Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бер хатынны эт талап үтергән

Бу коточкыч хәл Уфада булган.

Тикшерү комитетында Уфада хатын-кызга эт һөҗүм итүе турында хәбәр итәләр. Тикшерү күрсәткәнчә, 48 яшьлек хатынны эт талап үтергән. Бу хәл 7 августка каршы төндә булган. Ике хатын һәм бер ир этле йортта спиртлы эчемлекләр эчкән.

Эчкәннән соң барысы да йокларга яткан. Кунаклар - бер бүлмәдә, йорт хуҗасы эте белән икенче бүлмәдә урнашкан.

Төнлә кунак фатир хуҗасы бүлмәсенә кергән, бу вакытта эт аның муенын һәм битен тешләгән. Алынган тән җәрәхәтләреннән хатын шунда ук үлгән.

Әлеге вакытта фаҗига урынында тикшерүләр бара.

 

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obchestvo/ber-khatynny-et-talap-terg-n/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев