Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • Берәүләр чистарта, икенчеләре...

    Кеше дигәнең чисталыкны бик ярата. Саф һава сулавына, саф су эчүенә сөенә, табигатебезнең гүзәллегенә соклана. Чиста киемнәрдән йөри, үзе дә даими чистарынып кына тора. Хәтта күңелен дә пакь итәргә тели. Билгеле инде, үзе яшәгән йортны, каралты-кура тирәсен дә һәрвакыт чиста тотарга тырыша. Бизи. Бакчасына чәчәкләр утырта, чүп үләннәрдән арындыра. Шәһәрдә...

    Кеше дигәнең чисталыкны бик ярата. Саф һава сулавына, саф су эчүенә сөенә, табигатебезнең гүзәллегенә соклана. Чиста киемнәрдән йөри, үзе дә даими чистарынып кына тора. Хәтта күңелен дә пакь итәргә тели. Билгеле инде, үзе яшәгән йортны, каралты-кура тирәсен дә һәрвакыт чиста тотарга тырыша. Бизи. Бакчасына чәчәкләр утырта, чүп үләннәрдән арындыра. Шәһәрдә дә халык үз фатирында, балконында берничә тапкыр "генераль", ягъни "зур тазарту" үткәрә. Һәр яз-көз тәрәзәләрен юа. Күрәсез, беркем дә шакшылыкны сөйми. Әмма яраткан шәһәребезне тәртипкә китерүче җыештыручыларыбыз булмаса, без күптән инде чүпкә күмелер идек. Шәһәр хакимияте дә бу мәсьәләне һәрчак күзәтеп тора, хәтта ел саен чистарту айлыклары уздыра. Тик яз саен, көз саен бер үк хәл. Чүп-чарлардан һич кенә дә арына алмыйбыз. Ә бит, алда әйткәнемчә, бар кеше дә чисталык сөя. Димәк, күңелләре пычраклары да бар икән шул. Алар өчен балконнан шешә ыргыту да, төпчеген чиртеп җибәрү дә берни тормый. Үзләрен генә түгел, күршеләрен дә хөрмәтләми дигән сүз инде монысы. Күп вакыт моны яшертен генә эшлиләр. Һәр йортта бар андыйлар. Подъездга исерек-сәрхушләрне кертүчеләр дә шулар, пычратучылары да, домофоннарны, почта тартмаларын ватучылары да... Алар янына башка йорт сәрхушләре дә, хәтта бомжлар да җыйнала. Җилбәзәк хатын-кызларны чакырудан да тайчынмыйлар алар. Мондыйларга кисәтү ясадың ни, ясамадың ни...

    Менә шуларны бергә җыеп, барысын да атна-ун көн шәһәребезне чистартуда файдалансаң, бәлки, тәэсире дә булыр иде. Башкалар шимбә өмәләре ясаганда да, алар җыелып эчүдән бушамыйлар шул. Шәһәр көненә паркларның үләннәрен чабып чыктылар. Андагы пыяла һәм пластик шешәләрнең исәбе-хисабы юк!

    Яшьләр дә шәһәрне "ямьсезләү"дә зур өлеш кертәләр. Шимбә өмәләрендә матур итеп буялган коймалар, стеналар, вагоннар икенче көнне үк беркем дә аңламаган шөкәтсез бизәк-язмалар белән тула. Реклама такталары да, яңа гына ясалган трамвай тукталышлары пластиклары да, йортларның яңа буялган стеналары да, хәтта балалар мәйданчыклары да ямьсезләнеп беткән.

    Менә шундый инде без! Кайчан гына шәһәребезне дә үз өебез кебек хис итә башларбыз?!.

    Зәбир Хәлимов

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: