Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Белгеч чупакабрага карата "Шәһри Чаллы"га аңлатма бирде - ВИДЕО

Бу көннәрдә социаль челтәрләрдә Башкортостанның Бүздәк районында чупакабра тотканнар дигән хәбәр таралды.

Авыл җирлегендә әлеге хайванны тоткан видео да урнаштырганнар иде. Анда яшелчә бакчасында эт бер хайван тирәсендә каты өреп, әйләнгәләп йөри. Аннары видеода бер ир-атның злеге хайванны сәнәк белән тотып алып киткәне күренә. Кечерәк эт размерындагы хайванның йоны юк, тиресе аксыл төстә, ул бик ябык, һәм карлыккан тавыш чыгара.

Әлеге күренешкә ачыклык кертү йөзеннән "Шәһри Чаллы" журналисты биолог, Чаллының 4нче балалар экология-биология үзәге директоры Владимир Товма белән хәбәрләште.

Белгеч әйтүенчә, кеше күп яши торган урыннарда - Татарстан, Башкортстанда галимнәр өчен яңа булган, тикшерелмәгән хайваннар булу ихтималы юк. Себер яки джунглида гына бүгенге көндә ачышка тап булу мөмкин.

Видеодагы хайванның төренә килгәндә, бу - эт яки песи түгел, дип кистереп әйтергә була. Владимир Иванович фикеренчә, бу - авыру төлке булырга мөмкин. Кайбер авырулар вакытында, әйтик,  йон кимерүче талпаннар ияләшкәндә, хайванның йоны коела, организмы хәлсезләнә, азык табу авырлаша. Йонсыз хайванның физиологиясе дә үзгәрә - аның хәрәкәтләре сүлпәнәя (видеода аның эт белән кеше якынайганда да качмавы күренә), тавышы да карлыгырга мөмкин. Тимрәү (лишай) авыруы нәтиҗәсендә дә хайваннар шундый хәлгә төшәргә мөмкин.

Биолог мондый хайваннарның тешләве дә, ул тешләгән кошларның ите дә кеше өчен куркыныч булуын  әйтеп үтте. Чөнки хәлсезләнгән организмда бер инфекциягә икенчесе өстәлергә мөмкин.

Халыкта "чупакабра тавыкларны өзгәләми, бары канын эчә" дигән сүзләр йөри. Моңа карата Владимир Иванович болай дип җавап бирде: "Әгәр ниндидер ерткычтан соң кетәклек тулы буылган тавык кала икән, бу, хорек булырга тиеш. Аның ау инстинкты шундый. Эт яки төлке корбанын ерткалый, бер-ике кошны гына  "авыз итә" , ә хорек туктамый. Ул корбанынның муенына тешләрен батыра, тик моны бик "пөхтә" эшли, шуңа кан эчелгән, дигән фикер туарга мөмкин.  Аннары кетәклеккә керү өчен аңа әллә ни зур тишек тә кирәк түгел. Хорек, гадәттә кич белән караңгы төшкәч яки төнлә ауга чыга.

Чупакабрага килгәндә, белгеч фикеренчә, ышандырып әйтү өчен әлеге хайванны галимнәр тикшерергә тиеш.

Сәрия Гарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев