Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • Беренче сентябрь – ял көне

    Быел татарстанлылар 30 августтан 1 сентябрьгә кадәр ял итәчәк. ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының ТР территориясендә эшчәнлек алып баручылар өчен 2014 елга производство календаре буенча, 30 август эш көне саналмаган бәйрәм көне була, 31 август һәм 1 сентябрь - ял көннәре. РФ Хезмәт кодексының...

    Быел татарстанлылар 30 августтан 1 сентябрьгә кадәр ял итәчәк.

    ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының ТР территориясендә эшчәнлек алып баручылар өчен 2014 елга производство календаре буенча, 30 август эш көне саналмаган бәйрәм көне була, 31 август һәм 1 сентябрь - ял көннәре.

    РФ Хезмәт кодексының 112 маддәсе һәм ТР законының 1 маддәсе ("Татарстан Республикасында бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында"гы) буенча Татарстанда 30 август - Татарстан Республикасы көне - бәйрәм көне. Шулай ук РФ Хезмәт кодексының 112 маддәсе буенча, эш көне булмаган бәйрәм көннәре ял көненә туры килгәндә, бәйрәмнән соңгы эш көненә күчерелә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: