Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Беренче мәхәббәтем белән бәхетлемен

«Мин риза, кадерлем», – дигәнемне сизми дә калдым.

Күршем Алия бик үтенеп сорагач, баласының әтисен ата хокукларыннан азат итү буенча судка бардым. Анда шаһит буларак чыгыш ясадым. Ире Азатның еш кына исерек килеш руль артына утырып киткәнен күргәнем бар иде. Баксаң, ул моны гадәткә керткән булып чыкты. Шуның аркасында яхшы эшеннән дә куганнар үзен, өйгә кайтмыйча югалып йөргән көннәре дә булган. Хатыны, шаһитларның сөйләгәннәрен истә тотып, Азатны беренче утырыштан ук ата хокукыннан азат иттеләр. 

Шул вакыйгадан соң күршемне яшь чагында йөргән егете белән очраттым. «Зөлфия апа, без хәзер бергә. Аллаһка шөкер, икебез дә, балаларыбыз да бәхетле», – дип үзенең мәхәббәт тарихын сөйләде ул.

«Вадим белән мәктәптә укыганда ук танышып, дуслашып йөрдек. Ике ел яратышып йөргәч, юлларыбыз аерылды. Ул армиягә китте. Мин урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казанга медицина институтына укырга кердем. Баштарак арабызда хатлар «йөрде». Сирәк булса да, телефоннан да шалтыратышып тордык. Аннары үзебез дә белмәгән сәбәпләр аркасында арабыз суынды. Вадим армиядән кайткач Света исемле кыз белән гаилә корган. Мин дә интернеттан үземә яр эзләдем.  

Азатны таптым. Гаиләдә өч малай үскәннәр. Әти-әниләре белән Чаллыда яшиләр. Озын буйлы, акыллы гына сөйләшә. Очрашкан саен мине гомерлеккә бәхетле итәргә сүз бирә. Яшь чак бит, матур сүзләргә ышандыра. Бер ел дуслашып йөргәч, өйләнештек.  Затлы ресторанда күп итеп кунаклар чакырып туй уздырдык. Чит илгә барып ял итеп кайттык. Әтием аны күп хезмәт хакы түли торган предприятиегә эшкә урнаштырды. Улыбыз туганчы әйбәт кенә яшәдек без. Аннары Азатның эчәргә яратуы ачыкланды. Эшкә дип китә дә, эчеп йөри, берничә тапкыр юл-транспорт һәлакәтләре ясады. Штраф түли-түли арып беттем.  

Әйткәнемчә әтием белән бер предприятиедә эшли иделәр. Азатның эчүенең бөтен авырлыгы әтигә төште.  Кияве эшкә килмәгәч, аңа җавап бирәсе бит.  Дөрес, ул иремне яклап, берничә тапкыр эшендә калдыруга иреште. Әмма Азатка акыл кермәгәч, кул селтәде. Ир дигәнем кая барса да, исереп кайта иде. Балабыз туды. Ирем тарафыннан аңа бер игътибар да булмады. Аның өчен беренче урында спиртлы эчемлекләр иде. Әниләренә: «Минем түзәрлегем калмады. Без аерылышабыз, Азатны ата хокукыннан да мәхрүм иттерәм. Исерек атадан  аңа файда булмаячак», – дидем. Аллаһның рәхмәте яусын, алар мине аңладылар.  Судка бирдем. Азат судка килүне дә кирәк дип тапмады, суд хезмәткәрләренең чакыруын да кабул итмәде. Улыбызга бер яшь тулган көнне без аерылыштык,  озак та үтмәде аны ата хокукыннан да азат иттеләр. Без улым белән яңача яши башладык. Әти-әнием, туганнарым миңа даими ярдәм итте. 

Ике ай чамасы вакыт узгач язмыш мине Вадим белән кабат очраштырды. Баксаң ул күрше бистәдә генә яшәгән икән. Кызы бар, ләкин гаиләсендә аңлашылмаучанлык килеп чыккан. Хатыны аны санга сукмаган. Эчми, тартмый, кызын яратучы ир дә ярамагач инде, дип уйлап куйдым мин. Ул Вадимны өенә дә кертми, баласын да күрсәтми икән. Без Вадим белән беренче тапкыр очрашкач, икебезнең дә гаиләле тормышыбызны күз алдыннан үткәрдек. Бик озак сөйләшеп утырдык. Улым Самат та Вадимга тартылды. Аны җибәрәсе килмичә, елап калды. Без шулай итеп очраша башладык. Чәй эчә-эчә сөйләшеп утырабыз.  Вадим өйдәге ир-ат эшләрен эшләп китә. Аның да тормышы катлаулы булган. Без яшьлегебез белән икебез дә хата ясаганбыз. Әмма аны төзәтергә беркайчан да соң түгеллеген аңладык. 

Изге Вәли көнендә минем беренче мәхәббәтем, тормышымда авырлыклар кичергән дустым, чын ир-егет Вадим миңа тәкъдим ясады. 
«Сөеклем, мин сине бер күрүдә яраттым. Яшьлегебездә икебез дә хаталандык һәм шуның аркасында күпме газаплар күрдек. Син исерек ир белән җәфаландың, мин дә хатыннан уңмадым. Беренче мәхәббәтебезгә хыянәт итеп без бик нык ялгыштык. Тик Аллаһы Тәгалә безне яңадан очраштырды. Мин синең миңа  кияүгә чыгуыңны, күзләреңдә яшь чактагы кебек, бәхет очкыннары балкуын телим», – диде. 

Мин бу вакыйганы үзем дә берничә ел көттем бит. Шуңа күрә: «Мин риза, кадерлем», – дигәнемне сизми дә калдым.
Әти-әниләребезне алдык та, тантаналар сараена барып язылыштык. Вадим улымны үзенә яздырды. Аллаһка шөкер, бүгенге көндә без бәхетле. Бергәләп фатирыбызга ремонт ясадык, җиһазларны яңарттык. Бергә ашарга пешерәбез, бала белән бергә урамда, паркларда йөрибез. 
Улым аны «әтием» дип йөртә. Аларның икәүләп уйнауларын күрү дә миңа зур сөенеч. Вадим кызын да алып килгәли. Алар апа-эне. Кечкенәдән туганлыкларын белеп үссеннәр дибез. Улымны Азатның әти-әнисе белән дә очраштырам. Ни дисәң дә, ул аларның беренче оныклары бит. Безнең гаилә тормышыбыз барып чыкмаганга аларның гаебе юк. 
Азатка да тормышта сабак биргәне, гомеремнең аның белән булган чорындагы тәҗрибә өчен рәхмәтлемен. Хәзер ул безгә килеп, тормышыбызга комачауламый, баланы да тынычлыкта калдырды. Теләгем шул: эчүен ташлап, үзенә тиң ярын табып, гаилә корсын, бәхетле булсын. 
Кешеләргә әйтәсем килә: яратмаган кеше белән гомерегезне заяга уздырмагыз. Исерек ир балага да яраткан әти була алмый. Баланы ятим итәсем, әтисез үстерәсем килми дип, газаплы тормышыгызны озакка сузмагыз. 
Миңа калса, кеше барыбер беренче мәхәббәте белән  бәхетлерәк буладыр. Шуңа күрә тәүге мәхәббәтне сакларга кирәк. Ә инде ялгышсаң, хаталарны вакытында төзәтү зарур. 
Аллаһка шөкер, без Вадим белән бәхетле гомер итәбез. Ике динне дә хөрмәт итәбез, балаларыбызның икесен дә яратабыз. Аларны дөрес итеп тәрбияләргә тырышабыз. Бәхетебез гомерлек булсын иде.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев