Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бергәләп тотынсак, проблеманы чишәрбез...

5 апрель көнне Татарстан мәгариф министры Энгель Фәттаховның ТНВ каналыннан ясаган чыгышы бик күпләрнең кәефен төшергәндер. Министр фикеренчә, Татарстанда татар телен укыту, өйрәнү бик түбән сыйфатлы. Башкалабыз Казан мәктәпләрендә исә, гомумән, бу өлкәдә эшләр эленке-салынкы гына үтәлгән. Кызганычка каршы, мин бу тапшыруны тулысынча карый алмадым, министр Чаллыдагы хәлләрне ничегрәк бәяләгәндер,...

5 апрель көнне Татарстан мәгариф министры Энгель Фәттаховның ТНВ каналыннан ясаган чыгышы бик күпләрнең кәефен төшергәндер. Министр фикеренчә, Татарстанда татар телен укыту, өйрәнү бик түбән сыйфатлы. Башкалабыз Казан мәктәпләрендә исә, гомумән, бу өлкәдә эшләр эленке-салынкы гына үтәлгән. Кызганычка каршы, мин бу тапшыруны тулысынча карый алмадым, министр Чаллыдагы хәлләрне ничегрәк бәяләгәндер, әмма кайбер ата-аналар фикеренчә, безнең шәһәрдә дә эшләр мактанырлык түгел.

Тарихка күз салсак, туксанынчы елларда һәм соңрак милли мәгариф өлкәсендә ирешелгән уңышлар бүгенге хәлләрдән шактый аерыла, дөресрәге, "учак" сүрелеп бара. Шәһәребездә дистәләгән китап кибете уңышлы гына эшли. Әмма шуларның бер-икесе генә татар китаплары сата, калганнары исә, әйтик, 90 проценты татар китапларының нәрсә икәнен дә белмиләр, я булмаса, "исем өчен" 5-6 китаптан торган "байлыкларын" гына күрсәтәләр. "Ни өчен сез Татарстанда яшәп, татар теле белән кызыксынмыйсыз, татар китаплары сатмыйсыз?" - дигәч, күбесе: "Безгә андый китапларны китермиләр", - дип җавап бирәләр. Ә кайберләре: "Мы живем в рыночных условиях", - дип "ысылдап" куялар. Димәк, татар китапларына ихтыяҗ юк. Ә Чаллы хакимиятенең сәүдә идарәсендә татар теле белән кызыксынучылар эшләми торгандыр.

90нчы елларда Татарстанның, татар халкының "милли башкаласы" ролен үтәгән Чаллы шәһәре хакимиятендә милли бүлек эшли иде. Аның милләтебез, халкыбыз өчен ул вакытта файдасы бик күп булды, чөнки аның аркылы хакимият халык һәм иҗтимагый оешмалар белән тыгыз элемтәдә торды. Бүген инде ул милли бүлек юк, ни өчендер ул серле рәвештә юкка чыкты. Нәтиҗәсен барыбыз да күрәбез: элемтә, аралашу да юк дәрәҗәсендә. Мәгариф министры сүзләре моңа дәлил.

Дистәләрчә километрга сузылган Чаллы урамнарында, йортлар түбәсендә меңләгән реклама такталары, белдерүләр урнаштырылган. Әмма көндез шәм яндырып эзләсәгез дә, алар арасында дәүләт теле сакланган "Даруханә"дән башка сүз таба алмассыз. Очраса да бик сирәк һәм еш кына хата белән язылган була. Кайбер шәһәрдәшләребез фикеренчә, Чаллы Россиянең башка шәһәрләреннән аерылмый башлады. Чакыр-чокырлы юллар, тирә-яктагы чүплекләр буенча бүген без "алдынгы" урыннарда.

Депутатлар, түрәләр эшчәнлегенә килгәндә, милли проблемалар, татар теле алар өчен мөһим түгел. Шәһәр советы утырышларында татарча чыгыш ясаучылар, сайлаучылар алдында хисап бирүләр - болар барысы да тарихта калды. Тарих дигәннән, Казаныбызның меңъеллыгын бәйрәм итәргә килгән Россия Президенты Владимир Путин, бөтен дөньяга ишеттереп, тырыша-тырыша татарча да сөйләде. Зур рәхмәт аңа, безнең туган телебезне хөрмәт иткәне өчен. Шул ук вакытта ул безнең кайбер "телсез" түрәләргә, депутатларга үрнәк күрсәтте. Әйе, шул кайберләребез гомер буе Татарстанда, татар халкы арасында яшәп тә, татарча бер-ике сүз әйтергә "ояла" (араларында татарлар да бар). Ә бер өлеше бик тырышып инглиз телен үзләштерә, чөнки балалары чит илләрдә укый, яши. Тормыш иптәшләре анда бизнес белән шөгыльләнә, мал-мөлкәтләре шунда.

Халык "хезмәтчеләре" ролен үтәүче депутатлар үзләренең сайлаучылары алдында даими рәвештә хисап тотарга тиеш. Бу - сайлаучылар белән даими элемтәдә тору дигән сүз. Ни өчендер, кайбер татар милләтеннән булган депутатлар үзләренең милләттәш сайлаучылары белән дә урысча гына сөйләшүне хуп күрә. Конституциядә язылган "Татар теле - дәүләт теле" дигән сүзләр алар өчен бутафорик мәгънәгә ия. "Ни өчен?" диярсез. Чөнки алардан тиешле дәрәҗәдә отчет таләп итүче юк.

Киләчәктә Россиядә эшләргә һәм яшәргә җыенучы гастарбайтерлар үзара аңлашырлык дәрәҗәдә урыс телен өйрәнергә тиеш булачаклар. Бу - уңай күренеш. Мин мондый норманы илебездәге барлык милли республикаларда депутатлыкка сайланырга җыенучы кандидатлар өчен кулланырга киңәш итәр идем. Әйтик, син Мари-Эл Республикасында яшәп, депутат буласың килә икән, өйрән мари телен, халык белән марича сөйләш, аларга хөрмәт күрсәт. Менә шул вакытта булыр чын дуслык, хөррият. "Бездә милли проблема юк дип күпме генә сөйләсәк тә, тәвә кошы кебек башыбызны "комга тыксак" та, ул проблемалар үзлектән генә хәл ителмәс. Безгә татар телен кытайлар яки французлар укытмаслар бит.

Әгәр татар, чуаш теле үз республикаларында дәүләт теле булып тора икән, әлеге җирлекләрдә яшәүче һәр депутат, түрә бу телләрне үзләштерергә, саклап торырга бурычлы. Алар шуның өчен сайланган бит. Ә үз бурычларын үтәмәүчеләрне закон нигезендә җаваплылыкка тартырга кирәк. Дәүләт, шәһәр советларына җыелып "бизнес-клуб" оештырган менеджер-депутатларга, түрәләргә уйланырга вакыт, халыкның түземлеге чиксез түгел. Татарстан мәгариф министрына минем бер тәкъдим бар: әгәр татар телен мәктәпләрдә укытырга, балалар бакчасында өйрәтергә сезгә министрлык вәкаләтләре җитеп бетми икән, халыкка мөрәҗәгать итегез. Татар халкы, аның милли хәрәкәте һәм хакимият бергәләп тотынса, ул проблеманы гына чишәрбез дип уйлыйм.

Дамир Галиев.

(Рәсем Бизнес ONLINE интернет сайтыннан алынды. 19.07.2013)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев