Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бөек композиторга багышлап

Нәҗип Җиһанов профессиональ татар музыкасын үстерүгә үз өлешен керткән композиторларның берсе. 2016 елның 15 гыйнварында композиторның тууына 105 ел тулды. Шул уңайдан 12нче татар китапханәсендә аңа багышланган чара узды. Татар халкы тарихында, тормышында булып узган вакыйгалар беренче тапкыр Нәҗип Җиһановның опера әсәрләрендә тасвирлана. 1939 елның 17 июнендә Казанда Татар дәүләт...

Нәҗип Җиһанов профессиональ татар музыкасын үстерүгә үз өлешен керткән композиторларның берсе. 2016 елның 15 гыйнварында композиторның тууына 105 ел тулды. Шул уңайдан 12нче татар китапханәсендә аңа багышланган чара узды.

Татар халкы тарихында, тормышында булып узган вакыйгалар беренче тапкыр Нәҗип Җиһановның опера әсәрләрендә тасвирлана. 1939 елның 17 июнендә Казанда Татар дәүләт опера һәм балет театры композиторның "Качкын" операсы премьерасы белән ачыла. Н.Җиһановның 1940-1950 еллардагы иҗаты күп яклары белән уңышлы. Бу чорда композитор биш төп әсәрен - "Алтынчәч" (Җәлил либреттосы, 1948 елда СССРның Дәүләт бүләгенә ия була), "Түләк", "Илдар", "Шагыйрь", "Җәлил" операларын яза.

Нәҗип Җиһанов композитор-симфонист буларак та таныла. Ул барлыгы 17 симфония яза. Алар арасыннан "Сабантуй" симфониясе 1970 елда СССРның Дәүләт бүләгенә лаек була, киң танылу ала. Ул 28 яшеннән Татарстан композиторлар берлеге рәисе, 34 яшендә консерватория ректоры, Казан консерваториясе бүген хаклы рәвештә Нәҗип ага Җиһанов исемен йөртә.

Композиторның гомере дә эш вакытында өзелә. 1988 елда Уфада татар сәнгате декадасы көннәрендә аның "Җәлил" операсы гаять зур соклану белән кабул ителә. Авторны 13 мәртәбә сәхнәгә чакыралар. Нәтиҗәдә, дулкынланган композиторның йөрәге бу шатлыкны күтәрә алмый.

Безнең китапханә инде күп еллар 54нче гимназия белән хезмәттәшлек итә. Мәктәп укытучылары үзләренең талантлы укучылары белән күп чараларда актив катнашалар, чыгышлар ясыйлар. Нәҗип Җиһановка багышланган "Шәрыкъның мәшһүр композиторы" исемле кичә-портретта гимназиянең 9нчы сыйныф укучылары катнашты. Алар композиторның тормыш юлы, иҗатка килүе, аның милләтебезне халыкара танытуга булышлык иткән опералары, симфонияләре белән таныштылар. Нәҗип Җиһановның сугыш көннәрендә куелган бу әсәрләре халык кайгысы белән тәңгәл килә, бик актуаль яңгырый. Композиторның данлыклы "Алтынчәч", "Түләк", "Качкын", "Җәлил" операларында халыкның басып алучыларга каршы көрәшен, кайгысын, борчылуын, азатлыкка омтылуын бөтен тирәнлеге белән ачып бирүен тоясың. Опера сәнгатендә бик күп драматик образлар тудырган композиторыбыз оркестрның төрле сурәтләргә бай мөмкинлекләрен оста тотып ала белгән. Аның арияләрен тыңлаганда без моңа тагын бер кат ышандык.

Кичәдә файдаланылган эчтәлекле электрон презентация аша укучылар Нәҗип Җиһановның хезмәттәшләре, аның гаиләсе, балалары турында күп мәгълүмат алдылар. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фатыйма Абзалова композиторның хезмәтләрен бәяләп бирелгән мактаулы исемнәре, Казандагы музей-фатиры турында чыгыш ясады. Укучылар бүгенге көндә татар операсында иң популяр партияләрне башкаручы талантлы артистлар турында да кызыксынып тыңладылар, сораулар бирделәр.

Энҗе ХӨСНЕТДИНОВА,

12нче китапханә хезмәткәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев