Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Беркатлы булмагыз

Мошенниклар үз максатларын тормышка ашыру өчен банк карточкаларыннан бик оста файдалана. Ел башыннан Чаллыда моңа бәйле 35 җинаять очрагы теркәлгән. Шунысы куанычлы, барлык очракларда да җинаятьчеләр табылган һәм административ җаваплылыкка тартылган. Эчке эшләр идарәсендә узган чираттагы брифингта оператив-эзләү бүлеге башлыгы урынбасары Рамил Биктимеров әйүенчә, 22 очракта шәһәрдәшләр үзләре мошенникларның исәп-хисап...

Мошенниклар үз максатларын тормышка ашыру өчен банк карточкаларыннан бик оста файдалана. Ел башыннан Чаллыда моңа бәйле 35 җинаять очрагы теркәлгән. Шунысы куанычлы, барлык очракларда да җинаятьчеләр табылган һәм административ җаваплылыкка тартылган.

Эчке эшләр идарәсендә узган чираттагы брифингта оператив-эзләү бүлеге башлыгы урынбасары Рамил Биктимеров әйүенчә, 22 очракта шәһәрдәшләр үзләре мошенникларның исәп-хисап счетына акча күчергән.13 кеше реквизитларын җинаятьчеләргә хәбәр иткән. Кагыйдә буларак, мондый адымга баручы мошенниклар ситуациядән чыгып эш итә. Кармакка еш кына карточка буенча пенсия һәм хезмәт хакы алучылар эләгә. Алар кесә телефонына "картагыз сафтан чыккан" дигән смс алуга борчылып, анда күрсәтелгән номер буенча шалтырата. Элемтәнең икенче башындагы кеше аңа банкомат табып, нәрсә эшләргә кирәклеген җентекләп аңлата. Алданучы картаны активлаштырам дип, ул әйткән төймәләргә баса һәм җинаятьченең электрон акча янчыгына яисә кесә телефонына акча күчерә.

Полиция хезмәткәрләре мондый очракларда билгесез кешедән килгән мәгълүматны җентекләп тикшерергә киңәш итә. Җәмәгать туклануы өлкәсендә дә исәп-хисап ясау өчен картаны официантка биреп җибәрмичә, түләүне ресторандагы терминал аша ясау кулай. "Шуны белегез һәм исегездә тотыгыз: банк хезмәткәрләренә клиентларының карта реквизитларын белергә тырышу катгый тыела. Мондый смс хәбәр алганда, банкка шалтыратып киңәш сорагыз. Үз хисапларына акча күчерү өчен мошенникларга картаның кайчанга кадәр гамәлдә булуын белү дә җитә. Шуңа күрә анда күрсәтелгән саннарны берәүгә дә белгертмәү зарур", - ди белгечләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X