю турындагы канун проектын кире борды. Бу проектның авторы - сенатор Елена Мизулина. Проектны эшләп бетерергә кирәк, чөнки автор кайбер кагыйдәләрне искә алмаган, дип белдергәннәр комитетта.

"Российская газета" язганча, Мизулина бәби-боксларны бетерү фикерен беренче тапкыр гына тәкъдим итми. Узган елда да ул канун проектын үткәрергә тырышты, әмма ул июль ахырында кире борылды.

Сенатор бәби-бокслар булдырган һәм аларга реклама ясаган юридик затларга штраф салырга тәкъдим итә. Аның күләме 5 миллион сумга кадәр булырга тиеш, дип саный ул. Мизулина аңлатма язуында, Германия тикшеренүләренә сылтама ясап, мондый бәби-бокслар аналар тарафыннан балаларын үтерү санына йогынты ясамый, дип җиткерә.

Россиядә 2011-2015 еллар аралыгында сабыйларны калдыру өчен мондый урыннар 13 төбәктә булдырылган. Автор хәбәр иткәнчә, нибары шуларның икесен генә прокуратура канунга туры килә дип таба.

http://tatar-inform.tatar/news/2017/09/21/148752/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев