БДИ башланды
21 апрельдән Россиядә БДИны вакытыннан алда тапшыру чоры башланды. Ул 8 майга кадәр дәвам итәчәк. БДИның төп дулкыны исә 26 майдан 11 июньгә кадәр билгеләнгән. Рособрнадзор идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, быел барлыгы 943 укучы имтиханны алдан тапшырырга теләк белдергән. Узган ел исә сынауны вакытыннан алдан узып куярга теләүчеләр саны ике...
21 апрельдән Россиядә БДИны вакытыннан алда тапшыру чоры башланды. Ул 8 майга кадәр дәвам итәчәк. БДИның төп дулкыны исә 26 майдан 11 июньгә кадәр билгеләнгән. Рособрнадзор идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, быел барлыгы 943 укучы имтиханны алдан тапшырырга теләк белдергән. Узган ел исә сынауны вакытыннан алдан узып куярга теләүчеләр саны ике тапкыр күбрәк булган.
Кичә чыгарылыш сыйныф укучылары, иң беренчеләрдән булып, рус теле буенча БДИ тапшырды. 24 апрельдә исә - чит телләр, география, химия һәм тарих, 28 апрельдә - математика, 5 майда - информатика, биология, җәмгыять белеме, рус әдәбияты һәм физика фәннәре буенча имтихан билгеләнгән. Әлеге имтиханнарны тиешле вакытта тапшыра алмаган укучылар БДИны 8 май - резерв көнендә бирә алачак.
Узган елгы БДИ чоры имтихан биремнәренең берничә көн алдан интернет челтәренә урнаштырылуы белән истә калды. Дагыстан Республикасында шәһәр мәктәпләрендә укыган чыгарылыш сыйныф укучыларының күпләп авыл мәктәпләренә күченүе дә күзәтелде. Укучылар бу адымнарының төп сәбәбен авыл мәктәпләрендә имтихан тапшырганда контрольнең артык көчле булмавы белән аңлатты. Быел әнә шундый рухтагы тәртип бозулар да Рособрнадзор идарәсенең күз уңында булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев