Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

"Без башкара алмый торган наказ бар, бу барлык укучыларны да беренче сменага күчерү турында"

Чаллыда сайлаучыларның наказларын үтәү турында фикер алыштылар Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары һәм Чаллы Башкарма комитеты вәкилләре катнашында узган түгәрәк өстәлдә VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына һәм Татарстан Республикасы Президентын сайлау буенча 2019 – 2020 еллардагы сайлау кампанияләре барышында кергән гражданнарның наказларын гамәлгә ашыру турында сүз барды.

Чара ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова рәислегендә узды. Утырышта ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова катнашты.

«2019 елда без шәһәрнең барлык өч районында да сайлаучыларның наказларын җыюда актив катнаштык. Шуннан соң, барлык наказларны да исәпкә алып, республика һәм муниципаль өлешләрдән торган юл картасы төзелде. Шуннан соң ике ел ярым вакыт узды, наказларны үтәү буенча арадаш нәтиҗәләр ясау зарурлыгы туды», - диде Людмила Рыбакова, түгәрәк өстәл эшен башлап.

Ул билгеләп үткәнчә, наказларны үтәү комиссиясе белән ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов җитәкчелек итә. Мәгълүматлар квартал саен җыела.

Шәһәр хуҗалыгы һәм халык яшәешен тәэмин итү идарәсе башлыгы Илдар Гайнуллин Чаллыда 614 сайлаучының наказы килеп ирешүен хәбәр итте. Барлык мәсьәләләр дә каралган, өйрәнелгән һәм үтәү өчен чаралар комплексына кертелгән.

Иң күп наказлар – төзекләндерү буенча. Чаллылылар тротуарларны төзекләндерүне, яктырту урнаштыруны, балалар мәйданчыклары һәм парковка урыннары булдыруны сораганнар. Бу эшләрнең төп күләме «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында башкарыла. Ул 2020 елдан 2024 елга кадәр тормышка ашырыла.

Мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин билгеләп үткәнчә, наказларда яңгыраган төп темалар балалар бакчаларында урыннар белән тәэмин итү, яңа микрорайоннарда мәктәпләр төзү, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләренең хезмәт хакын арттыру һ.б. булган.

«Кызганычка каршы, без башкара алмый торган наказ бар, бу барлык укучыларны да беренче сменага күчерү турында. Ел саен яңа мәктәпләр төзелә, шул ук вакытта укучылар саны да арта. Бездә хәзер 68 мең укучы, 2024 елга 77 меңгә кадәр үсеш көтелә. Ягъни, ел саен укучылар саны ике мең кешегә арта – бу ике яңа мәктәп. Димәк, ике сменада эшләүче мәктәпләр саны да арта гына бара. Бездә хәзер 21 мәктәп ике сменада эшли», - дип аңлатты Рөстәм Хуҗин.

Түгәрәк өстәлдә катнашучылар шәһәр хуҗалыгының башка тармаклары буенча наказлар турында җентекләп фикер алыштылар.

Людмила Рыбакова сентябрь аенда Яр Чаллы шәһәре кергән эшче төркемнең тыңланылачагын хәбәр итте һәм ул вакытка шәһәр сайлаучыларның наказларын үтәү буенча уңышларнын арттырыр дигән өметен белдерде.  

 

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев