Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Без бу хакта онытмаска тиеш

"Шәһри Чаллы" газетасының 29 июль (№ 54) санында Илгизә Лотфуллинаның "Җиңү паркы. Ул нинди булыр?" дигән язмасын зур кызыксыну белән укып чыктым һәм бу хакта сөйләшүне дәвам итү максатыннан үз фикерләремне дә өстәргә булдым. Бигрәк тә Җиңү паркының җирләре ничек һәм ни бәрабәренә сакланып калуы турында бүгенге җитәкчеләргә, яшьләргә ирештерергә...

"Шәһри Чаллы" газетасының 29 июль (№ 54) санында Илгизә Лотфуллинаның "Җиңү паркы. Ул нинди булыр?" дигән язмасын зур кызыксыну белән укып чыктым һәм бу хакта сөйләшүне дәвам итү максатыннан үз фикерләремне дә өстәргә булдым. Бигрәк тә Җиңү паркының җирләре ничек һәм ни бәрабәренә сакланып калуы турында бүгенге җитәкчеләргә, яшьләргә ирештерергә форсат туды.

Бүген шәһәребез халкы һәм архитекторлары Җиңү паркын төзекләндерү, дөресрәге, өр-яңадан төзү турында кызып-кызып бәхәсләшкәндә, күпләр бу җирләрнең паркныкы булып сакланып калуы ак яулыклы берничә апа - хезмәт ветеранының көрәше нәтиҗәсе булуын хәтерләмиләрдер дә инде.

Язмада яктыртылган семинарда мин дә булдым һәм күпләр кат-кат басым ясап фикерләрен җиткергәндә, Хәния Фәрхинең җырына кушылып:

Ике меңенче елларда

Сез кайда булдыгыз,

дусларым, -

дип эчтән генә реплика биреп утырдым.

Җиңү паркы мәйданында Сөембикә проспекты ягында ике чиркәү, дини уку йорты, китапханә һәм башка культ биналарыннан торган православие комплексы төзелешенә каршы чыгып, паркка терәлеп торган 20/07 йортында яшәүче хезмәт ветераны, сугыш чоры һәм Бөек Ватан сугышы ветераны баласы, биш бала анасы Асия апа Зиннурова ишек алдына чыгып, "Җиңү паркы җиңүчеләрне данлау урыны булсын" дигән таләп белән, күршеләреннән имза җыюны башлап җибәрде. Ул чактагы шәһәр хакиме Рәфгат Алтынбаев шәһәр җәмәгатьчелеге белән уртага салып сөйләшеп, бер фикергә килгәнче дип, төзелешне туктатып тору турында карар чыгарды. Яңа хаким килгәч, киңәш-табыш онытылып, Җиңү паркына төзелеш техникасы килеп керде. Паркның төзелеш башланган өлешендә айга якын барган ачлык акциясендә апалар Җиңү паркында бер диннең дә культ биналары булырга тиеш түгел, ул Хәтер паркы булырга тиеш дигән таләпкә төрле милләттән, төрле яшьтә булган чаллылылар, шәһәр кунакларыннан 3000нән артык имза җыеп, Президент М.Шәймиевкә, депутатларга тапшырдылар. Шәһәр җитәкчелеге төзелешне дәвам иттерде.

Төзелә башлаган чиркәү ташларын ватуда гаепләп, төзелешкә килүче "КамАЗ" машиналары астына яткан Асия апа Зиннурова, Мәрзия апа Шакироваларны 2002 елның 29 октябрендә прокуратура тикшерү изоляторына, икесен ике камерага илтеп тыкты. Алар анда да Рамазан ае башланганчы ачлык тоттылар. Шул җәйдә 80 яшен тутырган Бөек Ватан сугышы ветераны, 48 ел балалар укыткан Сания Сәлахетдин кызы Сабитова көчле борчылулардан хәле бетеп, өенә кайтып егыла һәм "ашыгыч ярдәм" чакырта. Алар артыннан ук ике прокуратура хезмәткәре килеп керә. Чыгып та торалар, яңадан кереп табиблар белән озак итеп нидер сөйләшәләр. Тәрбияле ата-ана баласы булалармы, изолятордан ветеран мәетен алып чыгып, дөнья шаулатудан куркалармы - Сания апа шаһитлар исемлегендә кала. Урыны оҗмахта булсын.

Озак көрәш нәтиҗәсе һәм Аллаһының рәхмәте белән Чаллыга яңа җитәкче булып Илдар Шәфкать улы Халиков килгәч, православие комплексы төзелеше Җиңү паркыннан алынды. Тарих өчен шуны да әйтик, Казан һәм Татарстанның ул чактагы архиепискобы Анастасий да апаларның таләбен яклап, "Бәхәсле җирдә храм төземиләр", дип, үз фикерен белдергән иде.

Паркның Җиңү паркы булып саклануында зур рухи көчен биргән, ул көрәш елларында шәһәрдә милләтара ызгышларны кисәтүдә, республика җитәкчелеге белән паркка тиешле җирне яклаучылар арасында акыллы бер арадашчы булган, татар зыялысы мәрхүм Илһам Шәүкәт улы Әминовның исемен дә шәһәрдәшләребез генә түгел, якташлары әгерҗелеләр дә белергә һәм хәтерләргә тиеш, минемчә. Чаллы хакимиятендә җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсендә аның кебек белгеч һәм җитәкче, барлык милләтләрне тигез күреп һәм чиновник булган көе үз милләтенең улы булып кала алган, тирән фикерле кеше башка булмады һәм, Мөхәммәт абый Мәһдиев әйтмешли, "едва-ли" инде. Илһам әфәнде 2002 елның 29 октябрендә апаларны кулга алгач, үзәкләре өзелеп, бүгенге көннең киләчәгенә өметләнеп, "Каеннар шатланыр" дигән шигырь язып, аңа "Илтатар Ирекле" дип псевдоним куйган иде. Ул вәзгыятьтә, үз исеменнән язса, ике баласы белән урамда эшсез калу иң җиңел җәза булган булыр иде. Гаделсезлекне күңеленә бик якын алучы, ихлас шәхес Илһам әфәнде Әминов нәкъ ике елдан - 2004 елның 29 октябрендә 44 яшендә вафат булды.

"Каеннар шатланыр..."

(Шигырьдән өзек)

... Җиңү паркын яклап аналар

Ачлык игълан итеп яттылар,

Ак яулыклы газиз әниләрне

Төрмәләргә тотып яптылар...

Кара көчләр бүген куана:

Тезләнде, - дип, -

шәһәр һәм ана.

Бер сүзем бар каршы сүзенә -

Карап әйтәм аны күзенә:

"Җиңү паркы барыбер

сакланыр,

Яңа җиңү белән сафланыр,

Ак каеннар шул чак шатланыр,

Күңелләр дә янә акланыр.

Ак шәһәрем һичбер каралмас,

Халкы аның куркып таралмас.

Мәңге яшәр безнең калалар,

Яклаучысы булгач - аналар!

Батыр аналарны мактарлар

Киләчәктә безнең балалар.

Ак каеннар шул чак шатланыр,

Ак шәһәрем мәңге ак калыр!

Илтатар Ирекле

2002 ел

Җиңү паркын - Хәтер паркын киләсе буыннарга саклап калу өчен көрәшеп, бүген инде бакыйлыкта булганнарның урыннарын Аллаһыбыз оҗмахта әйләсә иде.

Наилә ВИЛЬДАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев