Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • Бер моңлы җыр тыңладым...

    Яшерен-батырын түгел, соңгы елларда эстраданы, шул исәптән, үзебезнең татар эстрадасын тавышсыз җырчылар, чиле-пешле тозсыз җырлар "басты". Заман техникасының мөмкинлекләре шулкадәр киң вә көчле: ике нотаны кушып, нинди дә булса аваз чыгара алсаң - "менә дигән" җырчы ясыйлар үзеңнән! Акчаңны гына түлә! Гомумән, көн аралаш телевизор экранында пәйда булган җырчыларны хәтта...

    Яшерен-батырын түгел, соңгы елларда эстраданы, шул исәптән, үзебезнең татар эстрадасын тавышсыз җырчылар, чиле-пешле тозсыз җырлар "басты". Заман техникасының мөмкинлекләре шулкадәр киң вә көчле: ике нотаны кушып, нинди дә булса аваз чыгара алсаң - "менә дигән" җырчы ясыйлар үзеңнән! Акчаңны гына түлә! Гомумән, көн аралаш телевизор экранында пәйда булган җырчыларны хәтта истә калдыру мөмкин дә түгел. Чөнки җыр текстлары, нигездә, матур сүз тезмәсеннән тора. Көйләр электрон караокены хәтерләтә. Ә бит күңел Илһам Шакиров, Фәридә Кудашева, Зифа Басыйрова, Зөһрә Сәхәбиева кебек халык җәүһәрләренең моңын тансыклый. Әллә нигә бер сагынып барган татар концертларында йөрәк түренә үтеп керердәй җырларны тыңлыйсы килә. Ә бит бар алар - халыкның йөрәк төпкеленнән өзелгән чын җәүһәрләр.

    Исеме әле беркемгә дә таныш булмаган Резедә Алмакаеваның баянда үзе уйнап җырлаганын тыңлаганнан соң, күңелдә әнә шундый ихлас горурлык хисләре уянды. Бу җәүһәрне башкалар да күрергә, талантлы татар кызының көчле матур тавышы зур сәхнәләрдән яңгырарга тиеш бит дигән теләгемә аның авылдашлары да кушыла.

    Резедә Камил кызы Алмакаева Әлмәт районының иң зур авылларының берсендә - Елховойда туып үскән. Саҗирә апа белән Камил абыйның хезмәт сөючән гаиләсендә үскән 4 баланың ул иң өлкәне. Энеләре Фәнил, Фәнис һәм Нәфис кечкенәдән йомшак күңелле, ярдәмчел апаларының иңенә таянып, акыллы киңәшләрен тыңлап үскәннәр. Бүгенге көнгә кадәр әтисе белән әнисенең дә карап торган ышанычы, тормыш тоткасы ул.

    - Әниебез гомер буе сыер сауды, исеме алдынгылар тактасыннан төшмәде. Ә әти бөтен авылга даны таралган талантлы мал табибы иде. Алтын куллы балта остасы буларак та бөтен авылны йөзек кашы итеп тотты. Аның коеп куйгандай ясаган чаналарына, кошевкаларына заказлар бөтен районнан җыела иде. Ә кичләрен авылдагы иң күңелле йорт, мөгаен, безнеке булгандыр. Алмакаевларның "гаилә концертын" тыңларга бөтен тирә-күрше җыела торган иде. Гомумән, үземне белә-белгәннән бирле җыр-моңга уралып үстем. Әти сыздырып баянда уйный, әни аның иңнәреннән кочып, шундый матур итеп җырлый. Авылдагы бер генә туй да аларның катнашыннан башка узмады. Сабан туйларының да түрендә алар булды. Без үсә төшкәч, гаилә белән чыгыш ясый башладык. Ә баян ул безнең өйдәге иң кыйммәтле һәм иң кадерле хәзинә иде.

    Түр башында матур челтәр белән капланган бу затлы уен коралына карата тирән хөрмәтне әти кечкенәдән үк безнең күңелләргә салды. Анда уйнарга өйрәнү иң зур бәхет иде. Икенче сыйныфта укыганда мин инде баян телләренә шактый "йөгерек" баса идем. Алгы яктагы зур көзге каршына утырып уйнарга өйрәнгәнем әле дә күз алдымда. Авыр һәм биек баян артыннан үзем күренми дә идем. Өй эшләреннән бушаган кыска гына мизгелләрдә җан-фәрман килеп, баян телләрен "азаплаганымны" күреп, әтиемнең сабыйларча куануы да онытылмый. "Тырыш, кызым, булдырасың", дип хуплавын, күзләренә яшь килеп, күңеле тулганын күрү ул чакларда минем өчен иң зур мәртәбә иде. Шулай акрынлап уйнарга өйрәндем. Моңлы да, сагышлы да татар халык көйләре шул чактан ук күңелемне яулады минем. Бүген дә репертуарымда күбрәк моңлы җырларга өстенлек бирәм. Октябрьдә булачак концертымда да Чаллы тамашачысына халык җырларының иң матурларын бүләк итәргә җыенам, - диде ул елмаеп.

    Резедә - 3 бала әнисе. Өлкән улы Ленар армия сафларында хезмәт итә, уртанчысы Айнур илебез чикләрен сакларга шушы көздә китә. Төпчеге Салаватка әле 5 кенә тулып киткән. Балалары турында сөйләгәндә аның йөзләре балкып, яктырып китә. "Алар - минем иң зур бәхетем. Ышанычым да, таянычым да", - ди.

    Ә зур сәхнәгә чыгарга 40 яше тулып киткәч, балалары үсеп беткәч кенә җөрьәт иткән ул. "Бераз соңрак түгелме соң?" диюемне, күрәсең, көткәндер. "Җыр бит ул - мәңгелек. Аның яше юк. Минем иҗатым да шулай ук: әле сулышым ныклап ачылып кына килә. Иң матур җырларым әле җырланмаган. Хыялларым да берсеннән-берсе якты", - дип җавап бирде.

    Әйе, язмыш юллары шулкадәр катлаулы, бормалы. Бер сынаудан айнырга өлгермисең, сиңа тагын да авыррагын, күтәрә алмаслыгын җибәрә. Яки инде алда бернинди дә яктылык күренми, язмыш киртәләренә каршы торырлык көч, куәт тә калмады дип, тәмам төшенкелеккә бирелгән мизгелдә кинәт кенә колачлап алмаслык бәхет иңдерә. Моннан берничә ел элек Резедәнең бик якын күреп, ышанычлы дип йөргән җан дусты гаилә бәхетен урлаган. Кара елан булып араларына кергән, балалар атасының башын әйләндергән. Күзе-башы тонган ир өч улын, җиләктәй чибәр хатынын калдырып, чит гаиләгә чыгып киткән. Иң кече уллары Салаватка нибары бер яшь тулып киткән булган. Кадерле кешесенең хыянәтеннән, ахирәтенең кадерсезлегеннән бәгыре катып, хәсрәтеннән нишләргә белмичә бәргәләнгән яшь хатынны сынып-сыгылудан иң газиз кешеләре - әтисе белән әнисе саклап калган.

    Шул көннән йөрәгендәге бөтен әрнү-сагышларын җырларына, гармун моңнарына күчерә Резедә. Аны туйлар, юбилейлар үткәрергә чакыра башлыйлар. Елховой җырчысы турында "Җырлыйк әле" тапшыруын алып баручы милләтпәрвәр шәхес, гаҗәеп талант иясе Айдар Фәйзрахманов та ишетеп ала һәм үз тапшыруына чакыра. Аннан тамашачыларның мәхәббәтен яулап, беренче урынны алып кайта Резедә. Акрынлап тавышы да, тамашачы алдында үз-үзен тоту осталыгы да чарлана. Ләкин зур сәхнәгә чыгуын язмыш һаман чигереп килә аның. Инде балалар үсеп җитте, үземнең гомерлек хыялымны тормышка ашырыр вакыт җитте, дип яңа планнар корып яшәгәндә, әтисе сукырая. Үзенең дә сәламәтлеге какшаган әнисенә генә ташлый алмый ул әтисен карауны. Алай да сәхнәне бөтенләй үк ташлап бетерми ул. Закир Шаһбан һәм Азат Тимершәех төркемнәре белән, шулай ук "Ләззәт" ансамбле составында республика авылларында гастрольләргә йөри. Үҗәтләргә язмыш та мәрхәмәтле, диләр. Инде менә Резедәнең күңелен алгысытып, өметләндереп, тагын Кояш чыккан. Әтисе дә җайланып, сихәтләнеп киткәч, күпмедер вакытка өзелеп торган иҗат юлын дәвам итәргә, зур сәхнәгә чыгу хыялын тормышка ашырырга ният кылган ул. Инде гаилә бәхетенең иң соңгы тамчысы булып дөньяга килгән Салаватына да быел 5 яшь тулып киткән. Көзгә "Энергетик" мәдәният сараенда беренче иҗат концертын үткәрергә җыена Резедә Алмакаева. 8 айлап инде Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, бик күп талантларны җитәкләп зур сәхнәгә чыгарган тәҗрибәле педагог Разия Гайнуллина белән шөгыльләнә ул.

    - Бүген мин үз тавышымны үзем танымыйм. Көннән-көн әллә нинди затлы да, җылы да аһәңнәр белән байый, ачыла бара сулышым. Моңарчы үзем дә белмәгән мөмкинлекләремне ача Разия апа. Мин аңа шулкадәр рәхмәтле, - ди җырчы эчкерсез елмаеп.

    - Җыр сәнгатендә альт дип аталган бик матур һәм гаҗәеп бай төсмерле тавышка ия Резедә. Тавыш диапозоны шулкадәр көчле, мөмкинлекләре искиткеч. Аның белән шөгыльләнү үзе бер могҗиза, - ди Разия апа.

    Яңа өметләр, яңа хыяллар белән яши бүген Резедә Алмакаева. Шушы көздә Алабуга сәнгать-агарту көллиятенә дә керергә җыена ул. Уңышлар юлдаш булсын сиңа, талантлы мишәр кызы! Зур сәхнәләрдә үз урыныңны алып, үз тамашачыларыңны табып, татар эстрадасын моңлы җырларың белән баетырга насыйп булсын. Җырла әле, Резедә!

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: