Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Берьюлы – җиде алтын

Чаллы спортчысы Ирина Пермитина Испаниядән җиде алтын медаль алып кайтты. Йөгерү буенча данлыклы спортчы Ирина Пермитина полиция һәм янгын сүндерү хезмәтләре хезмәткәрләре арасында узган Европа уеннарында катнашты.

Россиянең спорт мастеры, "Электротехниклар" полиция бүлеге хезмәткәре Уэльва шәһәрендә 5000, 1500 һәм 800 метрлы дистанцияләрдә финишка беренче килде, ул кросс кантри һәм ярым марафонда Россия җыелма командасы составында да уңышлы чыгыш ясады. Шулай итеп Ирина Чаллыга 7 алтын медаль алып кайтты. Шәһәребезнең талантлы спортчысына бу юлы да дөньяда тиңнәр табылмаган. Афәрин, Ирина Пермитина!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев