Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Белгеч киңәше

Яхшы музыка сихәтләндерә Приморье өлкәсендәге хатын-кызлар консультациясендә һәрвакыт искиткеч матур талгын музыка уйнап тора. Ул табиб янына керергә әзерләнгән пациентларны тынычландыра, күңелләренә өмет, ышаныч өсти дигән фикердә бирегә йөрүчеләр. Бигрәк тә авырлы хатын-кызларга ошый мондый музыкаль шифаханә. Хикмәтле массаж Сабыйны йокларга яткыру еш кына зур проблемага әйләнә. Ә сез аны...

Яхшы музыка сихәтләндерә

Приморье өлкәсендәге хатын-кызлар консультациясендә һәрвакыт искиткеч матур талгын музыка уйнап тора. Ул табиб янына керергә әзерләнгән пациентларны тынычландыра, күңелләренә өмет, ышаныч өсти дигән фикердә бирегә йөрүчеләр. Бигрәк тә авырлы хатын-кызларга ошый мондый музыкаль шифаханә.

Хикмәтле массаж

Сабыйны йокларга яткыру еш кына зур проблемага әйләнә. Ә сез аны кочагыгызга алып тынычландырганнан соң, колак яфракларын акрын гына сыйпап, җиңелчә генә массаж ясагыз. Ничек изрәп йоклап киткәнен сизми дә калырсыз!

Шулай җайлы...

Нәниләр уенчыкны бау белән тартып йөрергә ярата. Ләкин еш кына ул баланың кулыннан шуып төшә. Ә менә бауны җилем браслет яки түгәрәк боҗрага беркетсәң, ул тотарга да җайлы, балага яраткан уенчыгын тартып бару да күңеллерәк.

Йогырт файда түгел

Майсызландырылган сөт продуктлары гына тазаруга йөз тоткан сабый организмына тәэсир итә алмый, диләр белгечләр. Майсыз сөт, йогырт, кефир белән тукланучы баланың авырлыгы, кагыйдә буларак, гадәти сөт ризыклары кулланучы яшьтәшенекеннән 5%ка күбрәк була. Эш шунда ки, майсызландырылган сөт продуктлары тую хисен тәэмин итми. Шуңа күрә бала җитмәгән калорияләрне башка ризыклардан, нигездә, татлы тәм-томнан ала.

Газлы су ...тазарта

Газлы эчемлекләр сабыйның йокы режимы бозылуга һәм энурез башлануга китерә. Чөнки алар составында организмга дәрт өстәүче һәм сидекне кудыручы кофеин (!) бар. Моннан тыш, газлы су зур калориягә ия. Шуңа күрә даими рәвештә шундый эчемлекләр кулланган балалар һәм яшүсмерләрнең кинәттән генә тазарып китү очраклары бик күп. Газлы эчемлекләр шулай ук тешләрнең бозылуына һәм авыз куышлыгында төрле ялкынсынулар башлануга сәбәп булырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев