Шəhри Чаллы

Бер агачның тамыры без

Шәһәр башкарма комитеты шул исемдәге бик матур фестиваль уздырды. Мәгълүм булганча Чаллыда 80нән артык милләт вәкиле дус һәм тату яши. "Чишмә" халыклар дуслыгы йортында милли җәмгыятьләр үзләренең гореф-гадәтләре, мәдәниятләре белән шөгыльләнәләр. Ел саен концертлар залында халыкны үзләренең иҗатлар белән таныштырлар. Моннан тыш, төрле фестивальләр, күргәзмәләр дә оештыралар. Алар арасында фин-угыр...

Быел әлеге фестиваль яңа форматта зур уңыш белән үтте. Һава торышы салкынча булуына карамастан, Орган залы янына 600дән артык кеше җыелды. Фестиваль башланганчы ук шәһәрдәшләребез Тукай районы һәм Чаллы предприятиеләрендә җитшетерелгән пилмән, мантый, хенкали кебек ризыкларны татып карадылар. "Пилмән ашап карадым, тәмле, авыл хуҗалыгы ярминкәсеннән кайтышлый сатып алам, калса..." - ди картиналар галереясы хезмәткәре Әлфинур ханым. Пилмән ясаучы предприятиеләр янына чират шактый җыелды: берәүләр пилмән ашады, икенчеләр коймак белән чәй эчте. Бар кешегә уңайлы шартлар тудырылган иде. Фестиваләгә килүчеләр гамәли-кулланма сәнгать әсәрләре күргәзмәсен карап кына калмадылар, сувенирларны сатып та алдылар.

Удмурт, марий, мордва халыкларының музыкаль һәм бию коллективларының чыгышы күпләрнең күңеленә хуш килде. Фестиваль кунакларын данлыклы "Буран әбиләре" ансамабле сәламләде.

Тамашачыларга да, иҗат коллектиларына да фестивальнең яңа форматы бик ошады. Халык иҗат коллективларына кушылып биеде, җырлады. "Фестиваль бик яхшы, масштаблы итеп оештырылган. Тамашачы иҗатыбызны, фин-угыр халкының мәдәниятие белән таныша ала", - ди "Дзярдон" анасамбле җитәкчесе Наталья Зәйдуллина.

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова: "Фестиваль киләсе елда тагын да зурлап һәм елның җылырак вакытында үткәреләчәк. Киләчәктә балалар өчен пилмән ясау буенча мастер-класс оештырылачак", - диде.

Фестиваль җыр, бию белән генә чикләнмәде. Әйткәнемчә, бирегә килүчләр пилмән ашап, аннары үзләренә ошаганын сатып та алдылар. Ярты килограмм пилмән бәясе 50-200сум. Фестиваль ахырында 10 килограмм пилмән уйнатылды.

Фестивальдә "Буран әбиләре"нең чыгышы нур өстенә нур булды. Заманында популярлык казанган әлеге төркем чыгышын 2012 елда "Евровидение"дә башкараган "Party For Everybody" җыры белән башлап җибәрде. Аларның һәр чыгышын Чаллы халкы алкышларга күмде. Әбиләрнең берсе шушы көннәрдә 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә икән. Оештыручылар аңа пилмән бүләк иттеләр. Буран әбиләре хәзер гастрольләргә еш йөрмиләр. Әмма заманында шоу-бизнесны гөрләтүләре белән үзләрен бик бәхетле хис итәләр. Алар концертлар вакытында шактый акча җыеп, үз авылларында чиркәү төзеткәннәр. Бүгенге көндә йорт, бакча эшләре белән шөгыльләнәләр. Бәйлиләр, чигәләр, удмурт халкының табани һәм перепеч дигән милли ризыкларын пешерәләр икән. Концертта Башкорстан, Удмуртия, Татарстанның төрле шәһәрләреннән иҗат коллективлары катнашты. Алар үз милләтләренең традицияләрен, йолаларын, уеннарын, җыр-биюләрен күрсәттеләр. Тамашаны карарга килүчеләр аларга кушылды. "Бу чын мәгънәсендә халыклар дуслыгы бәйрәме. Барлык чыгышларны рәхәтләнеп карадым. Халык иҗат иткән җырлар, гамәтли-сәнгать әйберләре күңелгә якын, матур. Алардан күзгә күренми торган рәхәтлек бөркелә. Мин үзем чуаш, ирем татар. Ике милләтнең дә традицияләрен хөрмәт итеп, аңлашып яшибез. Бирегә килеп туганнарым белән рәхәтләнеп ял иттем. Рәхмәт, чын халык бәйрәмен оештыручыларга. Чаллыда халыклар дуслыгы дип сөйләп кенә калмыйлар, манә шундый дуслык бәйрәмнәрен еш оештыралар да. Бүгенге вәзгыятьтә бу - иң зур байлык", - ди "КАМАЗ" акционерлык җәмгыяте хезмәткәре Нина Сафина.

Фестиваль барышында чәнечке белән зур пилмән ясалган плакат янында 3D-фотосессия дә оештырылды. Бәйрәмнән халык канәгать калды. Аны Европа форматында узган чара дип бәяләделәр.

Зөлфия ФОАТОВА.

Гөлсәрия ХӘЛИУЛЛИНА фотолары.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: