Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Без беренче керәбез дип әйткән булган». Арчада ир белән хатын мунчада ис тиеп үлгән

Арча районы Субаш-Аты авылында фаҗига: 22 майга каршы төндә ир-ат белән хатын-кыз, мунчада ис тиеп, вафат булган. 41 яшендә гомере өзелгән Резидә Йосыпованың өч баласы ятим калган. Читтән кайтып кына йөрүче булса да, авылда аны азмы-күпме беләләр. «Бик җайлы, акыллы хатын иде», - дип искә алалар мәрхүмәне.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, 112 ашыгыч хезмәт номерына хәбәр төнге 2ләр тирәсендә килеп ирешә. Ир белән хатынны коткара алмыйлар, алар керүгә ис тиеп агуланган, мич капкачы ябык булган дип фаразлана.

Арча районы Утар-Аты авыл җирлеге башлыгы Альбина Мөхәммәтгалиева әйтүенчә, Резидә үзе Биектау районы Коркачык авылында яшәгән, әбисе йортына ара-тирә кайтып кына йөргән. Ире былтыр дөнья куйган булган, хәзер инде өч баласы да тома ятим калган.

Бу атнада ялларга дуслары белән кайткан булганнар. Җомга кичен мунча ягып җибәргәннәр.

— Алар - кайткан кешеләр, бездә пропискада түгел иделәр. Өч баласы бар, иң кечкенәсенә 8 яшь. Резидә төпчеген үзе белән алып кайткан булган. Бу хәбәрне ишеткәч, өйләренә мендек, ул вакытта бала йоклый иде, шунннан алып киттеләр аны.

Менә шундый аяныч хәл. Әтисе салган мунча булган бу. Дөрес булса, әтисе дә 50 яшендә, мунча ягып йөргән җиреннән үлеп киткән. Шундый бер төрлерәк язмышлы кешеләр, дип сөйләделәр... Шимбә көнне Резидәне Субаш-Аты зиратында җирләделәр, — дип сөйләде авыл җирлеге башлыгы.

https://pixabay.com/

«Карале, нинди акыллы хатын», - дип әйтә идем аның турында

Фельдшер Фәридә апа үзе күрше авылдан булса да, Резидәнең балалары кечерәк вакытта авырганда, аңа ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәне булган.

— Шактый еллар элек, балаларына салкын тигәч, берничә тапкыр миңа күрсәтергә алып менгәннәре булды. Алар сирәк кенә ял көннәрендә дәү әниләренә кайта иделәр. Якыннан аралашмасак та, миңа ул хатын җайлы, әни җанлы, матур сөйләшә торган, нәзакәтле, чибәр дип истә калган. «Карале, нинди акыллы хатын», - дип әйтә идем аның турында. Гает көннәре алдыннан китеп барды менә…

Иптәшләре мунчада үле гәүдәләргә тап булгач, ашыгыч ярдәм, полиция чакырганнар. Ике авыл арасы сигез чакрым булгач, Фәридә апа бераз соңрак төшеп җиткән. Тик табибларга ир белән хатынның үлемен расларга гына калган.

— Үзләре белән кайткан дуслары уянып киткән дә, тегеләр өйдә булмагач, һаман озак чыкмагач, ишекне ватып кергәннәр. Иптәш кызы Оксана сөйләвенчә, ул: «Әйдә, беренче булып без керик», - дигән булган. Ә Резидә: «Юк, башта без керәбез әле», - дигән, — дип сөйләде фельдшер.

Резидә бу иптәшләре белән узган атнада да кайткан булган. Мунчаны беренче ягулары түгел. Бу юлы, күрәсең, әҗәле шунда булган. Резидә белән нинди ир булуы турында без сорашкан әңгәмәдәшләрнең берсе дә берни әйтә алмады.

Фәридә апа Резидәнең әтисе Рәшит абый үлеме дә аяныч булганын, аның яшьли, инфаркттан китеп барганын әйтте.

— Резидәнең дәү әнисе Кәүсәрия апаны йөрәк белән хастаханәгә салганнар иде. Рәшит абый маллар карашырга кайтты да, әнисе хастаханәдә вакытта егылып үлде, — диде.

«Ипотекага өч бүлмәле фатир алып, бөтен эшне булдыра торган хатын иде»

Күрше йортта яшәүче Фәрдия апа белән дә элемтәгә кердек.

— Без алай якыннан аралашмадык, алар кайттылар, киттеләр… Ир дигәннәрен белгәнем, күргәнем дә юк, шушы хәлне ишеткәч, үзем дә аптырадым. Ул, гадәттә, иптәш кызлары белән кайта иде. Иптәш хатыны рус, аның белән әллә ни сөйләшеп булмады, мин сорашырга тырыштым — ул берни әйтмәде.

Бу йорт әбисеннән калган, әбисенең гомеренең соңгы елларында үзенә алып китеп тәрбияләде ул. Резидә кечкенәдән шушында үскән, гел исәнләшеп йөри, ачык, уңай иде. Тырыш, эш урыны бар, ипотекага өч бүлмәле фатир алып, бөтен эшне булдыра торган хатын иде ул, — дип бәяләде күршеләрендә яшәүче Фәрдия апа.

Резидә Йосыпованың өч баласы бар, олы малае студент, уртанчысы — кыз, кече малае быел беренче сыйныфка барырга тиеш. Шушы язмадан гаиләне танып белүчеләр, балаларына матди ярдәм күрсәтү йөзеннән, якыннары белән элемтәгә керә ала.

 

Чыганак: Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев