Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бер танышу тудырган уйлар, яки кадерлеләребезне кадерсез итмик

"Октябрьское" сәүдә комплексындагы хәйрия бүлегендә таныштым мин Рәзилә апа белән. "Чаллыга август аенда бер кат күлмәк белән килгән идем. Шушы бүлектән әллә никадәр кием-салым алдым", - дип сөенеп сөйләп торуын ишеткәч, кызыксынып берничә сорау биргән идем. 60-65 яшьләрдәге хатын аралашырга бик җайлы кеше булып чыкты. Рәзилә апа җәйдән бирле урын...

"Октябрьское" сәүдә комплексындагы хәйрия бүлегендә таныштым мин Рәзилә апа белән. "Чаллыга август аенда бер кат күлмәк белән килгән идем. Шушы бүлектән әллә никадәр кием-салым алдым", - дип сөенеп сөйләп торуын ишеткәч, кызыксынып берничә сорау биргән идем. 60-65 яшьләрдәге хатын аралашырга бик җайлы кеше булып чыкты.

Рәзилә апа җәйдән бирле урын өстендә ятучы авыру карчыкны карап, Чаллыда яши икән.

"Хәзер бит ни генә кирәк булса да, интернетка мөрәҗәгать итәбез. Сеңлем шунда белдерү урнаштырган иде. Озак көтәсе дә булмады, Чаллыга чакырып шылтыраттылар. Әллә ризалашам, әл­лә юк дип, җиңелчә генә чыгып киткән идем, ярты ел булды. Моңарчы Башкортостанда бер әбине тәрбияләгән идем. Аны кызлары картлар йортына урнаштырдылар. Әбе­кәйне бик кыз­ган­дым, алып китеп тәрбияләргә дә риза идем, бирмәделәр. Ике кызы була торып, гомеренең соңгы көннәрен картлар йор­тында үткәрергә язган икән ана кешегә, - ди Рәзилә апа. - Ә монда ир баланың әнисенә мөнәсәбәте хәйран калырлык. Аны тәрбияләү өчен ике бүлмәле фатир алган. Бер бүлмәдә әби ята, икенчесендә мин яшим. Азык-төлекне китереп тора, ипи-сөт ише көндәлек кирәкле ри­зык­ларны үзем дә алам. Миннән алда 2-3 кеше тәрбияләп караган әбине, хуҗа кеше ошатмаган. Минем каравымнан бик канәгать үзе, түләве дә начар түгел. Дөрес, тәүлек әйләнәсе авыру кеше янәшәсендә булу арыта. Нишлисең, акчасыз да яшәп булмый бит".

Рәзилә апа тумышы белән Баш­кор­тос­таннан. Иреннән аерылгач, Урта Азия якларына китеп, өч баласын ялгыз үс­тергән. Сәмәркандта заводта мастер бу­лып эшләп, пенсиягә чыккач, туган як­лары тарткан аны. Улларының берсе - Туймазыда, икенчесе Мәләвездә төпләнгән, кечесе Әлмәттә яши. Әни кешенең әле дә балалар, балалар дип, тырмашып яшәп ятуы. "Кредит алып, олы улыма туй ясаган идем, шуны түлим. Пенсия акчасын гына җиткереп булмый бит. Мартта кредитым бетә инде", - ди.

Кредитының берсе бетсә, икенчесе бар - фатир алу өчен дә кредит түли икән Рәзилә апа. Димәк, эшлисе дә эшлисе әле. Менә шуңа да хезмәте өчен алганының тиенен дә юк-барга сарыф итмәскә тырыша икән ул. "Сәламәтлегем, Аллаһыга шөкер, әлегә зарланырлык түгел. Ярдәмемә мохтаҗ кешеләрне, үз якынымдай күреп, бер авырыксынмый тәрбиялим. Миннән канәгать булсыннар өчен бар тырышлыгымны куям. Тәҗрибәм дә шактый инде", - ди Рәзилә апа.

Үлем көтеп яткан авыруны карау физик яктан гына түгел, психологик яктан да бик авыр. Шуңа да Рәзилә апа кебек үзе теләп мондый эшкә алынучылар бик аз. Кирәк чакта табып та булмый аларны.

Әти-әнисе берьюлы авырып, хаста булгач, Удмуртиядә яшәүче туганым эшеннән китте, алай да картларын үзе генә карый алмады: берсе өйдә, икенчесе хастаханәдә иде. Караучы чакырырга ки­ңәш иттек. Киңәш бирү генә җиңел шул. Эзләп, эзләп тә таба алмады кулай ке­­ше­не. Берсе бер көн килгән дә, авырыксынып киткән, икенчесенең салгаларга яратуын сизеп, сеңлем үзе баш тарткан, өченчесе башка кешегә вәгъдә биреп өлгергән... Шактый озак эзләгәч, шәһәрдән читтә яшәүче өлкән яшьтәге бер ханым, торып карау шарты белән, килергә ризалашкан. Ләкин башта үзе авырып киткән, аннары җил чәчәге чыгып, бакчага йөри алмаган оныгын китереп куйганнар. Эшемнән ял алып, сеңлемә ярдәмгә барырга туры килде.

Чаллыда да авыру кешене өендә караучы "сиделка" табу җиңел эш тү­ге­лен беләм. Өстәмә акча эшләргә те­ләүчеләр бу эшнең кыенлыгын, җаваплылыгын аңлыйлар, шуңа да сырхау карарга аш­кынып тормыйлар. Өстәвенә, кай­чан­дыр яшьләр шәһәре булган Чаллы "картая". Акыл зәгыйфьлеге нәтиҗәсендә башкалар ярдәменә мохтаҗ 700ләп өлкән яшьтәге шәһәрдәшебез махсус медицина учреждениеләрендә исәптә то­ра, исәптә тормаганнары исә 2-3 мәртәбә күбрәк. Әлеге саннарны шәһәр телевидение­се­нең "Откровенный диалог" тапшыруында психо-неврология диспансеры баш та­би­бы Исаак Беккер китерде. "Өлкән яшь­тәге кешеләрне кем тәрбияләргә тиеш - балаларымы, әллә дәүләтме?" дигән темага сөйләшергә баш табиб үзе тәкъдим иткән. Акылы зә­гыйфьләнгән әти-әниләрен диспансерга китерүчеләр бик күп, кызганычка каршы, акылын җуйган әти-әниләрен тәрбияләргә теләмәүчеләр дә шактый икән. Хәлле генә бер шәһәрдәшебез ике атнага дип салган авыру әнисен ярты ел диспансерда тоткан. Җитмәсә, авыруны өенә китергән медицина хезмәткәрләрен мылтык бе­лән каршы алган.

Исаак Беккер сүзләренә караганда, өлкән яшьтәгеләрнең бик азы гына якты дөньядан үз акылында китә икән. Баш табиб 40-55 яшьлек шәһәрдәшләрне әти-әниләренең картаюына алдан әзерләнер­гә киңәш итте. Рухи яктан гына түгел, матди яктан да әзерлекле булу кирәклеген ассызыклады.

Дөрес, өлкән яшьтәгеләргә дәүләт ярдәмен дә инкарь итеп булмый. Медицина ярдәме кирәксә, югары функцияле үзәк, тернәкләндерү бүлекләре бар, караучы­сы булмаганнарны картлар йортларына урнаштырырга була, психик авыруларны махсус диспансерларда дәвалыйлар. Ләкин медицина учреждениеләрендә дә­­валау-тоту вакыты бар. Ә акыл зә­гыйфьлеге белән кеше еллар буе яшәргә дә мөмкин. Якыннарының рухи һәм матди әзерлеге әнә шул вакытта кирәк тә инде. Чөнки бездә андый хәлдәге кешеләр өчен махсус учреждениеләр юк. "Гаиләсендә тәрбияләү мөмкин булмаган өлкән яшь­тәгеләр өчен картлар йортлары ачкан очракта да, кешене аларда тоту кемнедер яллап өйдә каратуга караганда берничә тапкыр кыйммәткәрәк төшәчәк", - ди Исаак Беккер.

Шулай да республика җитәкчелеге өлкәннәрнең билгеле бер категориясенә ярдәм итү мөмкинлеген эзли - Татарстан депутатлары Казанда дәваланмый торган, бик авыр чирләрдән (онкологиядән тыш) җәфаланучы өлкән кешеләргә хоспис төзү турында киңәшәләр. Мондый авыруларга булышу паллиатив ярдәм дип атала. Авыру кешеләргә медицина ярдәмен анда махсус белгечләр күрсәтергә тиеш. Ләкин хосписта бөтен республикадан 200 генә авыруны тоту мөмкин булачак икән.

Әти-әнине карап-тәрбияләп, соңгы юлга озату безнең - балаларның изге бурычы. Гомерләренең ахырында игътибар һәм тәрбия җитмәвен тоймасыннар өчен, иң яхшысы аларны үз кулларың белән, күңел җылыңны биреп тәрбияләү. Кайчандыр әти-әниләребез безне кадерләгән кебек. Өлкәннәрне үз кулларың белән тәрбияләү - үзеңә дә шундый картлык әзерләү ул. Чөнки гаиләдәге мондый мөнәсәбәтләрне күргән балалар да миһербанлы, кеше­лекле булып үсә.

Ләкин кемнеңдер авыру карарга сә­ла­мәтлеге юк, кемдер эшеннән китә алмый. Ярдәмгә мохтаҗ якынын үзе тәрбияли алмаган кешегә безнең илдә әлегә бары тик бер генә юл бар - акча түләп, башка берәүнең хезмәтен файдалану. Андый хезмәтне махсус әзерлекле кешеләр башкарса, тагы да яхшырак булыр иде. Моның өчен медицина юнәлешендәге уку йортлары яки дәвалау учреждениеләре каршында түләүле махсус курслар ачарга да мөмкин.

Илгизә ЛОТФУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев