Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

"Бердәм Россия" исәп-хисап тотты

ТР Дәүләт Советында узган матбугат конференциясендә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, фракция җитәкчесе Юрий Камалтынов "Бердәм Россия" фракциясе эш нәтиҗәләре турында бәян итте.

"Узган ярты ел "Бердәм Россия" франциясе өчен вакыйгаларга бик бай булды", - дип башлады чыгышын Юрий Камалтынов. Аның сүзләренчә, чараларның күбесе сәяси эшкә, халык белән эшләүгә, Татарстан территориясендә партия проектларын тормышка ашыруга кагылган."Беренче яртыеллыкта "Бердәм Россия" франциясенең "Татарстан -Яңа Гасыр" депутатлар төркеме биш уртак утырышы үткәрелгән. Ю.Камалтынов искәрткәнчә, мондый уртак утырышлар инде беренче генә тапкыр узырылмый. Чөнки "Бердәм Россия" һәм депутатлар төркеме уртак программа максатлары белән бер команда булып сайлауга барды. Депутатлар төркеме әгъзаларының хокуклары да фракция әгъзаларыныкы кебек: алар сорау да бирә, чыгыш та ясый ала.Моннан тыш, агымдагы ел башыннан фракция президиумының биш утырышы үткәрелгән, аның төп бурычы - фракциянең булачак утырышлары көн тәртибен карау, көн кадагындагы мәсьәләләр турында фикер алышу, утырышлардагы теге яки бу мәсьәләләрнең максатка ярашлыгын билгеләү. Аерым алганда, депутатлар алдан тавыш бирү үткәрүгә бик актив җәлеп ителә. Әйтик, Татарстанда алдан тавыш бирү буенча оештыру комитеты әгъзаларының яртысы - ТР Дәүләт Советында "Бердәм Россия" фракциясе әгъзалары. Бер депутат хәтта кандидат сыйфатында да катнашкан.Юрий Камалтынов Республика депутатлар берләшмәләре, "Бердәм Россия" фракциясе, төркемнәре координацион советы эше турында да сөйләде, ул парламент фракциясенең эшчәнлеген муниципаль вәкиллекле органнар дәрәҗәсендә килештерергә тиеш. Бу юнәлеш буенча, ТР парламенты вице-спикеры фикеренчә, эшләр шактый уңышлы башкарыла.Партия проектларын тормышка ашыру фракция әгъзалары эшендә аерым урын алып тора. Бүген "Бердәм Россия" республика территориясендә 23 федераль, 9 республика партия проектын гамәлгә ашыра. Иң уңышлы проектлар арасында Камалтынов "Безнең кадерле ветеран", "Мәктәпкә җыенырга булыш", "Балалар университеты", "Балалар ил рәсемен ясый" һәм башкаларны аерып күрсәтте."Безнең өчен иң мөһиме - сайлаучылар белән очрашу. Бездә халыкны кабул итү системасы катгый күзәтү астында" , - дип белдерде "Бердәм Россия" фракциясе җитәкчесе. Әйтик, хисап вакытына Казандагы "Бердәм Россия" партиясенең кабул итү бүлмәсендә 840, башка кабул итү бүлмәләрендә 948 гражданның мөрәҗәгате тыңланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев