Шəhри Чаллы

“Бердәм Россия” халык мәнфәгатьләрен кайгырта

Сәяси партияләр шактый, ләкин алар арасында халык мәнфәгатьләрен кайгыртучылары сирәк диярлек. Фәкать "Бердәм Россия" партиясе генә төрле программаларны гамәлгә кертеп, халыкның көнкүрешен яхшыртырга тырыша. Бүгенге көндә "Бердәм Россия" нең Татарстан бүлегендә 30дан артык партия проекты тормышка ашырыла. Татарстан - Россиянең 23 федераль һәм 9 өстәмә төбәк проекты уңышлы эшли торган...

"Бердәм Россия"нең республика һәм шәһәр бүлеге Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов стратегиясенә кертелгән бурычларны хәл итә. Бу - халыкны социаль яклау, республикада сәламәтлек саклауны, мәгарифне, иҗтимагый институтларны үстерү, Татарстан халкының тормышын яхшырту.

Әйе, "Бердәм Россия" халыкны социаль яклауга аеруча зур игътибар бирә һәм бу өлкәне үзенең турыдан-туры җаваплылыгы итеп саный, федераль программаларны республика программалары белән ныгыта. Алар арасында "Хөрмәтле ветераныбыз", "Мәктәпкә барырга булыш", "Физкультура-сәламәтләндерү комплекслары төзелеше", "500 бассейн", "Балалар бакчалары - балаларга", "Тормыш сыйфаты - сәламәтлек", "Авыл клубы" һәм башка программалар уңышлы эшли. Аллага шөкер, бу программалар Чаллыда да максатчан тормышка ашырыла.

"Хөрмәтле ветераныбыз" программасы кысаларында 2014-2015 елларда республика сәламәтлек саклау учреждениеләрендә 38 палата ачылды, 139ы капиталь төзекләндерелде. 2015 елда проектның икенче этабы гамәлә кертелде. Ул Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен интернатларда яшәү шартларын яхшырту. Мәсәлән, Чаллының барлык сәламәтлек саклау учреждениеләрендә Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре өчен махсус бүлмәләр эшли. "Бердәм Россия" партиясе әгъзасы, шәһәр советы депутаты Ләлә Камалетдинова җитәкчелегендәге Бөек Ватан сугышы ветераннары госпиталенең эше дә хөрмәткә лаек. Әлеге коллективка рәхмәт хатлары редакциябезгә еш килә. "Бу - заманча җиһазланган сәламәтлек саклау учреждениесе хезмәткәрләре өлкәннәргә карата бик игътибарлы. Киләчәктә дә эшләре уң булсын аларның", - ди шәһәрдәшебез Гөлзадә Нургалимова.

"Мәктәпкә барырга булыш" программасы 2007 елдан бирле уңышлы эшли. Аның кысаларында социаль яклауга мохтаҗ 20 меңнән артык балага ярдәм күрсәтелгән. Әлеге программаны тормышка ашыруга Сергей Когогин җитәкчелегендәге "КАМАЗ" акционерлык җәмгыяте, Андрей Фомичев җитәкчелегендәге катыргы-кәгазь комбинаты коллективы һәм башка предприятие һәм оешмалар зур өлеш кертә.

"Физкультура-сәламәтләндерү комплекслары төзелеше" программасы буенча республикада төрле профильдәге 30 комплекс уңышлы эшли. Узган елда 25нче, 14нче мәктәпләр янында шундый биналар ачылган иде. 25нче мәктәп янындагысын төзүгә "Бердәм Россия" партиясе әгъзасы, "Кориб" фирмасы генераль директоры Олег Коробченко зур өлеш кертте. "Хәзер биредә өлкәннәр дә, балалар да буш вакытларын файдалы итеп үткәрә", - ди 3нче бистәдә яшәүче шәфкать туташы Зөһрә Мансурова. Узган атнада 4,11, 21нче мәктәпләр янында универсаль спорт мәйданчыклары эшли башлады.

"Тормыш сыйфаты - сәламәтлек" федераль проекты кысаларында республикада шундый ук программа барлыкка килде. 2015 елга кадәр 409 яңа ФАП ачылды, 1332се капиталь төзекләндерелде. Ел ахырына кадәр тагын 200ләп ФАП яңартылачак. Әлеге программа буенча Элеватор тавы бистәсендә яңа ФАП ачылды. Хәзер биредә яшәүчеләр беренче медицина ярдәмен шунда алалар.

Шунысы игътибарга лаек: "Бердәм Россия" партиясенең программалары үтәлешен җирле бүлек сәркатибы, шәһәр хакиме Наил Мәһдиев үзенең контролендә тота. Ул очрашуларда халык фикерен тыңлый, социаль-мәдәни объектлар төзегәндә аларны исәпкә алырга тырыша. Партиянең "500 бассейн" федераль кысаларында Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты базасында "Н2О" спорт комплексы ачылып уңышлы эшли. Аның төзелешенә 160 миллион сумнан артык акча тотылган. "Биредә студентлар спорт төрләре буенча бушлай шөгыльләнә. Халык өчен абонемент системасын гамәлгә керттек. Балаларга яшь үзенчәлекләрен истә тотып, махсус программалар булдырдык. Бассейныбызда 5000нән артык кеше сәламәтлеген ныгытты инде", - ди университет ректоры Фәйрүзә Мостафина. Хәзер Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән "Гренада" паркында яңа бассейн төзелә. Биредә синхрон йөзү буенча спортчылар ярышларга әзерләнәчәк. Бу яңа шәһәрдә яшәүчеләргә дә менә дигән бүләк булачак.

Республикада 2011 елдан башлап 500гә якын балалар бакчасы төзелде һәм капиталь төзекләндерелде. Бу - 41600 бала бакча белән тәэмин ителгән дигән сүз. Чаллыда да берничә яңа бакча ачылды, искеләре заманча итеп яңартылды.

Бүгенге көндә шәһәребездә, соңгы еллар тарихында беренче тапкыр, 37нче бистәдә 800 урынга исәпләнгән мәктәп төзелә. Чаллы хакиме Наил Мәһдиев әлеге төзелешне даими контрольдә тота. Ул аны яңа уку елына ачарга вәгъдә бирде. "Ишек алдыбызда бик матур мәктәп сафка баса. Төзүчеләр тырышып эшли. Алла боерса, оныгым Самир яңа уку елында биредә укыр дип өметләнәбез", - ди "НАСКО" ның Чаллы территориаль идарәсе директоры Тәнзилә Ахиярова.

"Авыл клублары" программасы буенча Чаллыбызның яңа микрорайоннарында күп функцияле үзәкләр ачылды. "Яр буе", "Мәләкәс аръягы" микрорайоннарындагы үзәкләрдә төрле чаралар, милли бәйрәмнәр үткәрелә. Аларда биредә яшәүчеләр актив катнаша. "Аллага шөкер, соңгы елларда Чаллыбыз бик матурланды. Мәдәни үзәкләрдәге чараларга барып, артистлар белән бергә үзебез дә концертларда катнашабыз. Парклар, юллар, җир асты кичүләре төзекләндерелә. Иртә белән эшкә барганда шәһәрнең матурлыгына сокланып туймыйбыз. Бәйрәмнәребез күңелле һәм матур уза. Рәхмәт җитәкчеләргә. Киләчәктә дә шулай дәвам итсеннәр. "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан, шәһәр бүлеге халык өчен эшли. Моны республикадан читкә чыккан кеше яхшы аңлый", - ди машина йөртүче Мөдәрис Ханов.

"Бердәм Россия" партиясенең Чаллы бүлеге программаларны тормышка ашыру буенча нәтиҗәле эш алып бара. Бүгенге көндә шәһәрне кышкы җылыту сезонына әзерлек эшләре дәвам итә, проспектлар, җәяүлеләр һәм велосипед юллары төзекләндерелә, чәчәкләр һәм агачлар утыртыла. Җиңү паркы яңара. Шәһәребез көнендә биредә "Бердәм Россия" партиясе әгъзасы, РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина тырышлыгы белән, Бөек Ватан сугышы истәлеге булган танк куелачак. Димәк, киләчәктә Чаллы тагын да төзекләнәчәк һәм матурланачак.

Зөлфия ГАЛИМ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: