Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бер агачта алтмыш лимон

«Тәрәзә төбе тулы гөлләрне мәктәп, балалар бакчаларына таратып бетереп, бөтен өйне лимон басканын үзем дә сизми калдым», – ди Казанда яшәүче бакчачы Нәзимә апа Каюмова. Ул инде 4-5 ел теплицада әлеге цитрусны үстерә. Ә барысы да 30 ел элек чәй эчеп утырганда башлана...

– Нәзимә апа, ни өчен лимон үстерергә булдыгыз? Мондый идея каян килде?

– Мин хәзер пенсиядә, аңа кадәр поликлиникада шәфкать туташы булып эшләдем. Хезмәттәш хатын һәрчак чәй эчәргә лимон алып килә иде. Берсендә: «Каян аласың мондый тәмле лимонны, кабыгы да юка, хуш исле», – дип сорадым. «Әни үстерә», – дип җавап бирде. Ботагын сорап алдым. Китмәс дисәләр дә китте, минем кулым җиңел үзе. Әни кечкенә чакта ук кулың җиңел дия иде. 

– Сезне лимон үстерү серләренә берәрсе өйрәттеме? Ни дисәң дә, һәркем булдыра алмый бит аны.

– Мин үземне уңган бакчачы дип тә санамыйм. Тырышса, һәркем булдыра ала дим. Мине дә беркем өйрәтмәде, шул иптәш хатын биргән ботак җимеш бирә башлагач, тагын тамырландырып күчереп утырттым, тагын китте. Шуннан «Лимон үстерү серләре» дигән китап килеп чыкты, бу минем өчен ярдәм булды, киңәшләрен кулландым. Бөтен тәрәзә төбе лимон утыртылган чүлмәкләр белән тулгач, иремнән теплица ясавын сорадым. Гөл куярга да урын юк иде, аларны мәктәпләргә, балалар бакчаларына таратып бетердем. 

– Бүген сезгә лимон агачын сорап килүчеләр күп, ничек сата башладыгыз?

– Сатарга уйда да юк иде. Ел әйләнәсе саргая башлаганнарын җыеп торам. Без инкубаторда чебиләр үрчетәбез, шуңа кеше күп килә. Майда чүлмәктә утырган лимоннарны урамга чыгарабыз, аллея кебек тора. Лимоннары да кызыктыра. Килүчеләр сорый башлады. Башта сатмыйм ди идем, аннары бирештем, кереме дә бар, кеше сөенеп киткәч рәхәт тә.

– Кайлардан сорап киләләр?

– Якын-тирә шәһәрләрдән даими килеп торалар. Уфадан да килүчеләр булды. Берсендә агачны Мәскәүгә алып киттеләр. 60 данә лимоны үсеп утыра иде. Хәзер лимон үстерүчеләр белән аралашабыз, тәҗрибә уртаклашабыз. Актаныштан бер бакчачы белән агачлар алмаштык. Аның «Юбилейный» сорты, уңышы майонез чиләге кадәр булырга тиеш. Инде чәчәгеннән күренә, лимоннары эре булачак. 

– Лимон үстерергә теләүчеләргә нинди киңәшләр бирер идегез?

– Миннән лимон алучыга барысын да өйрәтеп җибәрәм. Телефон номерымны да бирәм, шалтыратышып торабыз. Вакытында күчереп утыртырга кирәк, махсус ашлама кертергә, корткычлардан сакларга. Элек вакыт булганда һәр агачның яфракларын губка белән сөртеп йөри идем, хәзер су гына сиптерәм, өлгереп булмый. Сөйләшергә кирәк алар белән. Һәрберсе янына килеп «Минем матуркаем» дип китәм. Әле бит ниндидер мәктәптә тәҗрибә үткәргәннәр. Ике бертөрле гөлне тәрәзә төбенә куйганнар. Кешеләр  берсе янына килеп матур сүзләр әйткән, икенчесенә килеп яман сүзләр әйткәннәр. Икенчесе корып беткән. Гөлләр, үсемлекләр барысын да аңлый кебек тоела миңа. 

– Бу хезмәт күп вакытны аламы?

– Әгәр көненә лимоннарым янына ике-өч чыгып кермәсәм, минем күңелем булмый. Иремне, улымны эшкә озатам, тавыкларны карыйм да теплицага чыгып китәм. Яфраклары саргая башласа да борчылам, чарасын күрергә ашыгам. Миннән алучылар да ризасыз булып китмәсен дим. Үсемлек аларны сөендереп торсын өчен, әлбәттә, тырышырга кирәк. Табиб булып эшләүче ирем дә, балалар да ярдәм итә, мактап тора. Әле улым мине дә лимон үстерергә өйрәт ди. Димәк, бу шөгыль дәвамлы булачак, шуңа куанам.

Гүзәл Шиһапова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев