Бер алтын, ике көмеш
Чаллы мәктәп укучыларының Көньяк Кореяга робот техникасы буенча халыкара ярышларга китүе турында хәбәр иткән идек. Кытай, Малайзия, Индонезия, Израиль, Палестина, Россия, Тайланд һәм Австралиядән барлыгы 700 дән артык бала катнашкан чарада шәһәребез егетләренең уңышлы чыгыш ясаулары да мәгълүм булды. Илдан Дәүләтшин, Асман Төхвәтуллин һәм Дамир Сабиров команда белән ясаган проектлар...
Алар Дэджонда йөк машиналары өчен автоматлаштырылган техник хезмәт күрсәтү станциясе проектын якладылар. Оештыручылар яшь галимнәрнең шундый әһәмиятле хезмәтен карап гаҗәпләнгәннәр һәм проектның дизайны өчен дә көмеш медаль биргәннәр. "Робосумо" буенча ярышларда да шәхси зачетта Асман Төхвәтуллин көмеш медаль белән бүләкләнгән. Киләчәктә "Кванториум" технопаркында робот техникасы белән шөгыльләнүче балаларга уңышлар юлдаш булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев