Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Беренче курс студенты көне – 2016” – яңа форматта

Яр Чаллыда 20 меңгә якын студент укый. Шуларның биш меңнән артыгы - югары һәм һөнәри уку йортларының беренче курс студентлары. 15 сентябрь көнне алар Азатлык мәйданына җыелып, күмәкләшеп "Беренче курс студенты көне - 2016"ны бәйрәм итәчәкәләр. Быел әлеге чара яңа форматта узачак.

- "Беренче курс студенты көне" шактый еллар буена фестиваль форматында узды. 2014 елда анны Мәйданда оештырдык. Быел бәйрәмгә үзгәрешләр кертеп, аны "Азатлык" мәйданына күчердек. Бәйрәм программасында үзенчәлекле күргәзмәләр, флешмоб оештырылачак, лотерея уйнатылачак, - дип сөйләде "Шә­һәр сту­дент­лар со­ве­ты" җир­ле яшь­ләр иҗ­ти­ма­гый оеш­ма­сының беренче урынбасары Давид Арушанян.

Бәйрәм сәгать 15:00 тә Казанның "Авторетроклуб-21" һәм "РариТЭК" компаниясе тәкъдим иткән табигый газда эшләүче КАМАЗ машиналар күргәзмәсе белән башланып китәчәк. Моннан тыш "Азатлык" мәйданы территориясе буенча шәһәребезнең югары һәм һөнәри белем бирү учреждениеләре, шәһәребез һәм республика студентлар иҗтимагый берләшмәләре күргәзмәләре оештырылачак. Анда Татарстанның "Иҗади яшьләр академиясе", Студентлар лигасы һәм башка кунаклар да катнашачак, дип көтелә.

Күңелле чара барышында студентлар иҗтимагый һәм коммерцияле булмаган оешмаларның проектлары, яшьләр үзәкләре эшчәнлеге белән таныша алачаклар. Шулай ук яшьләрне зур бию флешмобы һәм лотерея белән дә сөендерәчәкләр. Моннан тыш бәйрәмдә студентлар багышлау тантанасы: стендтлар антын әйтү һәм гимны - "Гаудеамус" башкару да көтелә. Бәйрәмдә уку йортына кергәндә иң югары балл җыйган беренче курс студентларын һәм чит ил студентларын бүләкләү тантанасы да узачак.

"Беренче курс студенты көне" "Шә­һәр сту­дент­лар со­ве­ты" җир­ле яшь­ләр иҗ­ти­ма­гый оеш­ма­сы һәм Яр Чаллының Мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсенең яшьләр белән эшләү бүлеге ярдәме белән әзерләнә.

Альбина ЗАРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев