Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Беренче сентябрьгә тимәгез!

Берничә көн элек "Российская газета"да РФ Президенты ярдәмчесе Игорь Левитинның Воронежда үткән туризм үсешенә багышланган утырышта уку елын 1 сентябрьдән түгел, 15еннән башлап җибәрергә тәкъдим итүе турында хәбәр бар иде. Ул моны көзнең беренче атналарында туризм өчен уңайлы һава торышына бәйләп аңлаткан. Ил башлыгы ярдәмчесе билгеләп узганча, Көнбатыш Ауропа илләрендә,...

Берничә көн элек "Российская газета"да РФ Президенты ярдәмчесе Игорь Левитинның Воронежда үткән туризм үсешенә багышланган утырышта уку елын 1 сентябрьдән түгел, 15еннән башлап җибәрергә тәкъдим итүе турында хәбәр бар иде. Ул моны көзнең беренче атналарында туризм өчен уңайлы һава торышына бәйләп аңлаткан. Ил башлыгы ярдәмчесе билгеләп узганча, Көнбатыш Ауропа илләрендә, җирлекләрнең туристик куәтен файдалану максатыннан, "беренче кыңгырау"ларны мәктәпләрдә 15-20 сентябрьгә күчерәләр.

Әмма әлеге тәкъдим РФ Мәгариф һәм фән министрлыгында хуплау тапмаган: министрның беренче урынбасары Наталья Третьяк бу төр үзгәрешләрнең максатка ярашлы түгеллеге турында белдергән.

Тарихка күз салсак, яңа уку елын 1 сентябрьдән башлау Россиядә 1935 елдан бирле гамәлдә. Мәктәпләрдә генә түгел, башлангыч, урта һәм югары уку йортларында да уку елы 1 сентябрьдә башланып китә, беренче дәресләр уздырыла. Моннан тыш, 1984 елдан башлап, 1 сентябрь илдә Белем көне буларак билгеләп үтелә. Ул көнне уку елы башлану уңаеннан мәктәпләрдә тантаналы линейкалар, төрле сәяси, тарихи вакыйгаларга бәйләп, бердәм дәресләр үткәрелә. Мәсәлән, 2013 елда Белем көнендәге дәресләр Россия Федерациясе Конституциясенең 20 еллыгына багышланган иде. Үткән ел ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ул көнне Россия тарихына һәм мәдәниятенә, шулай ук "Минем кече Ватаным" дигән баш астында туган төбәккә багышланган тематик дәресләр үткәрергә тәкъдим итте. Чаллыда бәйрәм чараларын шәһәр һәм мәктәп укучылар советлары оештырды.

Министрлыкның фикерен шәһәрдәшләр дә хуплый.

Гөлнур З., укучы:

- Мин быел 11нче сыйныфка барам. Ун ел буе 1 сентябрь иртәсен көтеп өйрәнелгән инде. Аны үзгәртү кирәк микән соң? Болай да югары сыйныфларда дәресләр күп - көн саен 6-7 сәгать укыйбыз. Калган дәресләрне барыбер өстәп укытачаклар. Безгә быел БДИга да әзерләнергә кирәк бит әле.

Галия К., пенсионер:

- Гомер-гомергә мәктәпләрдә укулар 1 сентябрьдән башланды. Безнең чорда сентябрь-октябрь айларында укучылар колхозга кыр эшләрендә булыша иде. Шулай да һәр елны 1 сентябрьдә бәйрәмчә киенеп, кулга чәчәк бәйләмнәре тотып, мәктәпкә бардык. Аннары дистә еллар буена балаларыбызны сентябрь иртәсенә әзерләдек. Бу көн бер бәйрәм булып хәтергә уелган инде ул.

Рамил Г., КАМАЗ эшчесе:

- Туризм өчен уңайлы һава торышы, имеш. Ял итәргә бару өчен акча кирәк бит ул. Инде ничә айлар юньләп эшләмибез, акча юк. Ял түгел, балаларны мәктәпкә ничек әзерләү уе башта. Ярый хатыным КАМАЗ системасында түгел. Ә бит ире-хатыны заводта эшләгән гаиләләр дә бар. Чит илләрдә, бәлки, бу фикер максатка ярашлыдыр да, аларда яшәү шартлары бөтенләй башка шул.

1 сентябрьне күчерү фикере белән килешүчеләр дә бардыр, бәлки. Әйтик, балалары белән бергә "бәрхет сезон"да чит илдә, диңгез буенда ял итәргә теләүчеләр. Хәер, андыйлар мәктәп җитәкчелеге белән килешенеп китә ала бит. Шулай эшлиләр дә. Ә 1 сентябрьгә тимәгез, хөрмәтле түрәләр. Башка барлык бәйрәмнәр кебек үк халык бәйрәме ул. "Хәтерлим мин әле бүгенгедәй" җыры белән бергә.

Илгизә ЛОТФУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев